Логотип Магариф уку
Цитата:

Ул җанны аңа мин бирмәдем ич, нишләп мин алырга тиеш әле?!

“Миңа сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Җәй көне. Авылда. Үз иркемә куелган чак. Әти-әни көнозын эштә. Үземә кушылган эшләрне эшләп куям да, күңелгә хуш килгән гамәлләр кылып йөрим. Капка алдындагы чирәм...

“Миңа сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Җәй көне. Авылда. Үз иркемә куелган чак. Әти-әни көнозын эштә. Үземә кушылган эшләрне эшләп куям да, күңелгә хуш килгән гамәлләр кылып йөрим. Капка алдындагы чирәмлеккә гел чыпчыклар җыела. Шулар белән мәш килергә ярата идем. Җим сибәм дә, берәр таш кисәге атам чыпчыклар өстенә, әй очып китәләр матур дулкын сыман. Су өстенә таш яки балчык аткач та шундый дулкын барлыкка килә. Ә миңа кызык. Шулай атып уйный торгач ташым бер чыпчык өстенә төште. Йөгереп янына килдем. Канын күргәч йөрәгем жу итеп китте. Каннан курыксам да, тизрәк чүпрәккә төрдем. Әле сумы, сөтме эчертеп караганым да истә. Җылыткан булам. Ашатмакчы да булам. Ике сәгатьтән кулымда үлде бу кечкенә җан иясе. Елый-елый күмдем. Балачак тормышымның иң авыр көне булгандыр ул. Йөрәккә дә нык итеп уелып калды. Шуңамы хәзер чебенне үтерергә дә җәллим. Ул да җан иясе ич! Мин аңа ул җанны бирмәдем, ә нишләп мин алырга тиеш әле аны?! Менә шундый уй килә башыма...”.


Гомер уртасына җитеп килүче ир-ат сөйләде бу хәлне. Ир бала булса да, Аллаһы Тәгалә аның йөрәгенә мәрхәмәт, йомшаклык салган. Әтисе дә кешеләргә карата бик мәрхәмәтле. Күрше-күлән, авылдашлары да шушы сыйфаты өчен ярата, хөрмәт итә аны. Бу сыйфат улына да күчкән.


Хәзер кешеләр кырысланды дисәк тә, чынлыкта, Аллаһы Тәгалә адәм балаларының йөрәкләренә, тумыштан ук, бер-берләренә карата мәрхәмәт сала. Шушы сыйфатлары сәбәпле, алар, авыр хәлдә калганда, бер-берләренә ярдәм итәргә, битарафлык күрсәтмәскә тиеш була. Әйе, кагыйдә буенча шулай, ә чынбарлыкта мәрхәмәт дип атала торган бу сыйфат дефицит товар кебек...


Динебез өйрәтүләрен карасак, мәрхәмәт хисенең төп урыны – гаилә, туганнар. Бәлки барлык кешеләргә карата яхшы да булып бетә алмассың, әмма үз якыннарыңа мәрхәмәт күрсәтү – төп вазыйфаң. Кайчак шундыйлар да очрый: читтән караганда, дөньядагы иң яхшы кеше булып күренә, әмма үз әһеленә карата - үтә кырыс. Кырыслыкны беребез дә яратмый. Һәркем үзенә яхшы мөнәсәбәт күрсәтүләрен тели. Шуны көтә. Бу табигый да.


Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә: “Мәрхәмәт хисеннән мәхрүм ителгән кеше – бәхетсез”, - дигән. Ә икенче хәдисендә: “Мәрхәмәт күрсәтмәгән кешенең үзенә дә мәрхәмәт күрсәтелмәячәк”, - ди.


Бу хәдисләр әти- әниләрне сагайтсын һәм балаларын шәфкатьле, миһербанлы итеп тәрбияләргә омтылыш уятсын иде. Амин!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ