Логотип Магариф уку
Цитата:

Юбилеегыз котлы булсын, Тәэминә апа!

Гыйбрәтле дә, катлаулы да татар тарихын барлап, архив материалларын җентекләп өйрәнүче, аны киң халыкка җиткерү максатыннан берсеннән-берсе үтемлерәк язмалары белән иң башлап «Мәгариф» журналы укучыла...

Гыйбрәтле дә, катлаулы да татар тарихын барлап, архив материалларын җентекләп өйрәнүче, аны киң халыкка җиткерү максатыннан берсеннән-берсе үтемлерәк язмалары белән иң башлап «Мәгариф» журналы укучылары белән уртаклашучы, татар милли мәгарифе проблемаларын, татар хатын-кызлары язмышын биш бармагыдай белүче, шәҗәрәләр өйрәнү мәсьәләсендә фидакарь зат, олы җанлы тарихчы галимә... Күпләр инде сүзебез кем турында барганын, шәт, чамалагандыр.


Тәэминә апа


Әлбәттә, могтәбәр, олы җанлы, туры сүзле галимәбез – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, һәркайсы өстәл китабы саналырдай «Минем шәҗәрәм», «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында», «Ил язмышын салып иңнәренә», «Сорбоннага хәтле илткән белем юллары» (рус телендә) дигән уникаль китаплар авторы, чын мәгънәсендә милләт анасы, «Мәгариф» журналының иң актив авторы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова ул!


Тәэминә ханым бүген, 12 октябрьдә, үзенең түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Олуг юбилее белән тәбрикләп, аңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, күңел көрлеге, сүрелмәс иҗат дәрте теләп калабыз. Гомер көзләрегездә дә күңелегездә яшьлек ялкыны сүрелмәсен! Юбилеегыз котлы булсын! «Мәгариф» журналы коллективының бу котлауларына республикабыз мөгаллимнәренең дә эчкерсез тәбрик сүзләре килеп кушылсын.


Ихтирам белән, "Мәгариф" журналы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ