Логотип Магариф уку
Цитата:

Юридик ярдәмне бушлай алып буламы?

Әлбәттә, була! Моның өчен ТР Иҗтимагый Палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дөресрәге, Иҗтимагый Палата карамагындагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренә. Үзәкләренә, чөнки аларның һәр кайсы билгеле...

Әлбәттә, була! Моның өчен ТР Иҗтимагый Палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дөресрәге, Иҗтимагый Палата карамагындагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренә. Үзәкләренә, чөнки аларның һәр кайсы билгеле бер өлкәгә яки тармакка карый: торак-коммуналь хуҗалыклары белән бәйле мәсьәләләр, кулланучыларның хокукларын яклау, эмигрантлар, “дольщиклар” мәсьәләләре буенча һ.б. Әлеге үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләргә юридик ярдәм бушлай күрсәтелә.   


Чаллы шәһәрендә дә шушындый төр үзәк ачарга җыеналар. “Ә республикабыз районнарының һәркайсында иҗтимагый советлар бар. Халык шул советлар аша да мөрәҗәгать итә ала”, - диде ТР Иҗтимагый Палата рәисе А.А. Фомин Татаринформ агентлыгының матбугат конференциясендә.


Тулырак мәгълүматны ТР Иҗтимагый Палатасының рәсми сайтында табып, шулай ук онлайн мөрәҗәгать итеп тә була.


Гражданнарыбызга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы Федераль законнар бар. Әлеге үзәкләр шуларга нигезләнеп ачылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ