Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Тинчәленең янар Йолдызы

Буа районының артык зур булмаган Яңа Тинчәле авылыннан бихисап күренекле кешеләр чыккан. Алар арасында тарихчы, язучы һәм педагог Касыйм Бикколов, җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Бикколов, Татарстанның фин...

Буа районының артык зур булмаган Яңа Тинчәле авылыннан бихисап күренекле кешеләр чыккан. Алар арасында тарихчы, язучы һәм педагог Касыйм Бикколов, җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Бикколов, Татарстанның финанс министры, икътисад фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган  икътисадчысы Радик Гайзатуллин; Татарстан Дәүләт Советы депутаты, биология фәннәре докторы, Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре Ринат Гайзатуллин, агрохимик, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Шамил Ариф улы Алиев, Яшел Үзәндәге Серго исемендәге завод (POZIS компаниясе) генераль директоры Радик Хәсәновлар бар. Алар белән янәшә торырдай тагын бер күренекле авылдашлары – янар Йолдызы бар Яңа Тинчәленең.


...Яңа Тинчәле авылы мәдәният йорты, ишекләрен киң ачып, мәркәзебез Казаннан, республикабызның төбәкләреннән килгән күпсанлы кунакларны кунакчыл каршы алды ул көнне. Бик сирәк авылларда гына була торган мондый зиннәтле бина кунакларны таң калдырды. Аның иркен залларының һәрберсе үз максатын үтәүгә юнәлтелгән: менә – бию залы, менә – биллард залы, менә – музей, менә – китапханә... Мәдәният йортының йөзек кашы булып зәвык белән эшләнгән үзәк зал тора. Бүген биредә Яңа Тинчәленең тагын бер күренекле шәхесен – балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованы авылдашлары зурлады. Йолдызның ике «5»ле» белән камалган юбилей кичәсе иде бу!


Йолдыз Шәрәпованың кем икәнен республикабызда белмәгән кеше юктыр: аның балаларга багышланган иҗаты 2004 елда Абдулла Алиш премиясе белән бәяләнде, ә 2012 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде.


Әлеге кичәгә Йолдыз Шәрәпованың каләмдәшләре, хезмәттәшләре һәм телевидение хезмәткәрләре килде.


...Менә залны ак яулыклы апалар, ачык йөзле абзыйлар, терекөмештәй бөтерчек балалар тутырды. Тантаналы кичәне күпкырлы талант иясе булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бүген исә җырчы һәм конферансье ролен үтәүче ФәннурХәсәнов һәм авыл китапханәсе мөдире Гөлгенә Әбҗәлилова алып барды.


Йолдыз Шәрәпованың сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, аның шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә күңелгә ятышлы итеп сөйләде.


 Йолдызның шигырьләре җиңел юмор белән сугарылган һәм шул ук вакытта гади дә, балалар өчен аңлаешлы да, үзенчәлекле дә һәм тәрбияви сыйфатка ия булып торалар. Шагыйрәнең чикерткә турында шигыре аеруча популяр икән, ул сәхнәдән кабат-кабат яңгырады.


Йолдыз Шәрәпованың каләмдәшләре Фарсель Зыятдинов, Марат Кәбиров, Нәҗибә Сафиналар аны җылы сүзләр белән тәбрикләделәр, үзләренең шигырьләрен укыдылар. Фәннүр Хәсәнов җырлары белән барысын да таң калдырды.


Йолдыз Шәрәпованың беренче укытучысы Зәүҗия апа Төхфәтуллова,   аның кече яшьтән үк тырыш, сәләтле булуын искә алып, үз хатирәләрен халыкка җиткерде, башка укытучыларның да җылы истәлеклләрен тыңладык. Ә юбиляр исә үзенең иҗади язмышына мөгаллимнәренең йогынтысы зур булуын әйтте.


Монысы гаҗәп тә түгелдер. Ул кадәр үк зур булмаган бер авылдан бихисап күренекле шәхесләр булуы аптырашта калдырырга тиеш түгел. Бу феноменны авылның халкы тырыш һәм зирәк булуы һәм, әлбәттә, авылда фидакарь укытучы-педагоглар булуы белән аңлатырга була. Яңа Тинчәле халкына шигырь рухы кунган, язгы табигать сулышы да шигырьләргә ритм өстәп тора, ә кошлар язгы авазларын җырга сала!


Казаннан кайткан кунаклар яңатинчәлеләр белән әңгәмә корды. Нәҗибә Сафина янә ялкынлы шигырьләре белән күңелләрне тибрәтте Фикерләр арасыннан төрледән-төрлесе булды. Шул фикерләр арасыннан Яңа Тинчәледә ел саен Йолдыз Шәрпованың туган көнендә – 10 апрельдә  «Шигърият бәйрәме» үткәрү тәкъдиме аеруча игътибарга лаектыр.


Кичәнең рәсми өлеше сөекле  Тукаебыз сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды. «Безнең туган ягыбыз иң матуры икән, безнең якташларыбыз иң сәләтлесе икән, безнең телебез иң моңлысы икән!» – дигән уйлар белән таралышты авыл халкы.


Ринат НУРУЛЛИН,


шагыйрь, Ш.Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, техник фәннәр кандидаты


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ