Логотип Магариф уку
Цитата:

Ураза гаете якынлаша

17 июльдә мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Бәйрәм чаралары бу көнне Татарстанда бөтен мәчетләрдә иртәнге сәгать җидедә башланачак. Башта — вәгазь, якынча ярты сәгатьтән соң — гает намазы. Казан...

17 июльдә мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Бәйрәм чаралары бу көнне Татарстанда бөтен мәчетләрдә иртәнге сәгать җидедә башланачак. Башта — вәгазь, якынча ярты сәгатьтән соң — гает намазы. 


Казанда төп тантаналар Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Иртәнге сәгать җидедә мөфти Кол Шәриф мәчетендә вәгазь укыячак. Мәчеттән «ТНВ-Планета» телеканалы аша трансляция оештырыла.


Башкарма комитет аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр иткәнчә, казанлыларны мәчетләргә илтер өчен Башкарма комитетның транспорт комитеты тарафыннан 24 автобус һәм 3 троллейбус маршруты каралган. Транспорт иртәнге сәгать бишенче яртыда (4.30) йөри башлый.


Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык бер-берсен, аннары якыннарын һәм башкаларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бу көнне туганнар, дуслар белән аралашу, бер-береңнең хәлен белешү саваплы гамәлләрдән санала.


ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте, Матбугат.ру сайты материаллары буенча.


Шушы темага:


Фитра сәдакасын һәм зәкәтне Рамазан ае беткәнче бирергә кирәк

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ