Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел бәйрәме: үткәрергәме, үткәрмәскәме?

Әлеге сорау халыкны моннан йөз ел элек тә борчыган, бүген дә борчый. Гомумән, бу бәхәсле тема, чөнки күпчелек кеше үз каланчасыннан гына чыгып шәрехли аны. Без дә өстебезгә әлеге сорауга төп-төгәл җав...

Әлеге сорау халыкны моннан йөз ел элек тә борчыган, бүген дә борчый. Гомумән, бу бәхәсле тема, чөнки күпчелек кеше үз каланчасыннан гына чыгып шәрехли аны. Без дә өстебезгә әлеге сорауга төп-төгәл җавап бирү вазыйфасын ала алмыйбыз. Бары тик атаклы дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең моннан бер гасыр элек биргән җавабын, шулай ук бүгенге остаз-галимнәребез: Россия ислам университетының элекке укытучысы Габдрахман Наумов, Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге киңәшчесе, педагогика фәннәре кандидаты Җәлил Мотыйгуллин фикерләрен генә урнаштырабыз. Укучыларыбыз игътибар белән укыр, уйланыр һәм үзләре үк нәтиҗә ясар.


Күбебез мәктәп елларыннан шуңа күнеккән: декабрь – ул яңа ел, кыш бабай, кар кызы, тәмле-тәмле бүләкләр ае. Тик ап-ак карларга төренеп килгән әлеге бәйрәмгә соңгы елларда караш төрлечә. Сәбәбе дин белән генә бәйле түгел. Хәтта дөньяви гыйлемгә ия психологларның да кайберләре «кыш бабай уйдырмасы – балаларны ялганлау» дигән фикердә тора. Ягъни без, өлкәннәр: «Кыш бабай оныгы кар кызы белән урманда яши, алар яңа ел бәйрәме җиткәч, бүләкләр күтәреп, безне котларга килә» – дип, балаларны алдыйбыз булып чыга. Мөселманнар арасында яңа елны христиан бәйрәме дип санаучылар «динебез бу бәйрәмне хупламый, хәтта тыя да», диләр.


Мөселманнар үз динендә булмаган бәйрәмнәргә, аерым алганда, яңа ел бәйрәменә нинди мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш?


Россия ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумов:


«Без башка дин, башка милләт вәкилләренең бәйрәмен танырга тиеш. Әйтик, алар күңел ача, бәйрәм итәләр икән, без моның белән килешергә тиеш. Әмма килешүебез, ниндидер бәйрәмнәре барлыгын тануыбыз – ул аларның бу гамәлләрен  хуплау дигән сүз түгел әле. Хуплау – бер эш, тану – икенче. Монда барысы да нияттән тора. Яки тану җитә. Алар да безнең бәйрәмнәребезне таный ич! Әмма ләкин башка диндәгеләргә карата күңелебездә үч, күралмау, дошманлык хисләре булырга тиеш түгел. Ә инде ислам дине кануннарына каршы килә торган бәйрәм икән, аларны җәлләп карарга, бу гамәлләреннән риза булмаска кирәк. Әгәр кеше динсезлектә яисә Аллаһка ширек кылу кебек олы гөнаһ юлында йөри икән, димәк, ул шундый тәрбия алган, аның яшәү принциплары, дөньяга карашы шул рәвешле. Бу очракта аны гаепләргә тиешме без? Юк, әлбәттә. Шул ук вакытта мөселман аның бу гамәленнән канәгать тә була алмый. Канәгать булырга тиеш тә түгел. Ул аның изге һәм туры юлга чыгуын теләргә тиеш, әмма, һич тә ачу, дошманлык кебек хисләргә кереп батмасын. Бәлки без аннан кеше буларак ризадыр да, әмма ышану, инанулары батыл булса, риза була алмыйбыз».


1912 елда «Шура» журналының 3 нче санында атаклы мәгърифәтче-галим, дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең чыршы бәйрәме хакындагы сорауга җавабы басыла. Ул сорауны Алматадан Биләл Хисәми исемле кеше биргән.


Сорау: «…Ёлка кичәсе христиан балаларының бик яраткан вә дини хисләрен кузгаткан кичәләре буладыр. Бу ёлка кичәсен мисал буларак күрсәтәм. Русларда мондый дини хис кеби нечкә вә мөкаддәс хисләрне балаларга урнаштыра торган милли уеннары күптер. Бу соң заманда кайбер мөселманнар да әлеге уеннарга балаларын катнаштыра башладылар. Башка милләтләрнең дини хисләрен урнаштыруда булган мондый уеннарга мөселман балаларын катнаштыру дөрес булырмы? Бу хакта җавап язсагыз иде».


Җавап: «Ёлка вә яфрак бәйрәмнәре христиан мәзһәбенә күрә дини бәйрәмме яки соңыннан кертелгән яңалыкмы? Моны тикшерү, белгәнебез кадәрлесен сөйләү дә безнең вазыйфа түгел, аны исә христиан мәзһәбендә булган кешеләр үзләре тикшерерләр вә сөйләрләр. Әлеге бәйрәмнәр үзләренчә тиеш яки тиеш булмасын, бу көндә дини бәйрәмнәреннәндер. Нинди генә чит дингә хас бәйрәм булса да булсын, аңа катнашу тәрбия ноктасыннан мөселманнар өчен ярый торган эшләрдән түгел. Мәҗбүрият булмаганда андый эшләрдән сакланырга тиешле. Ләкин гомуми фикер юнәлгәннән соң коры тыюда файда күрелмәс, хәтта күп вакыт коры тыюлар халыкларның хирыслыгын арттыруга сәбәп булыр.


Шуның өчен мондый эшләрдән тыюны тәрбия ысулына салырга тиешле. Әгәр дә моның урынына балаларга махсус бер бәйрәм кичәсе ясалса, күңелләр шуңа канәгать итәр, башкаларга китмәс. Моның өчен иң мөнәсип нәрсә Мәүлид бәйрәме ясаудыр. Мөселманнар, Мәүлид бәйрәме исеме белән балаларга махсус шатлык кичәләре ясар булсалар вә балалар аңлар кадәр Расүлебез тормышын укыштырсалар, балаларга махсус әдәби хикәяләр вә кызыклар сөйләсәләр, күңелләре, хәтерләре ачылыр, бер-берсе белән белешеп, дуслашырлар, үзләренә туры килгән әдәп вә гадәтләрне өйрәнерләр вә шундый кичәне һәр ел көтеп алырлар.


Мәүлид бәйрәмен иске вакытлардан кылып киләләр, балалар кичәсе исә шуның бер төре генә булыр. Мәүлид бәйрәме исеме муафыйк күрелмәсә, балалар вә шәкертләр кичәсе исеме белән дә рәхәт кичәләр тәртип кылырга мөмкин.


Ислам шәригатенә күрә дини бәйрәмнәр уйлап чыгару дөрес булмаса да, дөньяви вә әдәби бәйрәмнәр ясаудан тыю юк. Кырга, хозурга чыгу кебек, болар мөбах эшләрдер. Мәүлид бәйрәме үзе дә дини түгел, ә фәкать әдәби вә горфи бәйрәмдер»


Мөнәсип – лаеклы


Мөбах – савап та, гөнаһ та язылмый торган гамәлләр


Муафыйк – туры килгән, яраклы


Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, без хәзер яңа ел бәйрәме «гомум фикер»гә әйләнгән чорда яшибез. Шуңа аны коры тыюдан файда юк. Ә мәшһүр галимебезнең балалар һәм яшьләр өчен үз милли бәйрәмебезне булдыру идеясе кызыклы һәм актуаль. Туган телебез белән килеп чыккан вәзгыять чорында бигрәк тә.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин: «Гасырлар һәм бай тарихыбыз аша үтеп, ниндидер йолаларга баеп, кайсыберен югалтып, бүгенге көндә ун көнлек каникул ияртеп, безгә Яңа ел бәйрәме килеп иреште.


Григориан ел хисабы буенча бер ел тәмамланып, икенчесе башланганда, үткән елга йомгап ясап, яңасына планнар кора торган бу бәйрәмгә караш төрле. Гыйнварның беренче ун көнлегендә исерткеч эчемлекләр белән агулану, тәртип бозу, имгәнү очраклары ешаю, әлбәттә, беркемне дә битараф калдырмый.


Егерменче гасырда үсеп, белем алып, гаилә корып, егерме беренче гасырда балалар-оныклар үстерүче татарлар ничек бәйрәм итә соң Яңа елны? Өйдә бар нәрсә юыла-чистартыла, тәртип салына, бизәлә. Тәм-томнар пешерелә, матур киемнәр киелә. Туганнар-дуслар җыела. Бу кыска гына «сценарий»га әле шактый әйбер кермәде. Мисал өчен, бәйрәм алдыннан һәм барышында бер-береңә шалтырату, хатлар язу, хәлләр белешү, теләкләр теләшү.


Иң мөһиме – бу процесста бөтен гаилә, «баладан алып бабайга кадәр» катнаша. Белгәннәр – белеп эшли, белмәгәннәр – өйрәнә, һәркем үз өлешен кертә. Нәтиҗәдә, гаилә берләшә, балалар тәрбияләнә.


Ә хәзер – тискәре якларына күз салыйк. Ырым-шырымнарга ышанып, теләкләрне кәгазьгә язып яндыру, хәрам ризыклар ашау, исерткеч эчемлекләр эчү, шулар нәтиҗәсендә тәртип бозу һәм имгәнү. Шушы сәбәпләр аркасында бәйрәмне бетерергәме? «Беткә үч итеп, тунны яндыруга» тиң түгелме соң бу? «Сабантуй – исерек туе» дип кычкырасы урынга милләтебез һәм динебез кануннарына туры китереп сабан туен үткәрә беләбез бит.


Инде хәзер «кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып», матур, балалар үрнәк алырлык итеп, бәйрәм итәсе генә!»


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ