Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайның "Сәрләүхәсез" шигыре нигезендә заманча спектакль куела

Бүген  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Калеб" яшьләр берләшмәсенең яңа проектлары турында сөйләштеләр. Матбугат конференциясендә “Калеб” яңа буын берләшмәсе  җитәкчесе, журналист, филологи...

Бүген  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Калеб" яшьләр берләшмәсенең яңа проектлары турында сөйләштеләр.
 
Матбугат конференциясендә “Калеб” яңа буын берләшмәсе  җитәкчесе, журналист, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Сәгыйтова; вербатим режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева; проектта катнашучы, җәмәгать эшлеклесе, журналист Рәдиф Кашапов; Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты, композитор Зөлфәт Вәлиуллин катнашты.
Татар колагына ятрак булып тоелган "вербатим" сүзе документаль театр дигәнне аңлата.  Вербатим техникасына нигезләнеп эшләгәндә, иҗат төркеме башта теманы ачыклый,  аннары шушы спектакль өчен махсус сайлап алынган реаль кешеләрне сораштырырга керешә. Нинди сораулар бирелүе бик мөһим, чөнки әлеге сораулар куеласы спектакльнең  нигезенә салыначак. Актерлар,  җавапларны диктофонга яздырып алгач, репетициягә интервьюның басма вариантын (расшифровкасын) гына түгел, персонажның сәхнә сыйфатламасын да алып килә.
«Тел, милләт язмышы бүгенге көннең иң нечкә мәсьәләләреннән санала, - ди режиссер Нәфисә Исмәгыйлева. -  Дәүләтнең татар театрлары балаларга рус телендә спектакльләр куярга мәҗбүр. Моңа кем гаепле? Ни өчен ана теленә игътибар юк? Милләт мәсьәләсендә безгә берләшергә вакыт җиткәндер. Әле соңга да калмадыкмы икән? Казанда тәкъдим ителәчәк яңа юнәлештәге иҗатыбыз аша боларны ачыкларга тырыштык. Вербатимда 13 персонаж катнашачак.  Шуларның 9ын - Илдар Хәйруллин шәкертләре - Казан театр училищесының II курс студентлары уйный. Алар, үз геройларыннан сорашып, тел, милләт мәсьәләләре турындагы фикерләрен тупладылар. Актерларның бурычы - сәхнәдә күрсәтеләчәк образларында тормыштагы реаль кешеләрне гәүдәләндерү. Вербатим жанры ярдәме белән тирә- як мохитебезгә күз салырга һәм үзебезне анда танырга, киләчәк турында уйланырга чакырабыз».
Рәдиф Кашапов "Калеб" проектында бу юлы үзен актер сыйфатында күрсәтәчәк. Аның герое - рус милләтеннән, әмма татар телен дә белүче егет. "Хәзер кемнәндер, нәрсәдер көтеп утыра торган заман түгел, вак эш булса да, син аны башкарырга тиеш. Тукайның кайчандыр язып калдырган фикерләре бүген без башкарган гамәлләргә туры килә. Тукай заманындагы яшьләр кебек актив замандашларыбыз бүген дә бар", - ди Р. Кашапов.
Вербатимга көйне консерватория студенты Зөлфәт Вәлиуллин иҗат иткән. "Музыкаль бизәлеш актерлар уенына табигый рәвештә кушылып китәчәк. "Туган тел"дән  дә цитата керттем.  Монологлар хәзерге заман вакыйгасына корылачак, ә музыка, киресенчә, узган гасыр жанрында язган кебек булачак. Тукай яшәгән заманны соңгы романтиклар чоры дип атыйлар. Нәкъ шуңа нигезләнеп музыка иҗат ителде. Ә Тукай образын биргәндә, киресенчә бүгенге чор аһәңнәре яңгыраячак. ХХ гасырда иҗат иткән С.Гобәйдуллина һәм А. Шмитт кебек шәхесләрне үрнәк итеп алдым", - диде яшь композитор.
"Калеб» җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова: "Безне милләтчелектә гаепләргә дә тырышалар, ләкин без башка милләт вәкилләрен дә хөрмәт итәбез. Аларның югарыда икәнен күреп, үзебез дә шушы югарылыкка күтәреләсебез килә. Безне дә хөрмәт итсеннәр, бездә дә талантлар бар, без дә нәрсәгәдер сәләтле, дип әйтәсебез килә. "Калеб" - яңа буын җыены - нәкъ шушы юнәлештә эшли дә. Русларның үз мәйданнары - "Смена", "Угол" лары дигәндәй. Ә без, кул сузып, репетицияләребезгә почмак сорап йөрибез. Без дә кечкенә генә мәйданчыкка лаектыр бит. Татар яшьләренә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек кирәк».
Вербатим 2 апрельдә 16 сәгатьтә - Химиклар мәдәният сараенда;  14 апрельдә 19 сәгатьтә - Г. Камал театрының Кече зал сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.
Проект авторлары белдергәнчә, милләт, тел язмышын колачлаган вербатимны Татарстан район һәм авылларында да күрсәтергә теләк бар.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ