Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа конкурс игълан итәбез!

Даими укучыларыбыз хәтерлидер, элегрәк «Ислам динен беләбезме?» дип аталган бәйге үткәрә идек. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, шушы хикмәтле бәйгене яңарту мөмкинлеге туды. Хикмәтле дибез, чөнки анда...

Даими укучыларыбыз хәтерлидер, элегрәк «Ислам динен беләбезме?» дип аталган бәйге үткәрә идек. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, шушы хикмәтле бәйгене яңарту мөмкинлеге туды. Хикмәтле дибез, чөнки анда җиңелүчеләр юк! Белем туплап, рухи яктан баючылар һәм, җиңеп, бүләк алучылар гына бар. Исеменнән күренгәнчә, биремнәр милләтебезнең кыйбласы һәм тәрбия чыганагы – ислам дине хакында. Иң мөһиме, биредә катнашучылар берни югалтмый, киресенчә, ота гына. Рухи байлыкка омтылучылар өчен менә дигән табыш, мөмкинлек бу! Җәйге ял вакытына туры килүе дә шәп форсат! Файдаланып калыгыз, дуслар!



  • Бәйге Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә үткәрелә.

  • Ай саен йомгак ясалачак.

  • Чикләүләр юк, теләгән һәркем – олысы-кечесе катнаша ала.


Шартлар бик гади: җавапларны һәр айның 25 енә кадәр gaila-mektep@mail.ru электрон адресына яки почта аша 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47 адресына юлларга кирәк. Хатка «Ислам динен беләсезме?» дип тамга салырга онытмагыз!


Биремнәр:



  1. Аллаһы Тәгалә иң беренче нәрсәне халикъ кылды (барлыкка китерде)?

  2. Нәрсә ул фитрый иман?

  3. Кем ул пәйгамбәр? Беренче һәм соңгы пәйгамбәрләрнең исемнәрен әйтегез. Җир йөзенә барлыгы ничә пәйгамбәр килеп киткән?

  4. Татарларның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүенә ничә ел?

  5. Нинди эш «иң хәерле эш» булып санала?


Җиңүчегә бүләк – Коръән китабы


 


P.S. Җаваплар «Гаилә һәм мәктәп» журналына 2018 елның 2 нче яртыеллыгына язылу турында квитанция күчермәсе белән бергә кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ