Логотип Магариф уку
Цитата:

“Уртачалар” алга чыккач, сәләтлеләрнең алар күләгәсендә калу куркынычы бар

Мәктәптә башкалардан аерылып тормаган, “соры масса”ның бер өлеше булып саналган кайсыбер бала, олы тормышка аяк баскач, зур уңышларга ирешә, эшмәкәрлекне җәелдерә яки талантлы җитәкчегә әверелә. Икенч...

И.Миргалимов обр


Мәктәптә башкалардан аерылып тормаган, “соры масса”ның бер өлеше булып саналган кайсыбер бала, олы тормышка аяк баскач, зур уңышларга ирешә, эшмәкәрлекне җәелдерә яки талантлы җитәкчегә әверелә. Икенче берәү исә мәктәптә “түгәрәк отличник” булса да, фотосы мактау тактасыннан төшеп тормаса да, аннан дәрәҗәле уку йортын тәмамласа да, үзенең мөмкинлекләрен тормышта куллана белмичә, “соры масса”га килеп кушыла. Ике мисалда да сәләтле балалар турында сүз бара. Тик беренче очракта яшь кешенең сәләтен  укытучылары һәм әти-әнисе ача алмаган, аларның ялгышларын тормыш үзе төзәткән. Икенче мисалда исә гаилә һәм мәктәп, баланың сәләтен үстерергә тырышса да, шушы мөмкинлекләрен тормышта кулланырга, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтмәгән булып чыга.


Хәер, бездә сәләт түгел, ә уртача күрсәткечләр гел ничектер алга чыга, төп игътибар уртача өлгереш күрсәткечләренә юнәлтелә. Мондый система белән бер даһины һәм бер наданны укытып чыгарган мәктәпне адекват бәяләү бик авыр. Ә бүгенге БДИ исә, журналыбызның бер герое профессор Ю.Вяземский әйтмешли, “уртача бер имтихан”, ягъни уртача фикерләүчеләр өчен уртача нәтиҗә чыгару ысулы. “Уртачалар” алга чыккач, сәләтлеләрнең алар күләгәсендә калу куркынычы бар. Шуңа күрә бу санда сәләтле балалар белән үзенчәлекле эш алымнарын тапкан укытучылар, мәктәпләр һәм районнарны күрсәтергә, аларның тәҗрибәсе белән таныштырырга теләдек.


Журналны әзерләгәндә шундый фикер дә туды: педагог – уку-укыту методикасын тормышка ашыручы гына түгел, ә балага канат куючы һәм аны очарга өйрәтүче дә. Бәлки мәктәпләрне һәм укытучыларны бәяләгәндә, оператив мәгълүматлардан бигрәк, шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар олы тормышта үзләрен ничек табуларын, парта артында туплаган белемнәрен ни дәрәҗәдә куллана алуларын, тормышта кеше буларак үзләрен ничек күрсәтә алуларын исәпкә алу кирәктер? Югыйсә, теге яки бу мәктәпнең нинди шәхесләр тәрбияләп чыгаруын шул мәктәпнең юбилейларында яки, иң кызганычы, алар юкка чыккач кына белеп, хәйран калабыз...


Баш мөхәррир Илдар МИРГАЛИМОВ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ