Логотип Магариф уку
Цитата:

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы башлана!

 Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы 4-7 августта узачак. Казан бу көннәрдә 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан  900 кунак кабул итәчәк. VII Бөтендөнья татар яшьләре фор...

 Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы 4-7 августта узачак. Казан бу көннәрдә 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан  900 кунак кабул итәчәк. VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла. Форумда  яшьләр татарга кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып хәл итәчәк: татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле турында сүз барачак. Ул ике елга бер тапкыр уздырыла.


Әлеге форум үз эченә “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узучы, “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Татар теле һәм интернет”, “PR һәм журналистика” дип аталучы биш юнәлешне ала. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбендә Татарстанның алдынгы спикерлары, экспертлары лекция укыячак. Проектлар кысаларында кызыклы тренинглар, семинарлар, фикер алышулар уздырылачак.


Яшьләр форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, 4 август көнне “Бөтендөнья татар кафесы” узачак. Аның кысаларында оешмалар үзләренең эшчәнлеге турында сөйләячәк. Бу көнне татар альтернатив музыка концерты да оештырылачак. 5 август көнне “Корстон” комплексында форумны тантаналы рәвештә ачып җибәрәчәкләр. Шушы ук көнне татар яшьләре оешмаларының “Проектлар аллеясы” да узачак. Пленар утырыштан соң “Акыл фабрикасы” форматында секцияләр эшли башлаячак. Кичен “Калеб” әдәби-музыкаль кичәсе булачак. 6 августта форум делегатлары катнашында җитәкче органнарны сайлау булачак, аннан соң форумның пленар утырышын ябу тантанасы узачак. Кунакларны Арча районының Кырлай авылына Габдулла Тукай музеена алып бару, Арча шәһәр көнендә катнашу планлаштырыла. 7 августта форум делегатлары “Иннополис” югары технологияләр шәһәренә сәяхәт кылачаклар, шулай ук Казан халкы үз итеп өлгергән “Печән базары” чарасында катнаша алачак.


Белешмә: Бөтендөнья татар яшьләре форумы быел җиденче мәртәбә уздырыла. Ул 2004 елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм 16 чит илдән 484 делегат килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ