Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел корпоративын кайда үткәрергә?

Яңа ел алдыннан була торган иң күңелле чараларның берсе – корпоратив кичәседер, мөгаен. Оешмаларда эшләүче һәркем бу кичнекөтеп ала: хатын-кызлар чәчтарашханәгә языла,  нинди күлмәк киясен барлый, тыш...

Яңа ел алдыннан була торган иң күңелле чараларның берсе – корпоратив кичәседер, мөгаен. Оешмаларда эшләүче һәркем бу кичнекөтеп ала: хатын-кызлар чәчтарашханәгә языла,  нинди күлмәк киясен барлый, тыштан сиздермәсәләр дә, ир-атлар да ниндидер бәйрәм күтәренкелеге белән йөри башлый.  Коллективта дустанә мөнәсәбәтне ныгыту, узып баручы елга нәтиҗә ясау, ел буена җыелган борчу-мәшәкатьләрне онытып, ял итү өчен корпоратив менә дигән кичә. Шуңа да бәйрәмне  кайда уздырырга дигән сорау – бу көннәрдә иң актуаль сорауга әйләнә дә куя. Күңелле дә булсын, табын да мул булсын, шул ук вакытта  бәясе дә кесәгә дә сукмасын... “Мәгариф” редакциясе дә корпоративны кая уздырырга дип “кайнаша” башлады. Шул уңайдан, берничә кафе-ресторанга шалтыратып чыктык.KMGv11NO4BU


Бүгеннән Казан рестораннарында Яңа ел шоу-программалары башланып китә. Бәяләр уртача бер кешегә 1500 алып 3500 сумга кадәр җитә. Монда һәр кешегә салат, беренче, икенче аш һәм бәйрәм программасы керә.


«Харчевня трех пескарей» ресторанында бәйрәм программасы 20 нче декабрьдән үк башланып киткән. Бер кешегә якынча 1500-2500 сумга кадәр туры килә.


«Биляр» ресторанында бәйрәм программасы 30 нчы декабрьгә кадәр, кичке биштән төнге унбергә кадәр булачак дип хәбәр итте менеджер. Биредә банкет 20 кешедән алып әзерләнә,  кеше саен 1500 сум+ 500 сум программа өчен  түләргә кирәк булачак.


«Татарский дворик» та бәяләр заказ бирүеңә карап, кеше башына 2000 нән алып 2500 гә кадәр “тирбәлә”. Монда беренче, икенче аш, салат, сок кергән. Әлбәттә, өстәмә заказ бирергә була.


«Бивень» караоке-ресторанында 2500 сум түләп рәхәтләнеп ял итәргә була. Музыка сөючеләр, караоке җырларга яратучылар ике дә уйламыйча бу ресторанга бара ала.


«Мацони» рестораны корпоратив кичәсен бер персонага 3500 сумга бәяли. Биредә шоу-программа кичке җидедә  башланып китә. «Кыш бабай, Кар кызы, төрле уен-конкурслар булачак», -диделәр безгә.


Арзанрак вариантларга тукталсак, «Чәй йорты» кафесын алып була. Биредә 100 кешелек банкет залында утырырга мөмкин,  ял итү программасы каралмаган, димәк ди-джей белән тамаданы да үзеңә табарга туры килә.


Халык әйтмешли, «һәркем юрганына карап аягын суза.» Ничек кенә булмасын, елга бер килә торган бәйрәмне истә калырлык итеп уздырасы иде... Без әле ахырга кадәр кайсы ресторанга барасыбызны хәл итмәдек, белешүләр-шалтыратулар дәвам итә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ