Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы җанлы якташым

«Мәгариф» журналында гомер-гомергә гыйлемле, зыялы, югары педагогик таләп­ләргә җавап бирүче мөгаллим-журналистлар эшләгән. Редакциянең бүгенге хезмәт коллективы хәзер басма журналны, элек­трон «Мәгар...

«Мәгариф» журналында гомер-гомергә гыйлемле, зыялы, югары педагогик таләп­ләргә җавап бирүче мөгаллим-журналистлар эшләгән. Редакциянең бүгенге хезмәт коллективы хәзер басма журналны, элек­трон «Мәгариф»не, журнал сайтын гамәлгә куя-яшәтә, төрле бәйге-конкурс­лар уздырып, укытучы-тәрбиячеләребезнең һөнәри осталыгын камилләштерүдә фидакарь хезмәт куя. Бу мөгаллим-журналистлар арасында якташыбыз – Арча районының Яңа Мәңгәр авылы егете (хәзер бу авыл юк инде) Таһир Әюп улы Сабирҗанов булу белән без чиксез горурланабыз. «Мәгариф» журналының соңгы 10–15 елда ирешкән уңышларының һәркайсында, әлбәттә, Таһир Әюп улының да өлеше зур.


Тагир-абый обр


Бу журналда эшләү өчен, журналист булу гына аз: иң мөһиме – мәгариф сис­темасын төптән белү, укыту-тәрбия эшен­дә гамәли күнекмәләргә ия булу да кирәк. Таһир Сабирҗанов та, журналга бүлек мөхәррире булып эшкә килгәнче, педагоглык һәм журналистлык тәҗрибәсе туп­лаган, бай тормыш мәктәбен узган. 1973 елда Олы Мәңгәр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Алабуга педагогия институтында белем ала һәм хезмәт юлын Менделеев районы Иске Гришкин мәктәбендә башлангыч мәктәп укытучысы буларак башлап җибәрә. Соңрак күрше Камай мәктәбендә биология-химия укытучысы, мәктәп директоры булып эшли. Таһирның бу изге һөнәрне сайлавында әнисе Гөл­бәгъдә Хәйдәр кызының да өлеше бардыр, мөгаен. Таһир да, әти-әнисенең иң күркәм сыйфатларын күңеленә сеңдереп, бүген хезмәтендә, гаиләсендә һәркайсыбызга матур өлге булып тора.


Т.Сабирҗановның 1985–1992 еллардагы хезмәт эшчәнлеге Мамадыш рай­оны белән бәйле. Ул район газетасында – авыл хуҗалыгы, партия тормышы бүлекләре мөдире, баш мөхәррир урынбасары һәм КПССның Мамадыш район комитеты инструкторы булып эшли. Тирән белемле, югары эрудицияле, тырыш һәм эзләнүчән егетне башкалабыз Казан дәшеп ала, һәм ул Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең «Хәбәрләр» редакциясенә мөхәррир итеп эшкә чакырыла. Якташым белән якыннанрак танышуым да шушы 1992–1997 елларга туры килде, дисәм, ялгышмам. Мин бу елларда Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетында эшләдем. Хәзерге кебек үк, ул вакытларда да төрле очрашулар, конференцияләр еш үткәрелә, ә Таһир әлеге күптөрле чаралар хакында телевидение өчен махсус материаллар әзерли, күренек­ле шәхесләрдән ин­тервьюлар ала иде.


Укытучы җанлы Таһир Сабирҗановның яңадан педагоглык хезмәтенә тартылуы бер дә гаҗәп түгел. Бай журналистлык тәҗрибәсе туплаган мөгаллим егетне 2002 елда «Мәгариф» журналына бүлек мө­хәррире итеп эшкә чакыралар. Ул бу тәкъ­димне сөенеп кабул итә. Таһир Әюп улының соңгы дистә елдан артык вакыт дәвамында яраткан журналыбызга, рес­публика мәгарифенә хезмәттә яуланган һәр уңышы милләтебезгә, туган халкыбызга чиксез мәхәббәт белән сугарылган.


Бу көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Таһир Әюп улы Са­бирҗановка ул хезмәттәшлек иткән га­лим-мөгаллимнәр, «Мәгариф» журналының меңләгән укучылары исеменнән олы хөрмәтебезне белдерәм һәм, күркәм гомер бәйрәме белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәтендә яңа иҗади уңышларга ирешүен телим.


Тәэминә Биктимерова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Таһир абый Сабирҗановны чын кунелемнән олы юбилее белән котлыйм. Анын кебек кече күңелле, игътибарлы, шул ук вакытта талэпчэн була белгән кешелэр сирэк. Мамадышлылар да аны әле дә яратып, зурлап һәм хөрмәтләп искэ ала. Мин Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телим. Иҗади унышлар юлдаш булсын. " Мэгариф" журналын үз эшләрендә файдаланучы укытучылар өчен Сез, Таһир абый, бик кирәк. Милли мәгарифебезгә әле озак хезмәт итәрсез дип ышанып калабыз. Юбилеегыз котлы булсын! Автор: Лидия Константинова (Пасыева)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Таһир абый! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйм! Сезгә бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек, күп-күп шатлыклар теләп калам! "Мәгариф"ебезнең якты йолдызы булып озак яныгыз әле. Бергә- бергә эшләргә, эш нәтиҗәләрбезне күоеп куанырга язсын . Миләүшә. Яңа Кырлай. Автор: Зарипова Миләүшә

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хөрмәтле Таһир абый. Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйм. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телим. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып , озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез. Автор: Фасхутдинова Наилә

        БАШКА ЯЗМАЛАР

        Ишетми калмагыз

        Аудиоязмалар

        • Гильм Камай

        • Җәлилнең якын дусты

        • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

        • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


        ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ