Логотип Магариф уку
Цитата:

Янгында биш бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

Новосибирск өлкәсендә Искитимск районының Степная бистәсендә шәхси йортта чыккан янгында биш бала һәлак булган. Аларның икесе биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай...

Новосибирск өлкәсендә Искитимск районының Степная бистәсендә шәхси йортта чыккан янгында биш бала һәлак булган. Аларның икесе биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай булган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".


Россия тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе “Российская газета”га хәбәр итүенчә, йорт иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә янган. Йортта 32 яшьлек хуҗа, биш баласы һәм өч кунак булган. Кунакларның берсе уянганда өй төтен һәм ут эчендә булган. Хуҗа тәрәзәне ачып, ярдәмгә чакырган.


Өлкәннәр чыга алган, балалар янгында калган. Ярдәмгә килүчеләр өйгә керә алмаган. Җинаять эше саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча ачылган. Янгын сәбәпләре ачыклана, янгын-техник экспертизасы билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ