Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр дәүләт хисабына укырга телиләр

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин югары уку йортларына кабул ителүчеләрнең белем сыйфаты югары булуын таләп итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов республиканы гыйлемле, әхлаклы белгеч...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин югары уку йортларына кабул ителүчеләрнең белем сыйфаты югары булуын таләп итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов республиканы гыйлемле, әхлаклы белгечләр – сыйфатлы кеше капиталы белән тәэмин итүне максат итеп куя. Шушы максатка ирешү өчен,  башкалабызда – IT-лицей (КФУ), инженерлык лицее (КНИТУ-КАИ), халыкара мәктәп, Чаллыда "Кванториум" технопаркы, Яшел Үзәндә химик лицей, Иннополиста Халыкара мәктәп һәм башка инновацион мәктәпләр ачылды. Республика олимпиада үзәгендә ел әйләнәсенә эшли торган "Дуслык" лагере ачылды. Әле күптән түгел генә Казанда информатика буенча Халыкара олимпиада булып узды. Мәктәп укучысы, җитәкчеләр куйган максатны кабул итеп, гыйлемле булу өчен тудырылган шартлардан теләп файдаланса, аның урта белем турындагы аттестатын бары тик яхшы билгеләр генә бизәргә, ә БДИда ул фәкать югары балл гына җыярга тиеш кебек. Чынында хәлләр ничек тора?


 


Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин югары уку йортларына кабул ителүчеләрнең белем сыйфаты югары булуын таләп итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов республиканы гыйлемле, әхлаклы белгечләр – сыйфатлы кеше капиталы белән тәэмин итү турында хыяллана. Шушы максатка ирешү өчен, башкалабызда IT-лицей (КФУ), инженерлык лицее (КНИТУ-КАИ), Халыкара мәктәп, Чаллыда «Кванториум» технопаркы, Яшел Үзәндә химик лицей, Иннополиста Халыкара мәктәп һәм башка инновацион мәктәпләр ачылды. Республика олимпиада үзәгендә ел әйләнәсенә эшли торган «Дуслык» лагере ачылды. Әле күптән түгел генә Казанда информатика буенча Халыкара олимпиада булып узды. Мәктәп укучысы, җитәкчеләр куйган максатны кабул итеп, гыйлемле булу өчен тудырылган шартлардан теләп файдаланса, аның урта белем турындагы аттестатын бары тик яхшы билгеләр белән генә бизәп торырга, ә БДИда ул фәкать югары балл гына җыярга тиеш кебек. Чынында хәлләр ничек тора?


БДИ ТАПШЫРУЧЫЛАРНЫҢ КҮМӘК ПОРТРЕТЫ


Быел Россия Федерациясендә 650 меңгә якын егет һәм кыз мәктәптән урта белем турында таныклык алып чыкты. Безнең республикада андыйларның саны 16 меңнән артык булды. Аларның, илдәге 700дән артык вузга, шул исәптән Татарстандагы 29 уку йортына (www.tatarstan.ru/about/high/vuz) кереп, югары белем алу мөмкинлеге бар иде. Әгәр университет һәм институтларга ярты миллион бюджет урыны бирелгәнен истә тотсак, бу – урта мәктәп тәмамлаучыларның 60 процентына үзләре күз төбәгән белгечлекләр буенча дәүләт хисабына югары белемгә ия булу форсаты тудырылган дигән сүз.


Моның өчен төп шарт булып бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) уңышлы тапшыру тора. Татарстан укытучыларның август киңәшмәсендә игълан ителгән мәгълүматларга нигезләнеп фикер йөртсәк, узган уку елында Татарстан укучысының белем сыйфаты, аннан алдагы еллар белән чагыштырганда, югарырак булган. Бу, беренче чиратта, рус теле, информатика, математика кебек, укучылар гына түгел, ата-аналар да аеруча игътибар биргән предметларга карый. Әлеге предметлар буенча республика күрсәткечләре Россиянең уртача күрсәткечләреннән югарырак булып чыккан. Мисалга, Татарстан укучысының уртача баллы рус теленнән– 73, информатикадан – 64, математикадан 53кә җиткәндә, Россиядәге уртача күрсәткеч 68, 54 һәм 46,3 балл белән чикләнә.


 Август киңәшмәсендә Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергәнчә, яшь буынны, барыннан бигрәк, информатика юнәлеше кызыксындырган. Ул предметтан 1140 укучы БДИ тапшырырга теләк белдергән. Балаларның аның белән кызыксынуы зур һәм җитди икәнлеген балларның былтыргыдан югарырак булуы да раслый. Француз телен, географияне үз итүчеләрнең дә нәтиҗәләре ярыйсы. Шул ук вакытта химия, нефть химиясе һәм инновацион технологияләр республикасы саналган Татарстан мәктәпләрендә, кызганычка, физика һәм химиядән БДИ нәтиҗәләренең көткәннән түбәнрәк булуын искәртеп үтмичә ярамас. Быелгы имтиханнарда «ике»ле алучыларның элекке еллардагыдан кимрәк булуы (2014 –


138, 2012 – 233) күзәтелсә дә, андыйлар һаман бар әле. Рус теле, математикадан 31 укучы БДИ барышында унбер ел алган белемнәренең канәгатьләнмәслек булуын күрсәткән һәм аттестатсыз калган.


Быелгы БДИ йомгакларының сөендерә торган бер үзенчәлеге бар: бу –  имтиханнарда 100 балл җыючыларның саны арта баруында чагыла. Аларның гомуми саны алдагы еллардагыдан сизелерлек арткан. Россия буенча андый отличникларның саны тулаем 5 меңнән артып китсә, Татарстанда 135 бала үзенең «үтә акыллы» булуын раслаган. Шуларның 88е – сынауны рус теленнән бирүчеләр. Югары балларда үсеш шулай ук математика, информатика, биология, география предметларын сыналу өчен сайлап алган укучыларга да кагыла. Тик тарих, җәмгыять белеме, чит телләр буенча «йөз баллылар» икенче ел инде бөтенләй күзәтелми. Ә менә төрле мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфларындагы дүрт укучының икешәр предметтан 100әр баллга ия булуы яшь буында, белем алуга ихласлык, ихтыяр көче салганда, акыл-хәтер мөмкинлекләренең чиксез булуын раслый.


«АКЫЛЛЫ»ЛАР КАЙСЫ ВУЗЛАРНЫ САЙЛЫЙ?


Татарстандагы 29 вузның 16сы дәүләтнеке булып, 13е – хосусый югары уку йорты. Шуларда барлыгы 61 меңнән артык егет һәм кыз дәүләт исәбеннән югары белгечлек алырга әзерләнә. Быелгы уку елына университет һәм институтларга янә 16 мең бюджет урыны бүлеп бирелде. Кайбер хосусый уку йортларына да яшьләрне, бигрәк тә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне, дәүләт хисабына укыту мөмкинлеге каралды. Алар арасында ТИСБИ һәм ИЭУП бар.


 Соңгы биш елда вузларда бюджет хиса- бына укыту һәм түләп белем алучыларның динамикасына күз салсак, кызыклы гына күренеш ачыла. Беренчедән, студентларның гомуми саны кимегәннән-кими бара. 2008–2009 уку елында Татарстан вузларында 224 меңгә якын кеше белем алса, узган ел гыйлем эстәүчеләрнең саны 170 меңгә дә җитмәгән. Бу – урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфларын тәмамлаучыларның саны азаю белән дә, хосусый вузларның кайберләрен ябу белән дә, акчага диплом «сатып алу»ның мәгънәсезлегенә төшенү белән дә аңлатыла. Шуңа күрә түләүле укуга керүчеләрнең исәбе нык түбәнәйгән, дәүләт вузларында укучылар саны исә, азайса да, биш елдагы аерма ул кадәр зур түгел. Ул 2008–2009 елындагы 77 меңнән 2014–2015 уку елына 65 мең тирәсенә калган. Монысын соңгы елларда югары белемнең сыйфатын күтәрү максатыннан күрелгән күптөрле чараларның бер нәтиҗәсе дип санарга була.


Быел вузларга кабул итүнең иң югары баллы, БДИ нәтиҗәләрен, ә аттестат билгеләрен, олимпиадада катнашу, волонтерлык активлыгы, төрле бәйгеләр, мәрхәмәтлелек акцияләрендә катнашу өчен бирелгән бонусларны да кушып, 320 балл дип билгеләнгән иде. Матбугатта сирәк кенә күренгән мәгълүматларга ышанганда, хәтта иң югары рейтинглы Мәскәү дәүләт университетында да андый очракның теркәлүе күзәтелми. Электрон матбугат чаралары Мәскәүнең яшьләр ыргыла торган Югары икътисад мәктәбендә абитуриентлар туплый алган балларның иң югарысы 285 булды, дип хәбәр итте. Илнең абруйлы югары уку йортларында уртача балл 280 тирәсе булып, бер урынга 70ләп кеше дәгъва иткән. Күпчелек вузларның ректорлары льготалы студентларның күп булуыннан зарлана. Шуңа күрә аларга бирелгән бюджет урыннары студентлар кабул итүнең беренче дулкынында ук тула да, баллары кимрәк, әмма белемнәре югарырак булган икенче дулкынга өмет өчен бернинди мөмкинлек калмый. Мондый хәлдән котылу өчен, Россиянең ике вузы үз имтиханнарын үткәрү хокукын алган, һәм ул көтелмәгән нәтиҗә биргән. Нәкъ менә шундый киртә аркасында Мәскәү дәүләт университетының физика һәм математика белгечлекләренә бәйле факультетларда бер урынга нибары 4–5 абитуриент кына дәгъва кылган. Моннан чыгып, хәзерге яшьләрнең тирән белем таләп итә торган классик сынауларга омтылмавын һәм БДИ нәтиҗәләренә өстенлек бирә торган уку йортларына ашкынуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин.


Әлегә үз имтиханнарын оештыручы вузлары булмаган Татарстанда студентлар кабул итүнең төп шартын БДИ нәтиҗәләре тәшкил иткән. Быел көндезге укуга 3639 студент кабул иткән Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров «Россия 24» каналындагы чыгышында моңа аерым басым ясады. Аның хәбәр итүенчә, КФУга керү өчен, БДИның уртача баллы Казанда 78дән артыграк булса, университетның Алабуга институтында ул – 69 тирәсе, ә Чаллыда 67,7 белән чикләнгән. Университет җитәкчесе егет һәм кызларның физика, математика кебек төгәл һәм табигый-фәнни юнәлеш- ләргә югары әзерлек белән килүен дә билгеләп үтте. Шуның нәтиҗәсендә Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләре институты (ИВМТ и ИТ) һәм Физика институты студентлар кабул итү нәтиҗәләрен шактый яхшырта алган. Ләкин, шуңа да карамастан, яшьләр өчен әле һаман иң кызыктырганы булып гуманитар юнәлешле белгечлекләр кала. Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының лингвистика факультетына уртача 91 балл җыйганнар гына үтә алган. «Педагогик юнәлеш – ана теле», «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлекләренә керү өчен дә балларның 85–78 тирәсендә торуы соралган. Россия вузлары рейтингында ундүртенче урын биләгән Казан университетына быел бер урынга узган елгы 13,5 урынына 15,5 кеше дәгъвалаган икән, ул мәгълүмат абитурентлар арасында ярышның елдан-ел кыза баруын тагын бер тапкыр раслый. Димәк, югары белемгә омтылыш кимеми генә түгел, үсә һәм яшьләр аны дәүләт вузларында, дәүләт хисабына алырга тели.


 

15-bit


 Камил ХӘЙРУЛЛИН

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ