Логотип Магариф уку
Цитата:

Вәгъдә ителгән фатир да җиңәргә ярдәм итмәде

Өч атна инде футбол бәйрәме белән яшибез. Зарыгып көтеп алынган тансык бәйрәм иде шул бу. Бердән, ул дүрт елга бер генә тапкыр үткәрелә. Икенчедән, Россия тарихында шундый зур футбол чемпионатының әле...

Өч атна инде футбол бәйрәме белән яшибез. Зарыгып көтеп алынган тансык бәйрәм иде шул бу. Бердән, ул дүрт елга бер генә тапкыр үткәрелә. Икенчедән, Россия тарихында шундый зур футбол чемпионатының әле беренче тапкыр уздырылуы. Өченчедән, бу чемпионатның Россиядә узасы моннан сигез ел элек мәгълүм иде инде. Шуңа да ныклап әзерләндек, күпме стадион, парк төзедек, миллиардлаган сум акча тоттык.


Тагын шунысы гаҗәп: быелгы футбол чемпионатында көтелмәгән сюрпризлар, ай-һай күп булды. Кичә Казанда Бразилия белән Бельгия арасында узган матч та моннан искәрмә булмады. Бик күпләр инде уен башланганчы ук Бразилияне дөнья чемпионы булачак дип фаразлап ук куйган иде. (Ни әйтсәң дә, инде биш тапкыр футбол буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булган ил бит!) Бу ил командасының «төп йолдызы» Неймарга безнекеләр бигрәк тә зур өметләр баглады: футболчы үзе Казанга килгәнче үк ул яшәячәк кунакханә каршындагы йорт диварына зур итеп сурәтен ясаттырдык. Башкалабыз мэры хәтта: «Әгәр дә Неймар матчта Бельгия капкасына тупны беренче булып кертсә, Казаннан фатир, өч туп кертсә, башкалабызда төзеләчәк экорайоннан җир участогы бирергә вәгъдә биреп үк куйды. Артык «юмарт» шул без! Тик безнең бу юмартлыкны чит-ятлар гына бик үк аңлап бетерми шикелле. Бразилиянең футбол «йолддызы» Неймар белән дә нәкъ шулай килеп чыкты. Туп кертү түгел, хәтта юньле-рәтле пас бирүен дә күрә алмадык. Әллә бельгиялеләр футбол кырында ут уйнаттымы!? Ни дисәң дә, хәтта мәйданы ягыннан Татарстаннан да ике тапкырдан күбрәккә кечерәк булган Бельгия командасы футболда инде азау тешләре чыккан Бразилия командасына да «йөгән кидертә алды»: 2:1 исәбе белән җиңеп, ярымфиналга үтте алар. Бразилиялеләргә килгәндә исә, әлеге матчта беренче тупны Бразилия командасының икенче уенчысы – ярымсакчы Фернандиньо кертте-кертүен, тик... үз капкасына, ягъни автогол. Ни хикмәт: уенның бәхетсез сан дип йөртелгән 13 нче минутында әле!


Шулай итеп, кичә футбол буенча дөнья чемпионатының беренче ярымфиналчылары мәгълүм булды. Алар – Бельгия һәм кичәге уенда Уругвай командасын 2:0 исәбе белән откан Франция командалары.


Бүген исә Швеция-Англия һәм Россия-Хорватия очрашуларында җиңгән тагын ике команда ярымфиналга үтәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ