Логотип Магариф уку
Цитата:

В.Путин фәрманы белән ДЙА үткәрүдә катнашкан укытучыларга компенсация түли башлаячаклар

Президент В.Путин  Дәүләт йомгаклау аттестацияләрен (ДЙА) үткәрүдә катнашкан укытучыларның хезмәтенә түләү турындагы федераль законга кул куйды. РФ “Мәгариф турында”гы законының 49 нчы маддәсенә үзгәр...

Президент В.Путин  Дәүләт йомгаклау аттестацияләрен (ДЙА) үткәрүдә катнашкан укытучыларның хезмәтенә түләү турындагы федераль законга кул куйды.


 РФ “Мәгариф турында”гы законының 49 нчы маддәсенә үзгәреш кертүче әлеге канун 2019 елның 1 нче гыйнвареннан гамәлгә керәчәк.


Түләү ДЙА үткәрү өчен бүлеп бирелгән акчадан һәм РФ субъектлары тарафыннан билгеләнгән күләмнән чыгып башкарылачак.


“Башкарма хакимият органнарының вәкаләтле вәкилләре карары буенча, белем оешмаларының педагогик хезмәткәрләре эш сәгате вакытында, төп эшләреннән аерылып, ТДИ, БДИ, шулай ук чыгарылыш имтиханнарының башка төрләрен үткәрүдә катнашсалар, аларга бу хезмәтләре өчен компенсация түләнәчәк”, - диелә документта.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ