Ут, су һәм җылыга бәяләр артачак
Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов, коллегия утырышында коммуналь түләүләргә бәяләрнең артачагы турында сөйләде.Тарифлар июль аенда артачак икән: су өчен 3,5%, утка 3,6%...
Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов, коллегия утырышында коммуналь түләүләргә бәяләрнең артачагы турында сөйләде.
Тарифлар июль аенда артачак икән: су өчен 3,5%, утка 3,6% күбрәк түләргә туры киләчәк. Иң күбе җылы өчен чыгымнар артачак, аңа 4,2% күбрәк акча китәчәк. 2018нче елның беренче яртысында, табигый газга бәяләр узган елгы күләмдә калачак, ә инде икенче ярты еллыкта 3,4% артачак.
Комментарийлар