Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел каникулында Казанда мәктәп яны лагерьлары нигә эшләмәячәк?

Яңа ел каникулында Казанда мәктәп яны лагерьлары эшләмәячәк. Билгеле булганча, кышкы каникул 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәрге вакытны колачлый.Бу хакта Казан шәһәре җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин р...

Яңа ел каникулында Казанда мәктәп яны лагерьлары эшләмәячәк. Билгеле булганча, кышкы каникул 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәрге вакытны колачлый.



Бу хакта Казан шәһәре җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин игълан итте. Аның сүзләренчә, ТР Хөкүмәте карары белән мәктәп яны лагерьлары эше вакытын билгеләү хокукы муниципалитетлар карамагына бирелә.


"Яңа ел бәйрәмнәрендә әти-әниләрнең күпчелеге өйдә була һәм андый лагерьларга ихтыяҗ елдан-ел кими, бу шуның белән бәйле",  - диде идарә башлыгы. Мәктәп яны лагерьлары эше язгы каникулга күчерелә.


Шәһәр башлыгы Илсур Метшин, Мәгариф идарәсенең бу карары белән килешеп, бик урынлы дип тапты. Чыннан да ата-аналарга балалары белән бергә булуы, аралашуы өчен уңайлы булачак, Хөкүмәт карары мондый мөмкинлек бирә дип билгеләп үтте.


"Бер карасаң, әти-әни көне буе эштә, бала укуда була, кич кайткач та әни кеше аш бүлмәсенә йөгерә, әти – телевизорга, яшьрәкләр гаджетына текәлә, шул ук вакытта бала да, дәресе беткәч, виртуаль дөньяга “кереп” китә, нәтиҗәдә бер-береңә вакыт калмый, һәркем үз кабыгына бикләнә һәм шуннан чыга алмый. Яңа ел каникулларында гаиләнең бергә булу, кая да булса бару, бергәләп саф һавада сәламәтлеккә файдалы эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелә, физкультура, спорт белән мавыгу өчен Казанда спорт объектлагы гаять күп – килсеннәр генә! Гаилә ялын оештыру, әти-әниләрне балалары белән аралаштыру өчен Россия күләмендә аерым программа кирәкми, моны гаилә үзе хәл итәргә, җаен табарга тиеш. Аннары укытучы да Яңа ел каникулында өендә гаиләсе белән булырга тиеш... Кыскасы, гаилә бергә булып, олылар балалары белән бергә аралашсын, аларны тәрбияләсен өчен бик шәп форсат һәм мөмкинлек бу. Шуларны исәпкә алып, без әлеге фикергә килдек"- , дип,  Илсур Һадиуллин журналистларга аңлатма бирде.


"Татар-информ" МА мәгълүматлары буенча.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ