Логотип Магариф уку
Цитата:

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе дәвам итә

Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе хәзер ел саен уздырылачак. Шушы вакыт эчендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күргәч, шундый карарга киленгән. Үткән ел хим...

Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе хәзер ел саен уздырылачак. Шушы вакыт эчендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күргәч, шундый карарга киленгән. Үткән ел химая акциясендә 2 меңнән артык кеше катнашкан. Мәктәпләргә 135 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.


“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе, Татарстан Президенты тәкъдиме белән, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Министрлык республика районнарындагы төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләрен,  эшкуарларны үз мәктәпләренә ярдәм итәргә чакырды.
Ел ахырына  зур күләмдә ярдәм күрсәтүче химаячеләрнең исемлеге дә билгеле булды. Ул исемлектә “Әлмәтнефть” нефть-газ табу идарәсе җитәкчесе Миргазиян Таҗиев, “Татавтодор” ААҖ генераль директоры Айрат Шәймиев, “Казан мотор төзелеше берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, “Таттелеком” ҖЧҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин бар.
2014 елда исә әлеге акция ТР Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан “Үткәннәрне белүченең киләчәге бар!” дигән шигарь белән оештырыла.


«Intertat. Ru» электрон газетасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ