Логотип Магариф уку
Цитата:

УЗИ: яхшымы, начармы?

Татарстанның атказанган табибы, Төбәкара клиник диагностика үзәгенең (МКДЦ) УЗИ бүлеге җитәкчесе Камил Йосыпов – республикада танылган табибларның берсе. Беренчеләрдән булып йөкле хатын-кызларга ультр...

Татарстанның атказанган табибы, Төбәкара клиник диагностика үзәгенең (МКДЦ) УЗИ бүлеге җитәкчесе Камил Йосыпов – республикада танылган табибларның берсе. Беренчеләрдән булып йөкле хатын-кызларга ультратавышлы рентген ясаган кеше ул. Яшерен-батырын түгел, әни булырга җыенучыларның күбесе Йосыповка күренергә тели, хәтта өч ай алдан язылып куялар. Фәлсәфи карашлы атаклы табиб безгә эш үзенчәлекләре турында сөйләде.



Тәҗрибә уртаклашабыз


СССР хастаханәләре кешеләр өчен төзелмәгән. Озак еллар авырып йөргәннәр моны яхшы белә. Хастаханәләр күбрәк төрмәне хәтерләтә: урамга чыгарга ярамый, кысан бүлмәләрдә әллә ничәшәр кеше бергә ятарга мәҗбүр. Бала тудыру йортларында да шул ук хәл. Төбәкара клиник диагностика үзәге шушы караңгылыктан качу өчен төзелде. Һәм, беренчеләрдән булып, ана карынында яткан баланы ультратавыш ярдәмендә тикшерә башлады.


Мин еш кына: “Кеше түгел, эшнең ни рәвешле оештырылуы мөһим!” – дигән гыйбарәне телгә алам. Бүген безнең үзәктә тикшерү узарга теләүчеләр күп булу шуңа бәйле, дип уйлыйм.


Бу өлкәдә гел өйрәнәбез. Заманча җиһазлар булу гына җитми. Даими рәвештә чит илдәге коллегалар белән очрашабыз, Германия, Исландия, Дания һәм башка илләр белән элемтәдә торабыз. Әле менә яңа гына Римнан кайттым. Чит ил табиблары үзләре дә килә. Тәҗрибә уртаклашу бик мөһим.


Иң мөһиме – нерв системасы белән йөрәк


Йөкле хатын-кызлар беренче УЗИны 11-14 атнада уза. Бу чорда яралгының (мин, әлбәттә, бу сүзне яратмыйм, күбрәк кечкенә кеше дип сөйләшәм) нерв системасын тикшерәбез: тайпылышлар юкмы? Хромосомалар нормадамы? Булачак аналар гел сорау бирә: бала сау-сәламәт булачакмы? Без Аллаһ Тәгалә түгел, бер табиб та йөз процент төгәл әйтә алмый. УЗИ 83тән 97 процентка кадәр дөрес нәтиҗә күрсәтә. Бу төрле факторларга бәйле: ана карынында су күпме күләмдә, яралгы ничек ята һ.б. Шуны онытмаска кирәк: һәр организм үзенчәлекле.


Икенче УЗИ 18-20 атнада уздырыла. Бу чорда йөрәк тә формалаша. Нерв системасыннан кала, йөрәкнең камераларын да тикшерәбез. Әлеге ике әгъза бер-берсенә бик нык бәйле. Йөрәкне тикшерү аеруча четерекле, андагы шау, зәгыйфьлек кебек авырулар ана карынында ук сизелә. Ләкин боларга бүген проблема итеп карамыйлар. Дөрестән дә, медицина алга китте. Бала тугач ук йөрәккә төрле операцияләр ясап була. Иң мөһиме – бу мөһим әгъза дөрес формалашкан булсын.


Өченче УЗИ 32 атнага кадәр үткәрелә. Бу чорга инде яралгы формалашып бетә. Барлык әгъзаларын тикшерәбез. Шулай ук ана карынында су күләмен, баланың нинди халәттә ятуын карыйбыз.


Начар хәбәрне кем әйтергә тиеш?


Кызганыч, УЗИ нәтиҗәләре гел уңай гына булмый. Әгәр яралгы үсешендә нинди дә булса кимчелекләр күрәм икән, иң беренче, неврологларны чакырам. Һәр очракны җентекләп өйрәнәбез. Туачак сабыйның чыннан да сәламәт булмаячагы ачыкланса, аянычлы хәбәрне ата-анага невролог хәбәр итә. УЗИ ясаган табиб та, акушер-гинеколог та моны эшли алмый, чөнки алар бу өлкәдә белгеч түгел.


Дөресен генә әйткәндә, мин яралган һәр бала дөньяга туарга тиеш, дип саныйм. Хәтта табиблар авыру дип уйлаган бала да сәламәт булырга мөмкин. Мисал өчен, күптән түгел генә республикада атаклы балалар неврологы Марат Ибәтуллин шалтыратты: “Казандагы югары уку йортларының берсендә белем алучы егетнең баш мие кабырчыгында тирән эз бар, ә егет сау-сәламәт”, – ди. Медицинада бу бик зур кимчелек санала. Мондый кешеләр, гадәттә, акылга зәгыйфь була. Ә егет мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Могҗиза бит! Һәм егерме яшенә кадәр бернидән зарланмаган. Башы авыртып МРТ узарга барган җиреннән, табиблар шундый күренешкә тап булган. Егет бездә дә тикшеренү үтте. Күп укыганга башына көч килгән. Дәвалау курсларын узды. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамла, дип уйлыйм. Ни өчен боларны сөйлимме? Һәр очрак төрлечә була. Әгәр яралгы чагында ул балага УЗИ ясалган булса, баш миендәге кимчелеге күренер иде. Анасы нинди карар кабул иткән булыр иде – билгесез...


Карындагы баланың сәламәтлегендә шик туган очракта, ата белән ана моны уртага салып сөйләшергә тиеш. Нишләргә? Андый вакытта мин авыру бала үстерүче гаиләләрне ярдәмгә чакырам. Булачак ата-ана аларны нәрсә көтүен белергә, аңларга тиеш. Алар моңа әзерме?


Камилләшү кирәк!


УЗИ белән рентген нык аерыла. Нурланыш ягыннан, әлбәттә, рентген куркынычрак. Ләкин төгәллек буенча УЗИ аннан калыша. Мисал өчен, чиләк белән суны алыйк. Тишек чиләккә су салып, аны өскә күтәрсәң, су акканы күренә (әлеге чагыштыру рентгенка туры килә). Чиләкне суга төшерсәң, тишек икәне күренми (монысы УЗИдагы кебек).


Сүз дә юк, ультратавышлы рентген елдан-ел камилләшә. Мисал өчен, соңгы елларда бишәр игезәк яралган очраклар да бар. Хатын-кызга моның кадәр баланы күтәрү бик авыр. Кая ул, хәтта игезәк булган очракта да яралгылар ана карынында тиешенчә үсә алмый. Шуңа күрә, тугач та ул балалар бик зур игътибар сорый. Ә монда дүрт-биш бала! Күп ата-аналар яралгының икесен, өчесен калдыра. Бүгенге медицина калган яралгыларга зыян китермичә генә, шулай эшләргә мөмкинлек бирә.


“Әллә ничә тапкыр УЗИлар да ясыйлар, барыбер авыру балалар туа”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Мин моның белән килешәм. Бала сәламәтлеге медицинадан гына тормый. Иң төп факторлар – нәселдәнлек, экология, яшәү рәвеше. Яралгының кайсы этапта ничек үсеш аласын да белеп булмый бит. Шуңа күрә бала тумыйча бернинди гарантия дә юк.


Һәр өлкәдә камилләшү кирәк. Мин УЗИның вакытларын күчерер идем. Беренчесе 14-16 атнада, икенчесе 22-25 атнада булса яхшырак, минемчә. Ни өчен дигәндә, бу вакытта яралгыдагы нормадан тайпылышлар күбрәк күренә. Бүгенге көндә УЗИның вакытларын күчерү турында федераль дәрәҗәдә сөйләшүләр бара. Якын киләчәктә бу хәл ителер, дип уйлыйм.



«Гаилә һәм мәктәп» журналы, октябрь саны.


Фотосурәтнең чыганагы: bormedcentr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ