Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларны транспорт белән йөртү тәртибенә үзгәрешләр керде (ДОКУМЕНТ)

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Укучылар һәм тәрбияләнүчеләрне мәктәптән читкә алып чыгуны оештыруны тәртипкә салу турында” боерыгына  үзгәрешләр кертелде.Әлеге үзгәрешләр федераль дәрәҗәдә яңа нор...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Укучылар һәм тәрбияләнүчеләрне мәктәптән читкә алып чыгуны оештыруны тәртипкә салу турында” боерыгына  үзгәрешләр кертелде.


Әлеге үзгәрешләр федераль дәрәҗәдә яңа норматив-хокукый документлар кабул ителүгә һәм укучыларны тимер юл транспорты белән йөртү шартларына кагылышлы яңа санитария кагыйдәләре гамәлгә керүгә бәйле. Бу кагыйдәләр мәктәп туризмына гына түгел, читкә чыгу белән бәйле теләсә кайсы чарага – бәйгеләргә, олимпиадаларга, спорт чараларына һ.б. – кагыла.


Яңа кагыйдәләр буенча утыздан артык бала тимер юл транспортына утырып сәфәр чыкканда, алар белән медицина хезмәткәре булырга тиеш. Бу урында шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтә белә торган кеше булырга да мөмкин. Республикадан читкә чыкканда, Кулланучылар хокукларын саклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) органнарыннан рөхсәт алынырга тиеш. Әгәр автобуска утырып чыгалар икән, медицина хезмәткәре автобус колоннасы булган очракта гына кирәк. Юлда булу 4 сәгатьтән артып китә икән, балаларны ашатып алу таләп ителә.


“Татар-информ” МА мәгълүматлары буенча.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ