Логотип Магариф уку
Цитата:

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе дәвам итә

Республикабыз халкы социаль әһәмияткә ия булган “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясенә битараф калмады. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаучыларның күбесе, эшләре тыгыз булуга карамастан, вакыт табып, үз мәкт...

Республикабыз халкы социаль әһәмияткә ия булган “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясенә битараф калмады. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаучыларның күбесе, эшләре тыгыз булуга карамастан, вакыт табып, үз мәктәбенә ярдәм итә. I кварталда гына да 250 иганәче үз мәктәбенә 5,1 млн сум күләмендә ярдәм күрсәткән.


Зур күләмдә иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр арасында “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов (Әлмәт районының 1 нче лицее өчен 450 мең сум), “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов (Арча районың 1 нче урта мәктәбе өчен 300 мең сум), Ленин исемендәге нәсел заводы рәисе Илгиз Хәйруллин (Әтнә районы Бәрәзә урта мәктәбе өчен 250 мең сум), “Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча Ведомстводан тыш дәүләт идарәсе” җитәкчесе Вадим Маркелов (Әтнә районының Күәм урта мәктәбе өчен 200 мең сум) һ.б. бар.


“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә.


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ