Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы балалары

Бу малай-кызлар мәктәптә һәрвакыт күз уңында. Яшьтәшләре аларга сокланып яки, киресенчә, көнләшеп тә карый. Сүзебез – укытучы балалары турында.

«Балачагым булмады»

 

«Әнием 40 елга якын мәктәптә татар теле укытты, – дип сөйләде Айсылу Кәримуллина. – Гаиләдә өч бала үстек. Дөресен генә әйткәндә, без әнине күрмәдек тә. Сәгать өчтә мәктәптән кайта да бер кочак дәфтәренә күмелеп утыра. Аннан план яза. Ул чорда авыл мәктәбендә укучылар саны ике дистәләп иде. Апа белән мәктәптән кайтабыз да кичке ашны әзерлибез, маллар карыйбыз. Чирек азагы җитсә, әни тагын да эшкә чума… Дүрт сәгать йоклап, яңадан эшенә китә. Шуңа күрә укытучы һөнәре дөньядагы иң авыры булып тоелды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, өйдәгеләр мине педагогика университетына барырга үгетләделәр, бараммы соң?! «Алайса бөтенләй укымыйм, тотам да эшкә керәм», – дидем. Шуннан Казан медицина көллиятенә кердем. Бүген шәфкать туташы булып эшлим. Сүз дә юк, безгә дә җиңел түгел, тик мине иң куандырганы – эше өйгә кайтмый».

 

 

Айсылу укытучы баласы булуны зур сынауга тиңли. «Әнинең дәресе башланса, үземне уңайсыз хис итә идем, – ди укытучы кызы. – Әйтерсең сыйныфташларым мине генә күзәтеп тора. Ә инде сыйныфта берәрсе җавап бирә алмаса, әни тота да миннән сорый. Шулай булгач, татар телен, әдәбиятны һәрвакыт белергә тиеш идем. Күп очракта әдәби әсәрләрнең тулы вариантын укыдым. Әни шулай кушты. Дөрес, бу миңа тормышта кирәк булды – кая барсам да бөтен кеше белән уртак тел табам, матур итеп сөйләшә беләм. Әнине гаепләп әйтүем түгел, күрәсең, мине ул үзе кебек филолог булыр, дип уйлагандыр. Кем белә, әнием укытучы булмаса, бәлки чынлап та, әлеге һөнәрне сайлаган булыр идем.

Укытучы баласы икәнлегем үсә төшкәч үзен тагын да сиздерде. Югары сыйныфларда яшьтәшләрем, кыска итәк киеп, ирен буяп клубка чыкканда, мин өйдә утыра идем. Янәсе, башкаларга үрнәк күрсәтергә тиешмен! Югыйсә минем дә кеше белән бергә клубка чыгасым килде. Һаман акыллы, тәртипле кыз булу туйдыра. Казанга укырга киткәч кенә әни миңа карата йомшарды. Әлбәттә, ул безгә иң яхшы тәрбия, белем бирергә тырышты. Мин моны үзем әни булгач, тагын бер кат аңладым…»

 

 

«Буыннан-буынга күчкән һөнәр»

 

 

Апас районы Чүрибураш авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Яруллина исә әнисе, дәү әнисе һөнәрен дәвам иткән. «Әниемнең әнисе Лилия Шакирова гомере буе Апас районы Урта Балтай авылы мәктәбендә рус теле, әдәбияты укытты, – ди Ләйсән. – Дәү әнигә 80 яшь тула. Сәламәтлеге зарланырлык түгел, гармунда уйный. Әнием Лера да – дәү әнием кебек рус теле, әдәбияты укытучысы. Аңа бүген 57 яшь, әле һаман Чүрибураш мәктәбендә эшли. Сыйныф та җитәкли. Укучылары белән җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөри. Гомумән, әнине мәктәптән башка күз алдына китереп булмый. Кечкенә вакытта хәтта көнләшә дә идем: кайчан карасаң да, мәктәп эше белән мәшгуль булды. Бүген дә шулай: йә ул республика бәйгесенә әзерләнә, яки мәктәптә ниндидер кичә үткәрә».

 

 

Ләйсәннең әнисе генә түгел, әтисе дә – укытучы. Иршат абый күп еллар физкультура укыткан, хәзер исә Чүрибураш мәктәбе директоры. Ләйсән тормыш иптәше Руслан белән бер ул, бер кыз үстерә. Гаҗәп тә, түгел дә – Руслан да укытучы. Чүрибураш мәктәбендә физкультура дәресләре алып бара. «Безнең өйдә сөйләшү гел мәктәп тирәсендә, – ди Ләйсән. – Мәктәп белән өй тормышы аерылгысыз. Улым Раян дәү әтисе, әтисе кебек спортны ярата. Район күләмендә чаңгы ярышларында призлы урыннарны яулый. Мәктәптән кайтып азрак ял иткәч, әтисе белән спортзалга китәләр яки чаңгы, тимераякта шуалар.

 

 

Укытучылар гаиләсендә үскәнгәме, мәктәптән башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Балачагым турында сүз чыкса: «Кечкенә чагыңда курчакларыңны утыртып куя идең дә укытучы булып сөйли идең. Аннары энең тугач, аны «укыттың», – дип искә ала әти-әни. Тугызынчы сыйныфтан соң Казан педагогия көллиятенә укырга кердем. 2004 елда кулга диплом алып туган якка – Чүрибураш авылына татар теле, әдәбияты укытырга кайттым. Читтән торып Казан дәүләт гуманитар институтында белем алдым.

Укытучы баласы булу миңа беркайчан комачауламады. Киресенчә, яхшы укырга, һәрвакыт зур үрләр яуларга этәргеч булды. Улым яки кызым да безнең һөнәрне дәвам итсә, бик бәхетле булачакмын».

Рәзилә ФАЗЫЛОВА

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ