Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елыннан - яңа мәктәпкә

Бүген Казанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында күп профильле полилингваль гимназия ачылды. Совет районы Җиңү проспектында урнашкан 180 нче гимназия 1224 кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы – 2...

Бүген Казанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында күп профильле полилингваль гимназия ачылды. Совет районы Җиңү проспектында урнашкан 180 нче гимназия 1224 кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы – 25801,70 квадрат метр. Ул федераль һәм республика бюджетлары хисабына төзелгән. 


IMG-20170901-WA0010


"Сезне бүгенге зур тантана белән котлыйм! Шушы матур бинада белем алырга насыйп булсын. Бүген Чаллы шәһәрендә дә  шундый ук мәктәп ачылды. Көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләү өчен шартлар тудыру - безнең бурычыбыз. Корбан бәйрәме һәм Белем көне белән сезне!" - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов һәм гимназия директоры Илдар Сәяховка, кирәк-яраклар алу өчен, сертификат бүләк итте.


IMG-20170901-WA0031(1)


Укучыларның  һәм әти-әниләрнең шатлыгын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова да уртаклашты. Федераль кунак шулай ук Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева исеменнән сәламләү хатын да укыды: "Белем киңлекләрен гизеп, бөек галимнәр, инженерлар, гуманитарийларның яңа буыны үсеп җитәчәгенә ышанам. Мәгариф һәм фән министрлыгы системасы моңа ирешү өчен барысын да эшләячәк", – диелә Ольга Васильева сәламләвендә.


IMG-20170901-WA0017


"Ак таш" төзелеш компаниясе генераль директоры Газинур Әхмәтов гимназия директоры Илдар Сәяховка символик ачкыч тапшырды. Директор, үз чиратында, балалар исеменнән Рөстәм Миңнехановка, Илсур Метшинга, мәктәпне төзегән "Акташ" фирмасы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ