Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь кулибинчылар бүләк алды (ФОТО)

«Мәгариф» журналы 2009 елдан бирле Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә, техник иҗатка  омтылышы булган мәктәп балалары арасында «Яшь кулибинчылар» бәйгесе оештырып...

«Мәгариф» журналы 2009 елдан бирле Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә, техник иҗатка  омтылышы булган мәктәп балалары арасында «Яшь кулибинчылар» бәйгесе оештырып килә. Әлеге бәйге укучылар арасында елдан-ел популяррак була бара.


OLYMPUS DIGITAL CAMERA


Күптән түгел мәртәбәле жюри бәйгенең быелгысына нәтиҗә ясады. Конкурста Арча, Мамадыш, Кукмара районнарының яшь уйлап табучылары аеруча зур активлык күрсәтте. Бәйгегә йомгак ясау тантаналарын укучылары беренчелекне алган мәктәп базасында үткәрү күркәм гадәткә керде. Шуңа да аның быелгысы Арча районы Яңа Кенәр лицеенда үтте. Чөнки «Яшь кулибинчылар-2014» бәйгесендә әлеге уку йортының XI сыйныф укучылары Илшат Хәбибуллин белән Рафил Аксаков беренчелекне яулады.


OLYMPUS DIGITAL CAMERAOLYMPUS DIGITAL CAMERA


Бәйге җиңүчеләре арасында Мамадыш районының Үсәли, Урта Кирмән, Арча районының Шушмабаш, Түбән Мәтәскә, Яңа Кырлай мәктәпләре укучылары да бар иде. Йомгаклау тантанасында алар да катнашты. Яңа Кенәр укучыларының һәм укытучыларының, техник иҗат белән беррәттән, җырга, сәхнә осталыгына сәләтен күреп, сокланып утырды алар.


Йомгаклау тантанасында Казаннан килгән кунаклар – Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте рәисе, техник фәннәр кандидаты Ленар Гайсин, КДЭУ доценты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, жюри рәисе, шагыйрь Ринат Нуруллин, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов яшь кулибинчыларга изге теләкләрен җиткерделәр.


OLYMPUS DIGITAL CAMERA


Соңыннан җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр – кул сәгатьләре, Дипломнар, сертификатлар тапшырылды. Конкурста катнашучыларның фәнни җитәкчеләре дә Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә Яңа Кенәр лицееның физика укытучысы Таһир Фидай улы Сәмигуллин «Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенә – 55 ел» дигән истәлек билгесенә лаек булды. Ул моңа бик тә лаек! Нәкъ менә ике ел рәттән инде аның укучылары яшь кулибинчылар бәйгесендә беренчелекне яулады.


Таһир Сабирҗанов. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ