Логотип Магариф уку
Цитата:

Замана баласына – заманча дәреслек

“Мәгариф” журналы “татар әдәбиятыннан яңа уку әсбаплары” темасына “түгәрәк өстәл” уздырды.Федераль дәүләт белем бирү стандартлары – гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш...

“Мәгариф” журналы “татар әдәбиятыннан яңа уку әсбаплары” темасына “түгәрәк өстәл” уздырды.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешле таләпләр җыелмасын: укыту программаларының төзелешенә, программаларны үзләштерү нәтиҗәләренә, уку-укыту шартларына таләпләрне билгели. Моңа бәйле рәвештә, белем бирү эчтәлеген дә әлеге таләпләргә һәм белем бирүдә катнашучыларның рухи ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртү, яңарту зарурлыгы килеп туа. Кыскасы, замана баласы заманча дәреслекләрдән, уку әсбапларыннан белем алырга тиеш.


“Мәгариф” журналында, башка мөһим проблемалар белән беррәттән, татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре дә даими яктыртыла. 20142015 нче уку елында “Әдәбият” предметын яңа уку әсбаплары буенча укыту мөмкинлекләрен һәм белем бирүдә катнашучылар алдында торган мөһим бурычларны ачыклау максатыннан, “Мәгариф” журналы “Түгәрәк өстәл” утырышы уздырды.


 “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар:


1. Фәйзрахманова Кадрия Фатыйх кызы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлекчәсенең төп киңәшчесе.


2. Ганиева Флёра Әкрам кызы, татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан уку әсбаплары авторы, филология фәннәре кандидаты.


3. Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы, татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан уку әсбабының фәнни мөхәррире, филология фәннәре кандидаты.


4. Мотыйгуллина Әлфия Рухулла кызы, рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан уку әсбаплары авторы, филология фәннәре кандидаты.


5. Ханнанов Рамил Гомәр улы, рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан уку әсбаплары авторы, филология фәннәре кандидаты.


6. Хәсәнова Фәридә Фирдәвес кызы, рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан уку әсбаплары авторы, филология фәннәре кандидаты.


7. Шәкүрова Фәридә Илдус кызы, Казандагы 52 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


8. Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы, Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


9. Фатыйхова Лилия Әмир кызы, Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


3zj12tiRzsI


– Кадрия Фатыйховна! 2014–2015 нче уку елында төп гомуми белем бирү баскычында мәктәпләрдә яңа стандартларга күчү һәм моңа бәйле рәвештә V – VII сыйныфларда “Татар теле” һәм “Әдәбият” предметларын укыту нинди норматив документларга нигезләнеп оештырыла?


Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары мәгариф системасына баскычлап кертелә. Башлангыч гомуми белем бирү баскычында стандартлар 20112012 нче уку елыннан гамәлгә керде. Төп гомуми белем бирү баскычында стандартларга күчү – 20152016 нчы уку елыннан, гомуми урта белем бирү баскычында 20202021 нче уку елыннан тормышка ашырылачак.


Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә «Татар теле», «Әдәбият» («Әдәби уку») предметларын укыту башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку-укыту планнары (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 4154/12 нче (09. 07. 2012) һәм 4165/12 нче (10.07.2012) боерыклары) һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 9777/12 нче (13.08.2012), 9127/13 нче (09.07.2013) хатлары нигезендә гамәлгә ашырыла.


20142015 нче уку елына, үрнәк программаларга нигезләнеп, V – VII сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан уку әсбаплары әзерләнде, һәм, мәктәп яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчкән очракта, бу әсбаплардагы материалларны дәрестә файдаланырга мөмкин. Мәктәп яңа белем бирү стандартларына күчмәгән очракта, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту 2011 елгы үрнәк программаларга һәм гамәлдәге дәреслекләргә нигезләнеп оештырыла.


– Федераль стандартларның яңалыгы – шартлы төшенчә, дигән галимнәребез, мөгаллимнәребез бар.


Флёра Ганиева. Әдәбият предметын укытуга кагылышлы беренче яңалык, минемчә, – дәреслекләр һәм уку әсбаплары төзү тарихында тәүге мәртәбә авторлар коллективына бердәм үрнәк программа тәкъдим ителү. Әлеге программада әдәбият тарихы, “Әдәбият” предметыннан программа эчтәлеге һәм кушымта өлешендә өйрәнелергә тиешле әсәрләр минимумы классларга бүлеп күрсәтелде. Димәк, әдәбиятны укыту максаты ачыкланды, өстәмә бурычлар куелды.


Икенче принципиаль яңалык моңа кадәр әдәби әсәрләр дәреслек авторлары тарафыннан анализланып, укучыга әзер килеш тәкъдим ителсә, яңа әсбапларда анализ һәм нәтиҗәләр ясау эше тулысынча укучыга тапшырыла. Димәк, белем бирү – укучыны белем ала белергә өйрәтүгә нигезләнә. Әлбәттә, укучының бу эшчәнлеге белән укытучы җитәкчелек итә: өстәмә сораулар аша юнәлеш бирә, нәтиҗәләрне тулыландыра, укучыны киңрәк мәйданга алып чыга.


Фәридә Хәсәнова. Шулай да яңа шартларда укытучыны консультант вазифасында тәкъдим итү аның эшен киметү буларак кабул ителмәскә тиеш. Тексттан соң булган биремнәрне укытучы берәм-берәм дә, сыйныфтагы укучыларның һәрберсенә, белем дәрәҗәсенә карап, үзенчә чамалап бүлеп бирә ала. Биремнәр янәшәсендәге шартлы билгеләр укытучыга һәм укучыларга ярдәм йөзеннән эшләнә. Әмма җавапларны тыңлаганда, бирелгән тәртипне саклау мөһим, чөнки сораулар җиңелдән катлаулыга таба бара. Араларында дөрес җавапка ишарә итү; иҗади эш, фәнни-тикшеренү эше башкару; аннотация, рецензия язу; презентация, импровизация иҗат итү; экскурсия оештыру, дискуссия уздыру төрендәгеләре дә бар. Шулай булгач, укытучы дәрестә пассив идарә итүче генә булып кала алмый. Яңа шартларда педагогтан киң эрудиция һәм хәбәрдарлык, өлгерлек сорала.


Флёра Ганиева. Килешәм, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр, уку әсбаплары язганда да, максатка ирешү өчен, һәр әсәргә бәйле сораулар һәм биремнәр системасын җентекле уйларга кирәк. Иң әһәмиятлесе – әсәр эчтәлеген сөйләтү белән чикләнмичә (сөйләм күнекмәләре булдыру өчен анысы да кирәк), бергәләп фикер алышырга, анализ ясарга, индивидуаль уйланырга, эзләнергә өйрәтү төрендәге максатлар куелырга; иҗади биремнәр эшләү, аудитория алдында чыгышлар ясау тәкъдим ителергә; тулы анализ ясау, жанр сыйфатларын, автор позициясен ачыклау, сөйләм культурасын үстерү юнәлешендә сораулар куелырга, биремнәр күрсәтелергә тиеш.


Укучыларның бу дәрәҗәдәге мөстәкыйльлеге яңалык булганга күрә, укытучыларыбызның киңәшләре уку әсбапларын камилләштерүдә әһәмиятле роль уйнаячагын алдан ук искәртәсе килә.


Миләүшә Хафизова. Әйе, стандартлар укучыларны иҗади фикер йөртүче шәхесләр буларак тәрбияләү бурычын куя, һәм яңа “Әдәбият”тан уку әсбаплары шул юнәлештә язылган да. Биремнәр, сораулар белән танышкач, шундый нәтиҗәгә киләсең. Әмма бер үк юнәлештә, әйтик, татар мәктәпләрендә, бер белем бирү баскычы эчендә дәвамчанлык сакланырмы? Әйтик, V, VI сыйныф уку әсбапларының VII сыйныф әсбапларыннан аермалы булуы сизелә. Авторлар төрле булса да, концепция уртак бит. Мәсәлән, V, VI сыйныфларда аерым практик дәресләр бар. Күптән кирәк иде алар. Минемчә, әлегә кадәр әдәбият теориясе кечкенә таныштыру мәкаләсе форматында бирелү белән чикләнә иде. Ә хәзер инде теорияне практикада кулланып, анализ ясап карыйсың. Башта анализ үрнәкләре күрсәтелә, аннан соң укучыларга мөстәкыйль эшләр тәкъдим ителә. Моңа кадәр дә олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнгәндә, әдәбият теориясен аерым өйрәнмичә һич мөмкин түгел иде. Кызганыч, VII сыйныфта ни сәбәпледер, мондый дәресләр дәвам иттерелми. Дөрес, әдәбият теориясе буенча аерым биремнәр бар. Димәк, дәвамчанлык, эзлеклелек саклансын өчен, практик дәресләрне укытучыга үз эш планы буенча дәвам иттерергә кирәк булачак. Гомумән, нинди генә программа белән эшләвенә карамастан, укытучының иҗадилыгы үз көчендә калырга тиеш, дип саныйм.


Фәнзилә Җәүһәрова. Әлбәттә, Миләүшә ханымның фикеренә кушылам. Укытучының иҗадилыгы, һичшиксез, беренче урында булырга тиеш. Шул ук вакытта, мәктәп әдәбияты курсы кысасында әдәбият теориясенә мөрәҗәгать итүнең үз чамасы һәм максаты бар. Төп максат – укучының әдәби эрудициясен, әсәр эчтәлеге катламнарын тирәнрәк күрә белү сәлатен арттыру  һәм әдәбиятның, башка мәктәп предметларыннан аермалы буларак, сәнгати категорияләргә буйсындырылган предмет булын аңлау, ягъни сәнгати алымнарны танырга өйрәтү, кайбер балаларда аларны куллану күнекмәләрен булдыру. Бу, билгеле, беренче чиратта, укытучының теоретик әзерлекле булуын сорый, дәреслекнең дә укучыга шул юнәлештә эшли алу мөмкинлекләрен тудыра алырлык булуын таләп итә.


Кемнәрдер әсәр анализы үрнәкләрен дәреслеккә урнаштыруны телиләр, ләкин бу шулай ук үзен акламый, чөнки сәнгать әсәрен һәр кеше бер үк төрле кабул итә алмый һәм итәргә дә тиеш түгел. Теоретик әзерлеге булган укучылар белән эшләгәндә, сыйныфта теге яисә бу укучының әсәр эчтәлегенә кагылышлы төрле яссылыктагы, хәтта капма-каршы фикерләре дә булуы табигый. Бу очракта тагын бер аңлатма да биреп китәргә кирәктер. Эчтәлек дигәндә, сюжет корылышын түгел, ә әсәрнең заман чынбарлыгына мөнәсәбәтле фикри куасен аңларга кирәк. Мәктәптә әдәбият укыту максатларының берсе – тормышка әзерлекле, үз фикерен дәлилли белә торган шәхес әзерләү. Ә фикерне дәлилләү аргументларын бары тик теория аркылы гына табып була.


pZiIl0-AH4s


– Фәридә Фирдәвесевна! Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә тел өйрәтү, белүебезчә, шактый четерекле мәсьәлә. Уку әсбаплары язганда, сезнеңчә, нинди үзенчәлекләрне аеруча игътибар үзәгендә тотарга кирәк?


– Әлеге төркемнәрдә белем алучы укучылар өчен татар теле туган тел булып саналса да, алар өчен “туган тел” төшенчәсе өч төрле дәрәҗәдә яшәп килә. Бу дәрәҗәләрне шартлы рәвештә болайрак тасвирларга мөмкин. Беренчеләре үз каланчасыннан фикер йөртеп, балам рус телен уңышлы үзләштерсен, киләчәктә югары дәрәҗәгә ирешсен, дип, аны рус мәктәбенә алып килгән ата-аналарның балалары. Алар, дөрестән дә, “туган телле”, әмма сан буенча төркемдәге балаларның күп дигәндә 2530% ын гына тәшкил итә.


Укучылар арасында гаиләләрендә милли рух сакланмаган очракта, предметка тискәре карашта булганнары да очрый. Мондый балаларны “туры юлга” күндерү укытучы җаваплылыгында була.  Әлеге балалар гадәттә татар телен ана теле буларак кабул итми, мәҗбүри генә өйрәнә, әдәбиятны гына түгел, телне дә кирәксенми.


Өченчеләре татар фамилиясен йөртеп тә, үзен татар дип санамаган балалар. Алар өйдә русча сөйләшә, катнаш гаилә балалары да бу төркемгә керә. Аларның тел белән кызыксыну, телне белү дәрәҗәсе рус төркемендә шөгыльләнүчеләрдән әллә ни аерылмый.


– Уку әсбаплары авторы буларак, бу дәрәҗәләрне “тигезләү” өчен, нинди укыту алымнары тәкъдим итәр идегез?


Элек дәреслек материалы үзләштерү сәләте уртача булган укучыларга юнәлтелә иде. Әмма бүген милли-рухи үсеш дәрәҗәсе, гомумән, интеллектуаль мөмкинлеге зур булган баланы урталык канәгатьләндерми. Телне кызыксынып өйрәнүче балалар өчен яңа әсбапларда шартлы билге белән “Авыр бирем”, югарырак сыйныфларда “Эрудит” тамгасы астында махсус күнегүләр тәкъдим ителде. Аларны предмет буенча олимпиада биремнәре сыйфатында да кулланырга була. Төркемнең без тасвирлаган үзенчәлекләрен истә тотып, дәреснең мөстәкыйль һәм өйгә эш этапларындагы биремнәр өч вариантта тәкъдим ителде.


– Инде агымдагы уку елында ук кайбер мәктәпләрдә рус телле балаларга да татар әдәбияты аерым предмет буларак укытыла башлады. Рус телен өйрәнүче балалар өчен уку әсбапларының структурасын тасвирлап китмәссезме? 


Әлфия Мотыйгуллина. Уку әсбабының төзелеше бик гади: анда татар халык авыз иҗаты җәүһәрләре белән танышу, татар әдипләренең әсәрләре яки әсәрдән өзекне өйрәнү күздә тотыла, культурологик аспекттагы мәгълүматлар бирелә, әдәби-теоретик төшенчәләргә игътибар ителә.


– Моннан чыгып, рус төркемнәрендә “Әдәбият” предметыннан белем бирүнең максаты һәм бурычлары ничек билгеләнә?


Рус телле балаларга әдәбият укыту барышында үз фикерен әйтергә өйрәтү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү алгы планга чыга.  V VII сыйныфларда сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү барышында аның кайбер күнекмәләре булдырыла. Кагыйдә буларак, татар теле ана теле булмаган балалар белән эшләүнең нигезен тәшкил иткән коммуникативлык һәрвакыт үзәккә куелырга тиеш.


Рамил Ханнанов. Әлеге максатка ирешү өчен, рус телле укучыларны республикабызның әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру; татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү; татар әдипләре, сәнгать әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны “танырга”, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү; татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү дә мөһим.


– Әлеге төркем өчен әдәби әсәрләрне сайлау принциплары нәрсәгә нигезләнергә тиеш?


Рус телле аудиториядә татар әдәбиятын укытканда, текст сайлауга шактый сак якын килергә кирәк. Укучының туган теле татар теле түгеллекне һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Әсбаплар төзегән вакытта, һичшиксез, бу үзенчәлекне истә тотарга кирәк. Укучылар белергә тиешле лексик минимум тәгаенләнеп, моңа татар теле дәресләрендә үзләштерелгән сүзлек запасы нигез итеп алынса яхшы була. Таныш булмаган сүзләр тексттан соң сүзлекчәдә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта текстлардагы “авыр” сүзләр балага таныш лексик берәмлекләр белән алыштырыла. Димәк, әдәби һәм мәдәни материал сүз байлыгын камилләштерүнең, татар телендә бәйләнешле сөйләм осталыгын үстерүнең дә бер юлы булып торачак.


_7EJvq2DNGc


Әлфия Мотыйгуллина. Яңа стандартларга нигезләнеп укытканда, үрнәк программага салынган минимум исемлегендәге әсәрләргә аеруча игътибарлы булу мөһим. Культурологик юнәлештә әдәбият укыту билгеле бер эзлеклелеккә салынырга тиеш, минемчә. Аны һәрвакыт әдәби әсәр белән бәйләү мөһим. Әйтик, V сыйныфта Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосынннан соң, шагыйрь исемен йөрткән Татар дәүләт опера һәм балет театры турында мәгълүмат бирергә, операга көй язган композитор Нәҗип Җиһанов белән таныштырырга мөмкин. Шунда ук Тугзак ана ариясен башкарган Мөнирә Булатова иҗаты турында мәгълүмат бирелсә, бигрәк тә нәтиҗәле булачак. Шул рәвешле, рус телле бала татар әдәбияты белән генә түгел, ә сәнгатьнең башка төрләре белән дә параллель танышып барачак.


– Хөрмәтле авторларыбыз! Белем күләмен билгеләү – бик әһәмиятле мәсьәлә. “Ул нәрсәләргә бәйле, ничек үлчәнә?” – дигән сорау бүген дә иң катлаулы һәм хәл ителеп бетмәгән хәлдә әле...


Флёра Ганиева. Бер яктан караганда, белем күләме уку планындагы сәгатьләр, дәреслектәге әсәрләр саны белән билгеләнә кебек. Һәрхәлдә моңа кадәр шулайрак иде. Хәзер әдәбиятны тарихи чорлар җирлегендә, әдәби әсәрләрдәге көчле хис-кичерешләр матурлыгын күреп, авторларның фикер байлыгын аңлап үзләштерү максаты куела. Мәктәп укучысы язучы һәм аның геройлары белән үзе аңлаша, аларны бәяли алса гына, әдәбият-сәнгать дөньясында үзен чит итеп хис итмәячәк. Димәк, иҗтимагый күренеш буларак, әдәбият тарихын һәм сәнгать төре булган әдәбиятның алым-чараларын (әдәбият белемен) нинди күләмдә, кайсы сыйныф дәреслекләрендә, нинди тәртиптә урнаштырып барырга икәнлеге фәнни-методик нигезгә куелырга тиеш.


Рамил Ханнанов. Әйе, дәреслек өчен чимал туплау һәм мәктәп укучысының конкрет әсәрне өйрәнүгә ихтыяҗын, моның зарурлыгын (аң-белем, тәрбия бирү, баланы үзе яшәгән тирәлектә барган процессларга әсәр нигезендә шәхси мөнәсәбәтен белдерергә өйрәтү һ.б.) тәгаенләү җиңел түгел. Шуңа күрә меңләгән әсәр арасыннан “иң-иңнәре”, заман укучысының таләпләренә җавап бирә торганнары гына сайлап алынуы зарур.


Фәридә Хәсәнова. Минемчә, рус мәктәпләрендә этник-мәдәни таләпләр һәрдаим истә тотылырга, һәм мондый эчтәлектәге материал дәреслектә бары тик мәгълүмат бирү характерында гына барырга тиеш. Культурологик аспект шулай ук бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә тормышка ашырыла ала. Моның өчен музейларга экскурсия (читтән торып булырга мөмкин), картиналарны өйрәнү төрендәге эш тәкъдим ителсә яхшы.


– Татар әдәбиятыннан белем бирү программасы эчтәлегенең “Литература” предметы программасы белән охшаш һәм аермалы якларын кыскача тасвирлап китмәссезме?


Фәридә Хәсәнова. Рус әдәбияты дәреслекләре билгеле бер системага нигезләнүнең көчлелеге, төгәллеге, фәннилеге, хәтта эмоциональлеге, актуальлеге белән аерыла. Билгеле булганча, “Литература” дәреслекләре әдәби әсәрләр өйрәнүне Россия (бигрәк тә рус халкы, милләте) һәм христиан дине тарихын өйрәнү белән бәйләнештә алып бара. Татар әдәбияты дәреслекләрен, Россия тарихын гомумән исәпкә алып, әмма татар тарихы белән бәйләп төзү бурычы тормышка ашырылырга тиеш.


Кадрия Фәйзрахманова. Белгәнебезчә, татар теле һәм әдәбияты милли-төбәк компоненты сәгатьләре хисабына укытыла. Бу таләпләр нигезендә, мәктәпләрнең һәм аларның эш үзенчәлегендә барлыкка килгән аерымлыкларны искә алып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен укыту планнарының төрле вариантлары раслана.


Шул ук вакытта һәр белем бирү оешмасының да үз укыту планына мөһим үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бар. Моңа бәйле рәвештә, мәктәпләр, белем бирү оешмасы компоненты хисабына, төп (базис) уку-укыту планына кергән фәннәрне, шул исәптән рус һәм татар телен (әдәбиятын) өйрәнү өчен сәгатьләр санын мөстәкыйль рәвештә арттыра алалар. Бу очракта катгый кагыйдә – дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнү – бары тик төп (базис) сәгатьләр санына гына карый.


Ассызыклап әйткәндә, федераль дәүләт стандартлары тарафыннан белем бирү оешмалары компоненты карамагына билгеләнгән сәгатьләр санын, ата-аналар теләген искә алып, теләсә кайсы фәнне өстәмә өйрәнүгә бүлеп бирергә мөмкин. (Искәрмә. “Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре” белән журналның быелгы 10 нчы санында таныша аласыз. – Ред.)


Рамил Ханнанов. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә укытканда, заман мөгаллимнәре мәктәпне тулы бер организм, ә татар әдәбиятын аның бер мөһим элементы итеп тоярга тиеш. “Метапредмет” төшенчәсе укыту системасына үтеп керү шуны таләп итә дә. Без хәзер әдәбият дәресләрендә табигатьне саклау, геометрик фигуралар, автор яки әдәби әсәр белән бәйле географик атамалар, сыерчык оясы яки җимлек ясау турында да бик җайлы сөйләшә алачакбыз. Ул шулай тиеш тә. Укучы әдәбиятны көндәлек тормышта гамәли яктан кирәксез бер фән итеп тоймасын, әһәмиятен аңласын. Шул нисбәттән чыгып, рус әдәбияты да татар әдәбияты белән даими тыгыз бәйләнештә яши. Аерым сыйныфларда рус әдәбияты дәресләрендә үзләштерелгән белем татар әдәбиятында да ныгытыла, әсәрләр белән дәлилләнә. Гомумән, теоретик нигездә уртаклыклар шактый, тик милли сүз сәнгатебезгә генә хас булган үзенчәлекләрне онытмаска кирәк.


– Укучылар материалны кызыксынып өйрәнсен өчен, нинди эш төрләре файдаланырга була?


Фәридә Хәсәнова. Яңа әсбаплар төзегәндә, замана укучысының, ата-аналарның теләк-ихтыяҗлары искә алынырга тиеш, әлбәттә. Әмма, театр тамашачы зәвыгына җайлашкан кебек, әдәбият дәреслекләрен тоташ “комедия”гә генә корып булмый. Дәреслек ул беркөнлек продукция түгел. Ул кимендә 56 ел хезмәт итәргә тиеш. Катлаулы әдәби текстларның бер өлешен аннотация яки рецензия формасында тәкъдим итеп, калган өлешне, бик сайлап кыскартып, бүген дә теманың актуальлеген истә тотып урнаштырсаң нәтиҗәле булачак. Бала шул вакытта татар әдәбияты белән кызыксыныр, дип уйлыйм.


Миләүшә Хафизова. Агымдагы уку елын кайбер мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан яңа уку әсбаплары белән башлап җибәрү укытучылар өчен сөенечле вакыйга булды. Тиздән стандартлар нигезендә эшләнгән үрнәк программабыз, автор программалары, укыту-методик әсбапларыбыз, хәтта укучылар өчен эш дәфтәрләребез дә булачак. Башка фән укытучыларына кызыгып йөргән заманнар артта калды. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә чыккан китаплар, альбомнар, таблицалар – ни генә юк хәзер!


Шулай да әдәбияттан яңа программага нигезләнгән альтернатив дәреслекләр дә булса иде. Моңа кадәр татар мәктәпләре өчен чыгарылган дәреслекләрнең ике төре белән дә эшләп караганга, аларның һәркайсында уңай һәм җитешсез яклар булуын яхшы беләбез. Альберт Яхин концепциясе буенча яңа программага нигезләнгән дәреслекләр булмау кызганыч. Бу юнәлешнең укучыларны иҗади фикерләргә һәм уйларга өйрәтүе бәхәссез, дип беләм.


Фәридә Шәкүрова. Төрле интерактив материалны, фонохрестоматияне, презентацияләрне, сүзлекләрне үз эченә алган электрон дәреслек тә тиз арада әзерләнеп, кулланышка керсә, нәтиҗә тагын да яхшырак булыр иде.


Лилия Фатыйхова. Мин әдәбияттан эш дәфтәрләре булдырылуга аеруча куандым. “Инглиз теле, биология кебек предметлардан эш дәфтәрләре бар, ә ни өчен татар теленнән юк икән?” – дип, еш уйлана торган идем. Яңа дәреслекләр, эш дәфтәрләре безнең эшебезне хәзер күпкә җиңеләйтер.


Флёра Ганиева. Заманча дәресләргә таләпләр: укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаштыру, планлаштырылган шәхси, предмет, метапредмет нәтиҗәләргә ирешү дәреслекләргә куелган таләпләрне дә үзгәртә. Бу таләпләр үтәлсен өчен, дәреслекләр яза торган бердәм авторлар коллективының булуы зарур. Галимнәрне һәм тәҗрибәле авторларны берләштерә, яңа яшь авторларны өйрәтә-әзерли торган рәсми-гыйльми үзәк кирәклеге торган саен ныграк сизелә. Мәгариф һәм фән министрлыгының җаваплы секторлары, нәшрият редакцияләре үз вазифаларын (оештыру эшен) башкаралар, әлбәттә, әмма дәреслекне төзүчеләр, аларны кулланучылар үзбаш эш итәргә мәҗбүрләр. Гыйльми-методик үзәкләр традициясе сакланса иде.


Фәридә Хәсәнова. Дөрестән дә, авторлар коллективын сайлау – бик җаваплы этап. Элеккеге дәреслекләр, нигездә, галимнәр тарафыннан гына әзерләнде. Практик өлеше өлкән яшьтәге берәр укытучының фамилиясен өстәп кую аша гамәлгә ашырылды. Әлеге укытучы галим тәэсире астында эшләде, мөстәкыйльлек арткы планда калып барды. Моңа кадәр гамәлдә булган кайбер дәреслекләрнең беркадәр кызыксыз, тормыштан аерылган булуы шуның белән аңлатыладыр да, бәлки. Моның өстәвенә, әдәби материалның сан ягыннан аз булуы сайлап алу мөмкинлеген чикләде. Ә безнең бүгенге тормыш сайлап алуга нигезләнә. Актуаль, практик яктан файдалы, заманча зәвыклы продукция генә сорала. Яңа уку әсбапларында әсәрләр күп булырга тиешлек шуның белән аңлатыла.


Авторлар составында авыл мәктәбен дә, шәһәр мәктәбе нечкәлекләрен дә белгән укытучының булуы сорала. Тагын бер мөһим таләп – ул да булса, белем бирү баскычлары арасындагы дәвамчанлыкны күзаллап эш итү. Заманча дәреслек төзегәндә, кайчандыр мәктәптә эшләгән тәҗрибә генә җитми, бүген дә мәктәптә эшен дәвам иттерүче укытучы кирәк.


– Ә дәреслек язучы галимнәрнең вазифасы нидән гыйбарәт?


– Галимнәр әдәби һәм мәдәни материалның фактик дөреслеге өчен җавап бирә. Теоретик материалга укытучының “теше үтмәскә” дә мөмкин. Ул әдәбият тарихына караган материаллар туплауда да зур кыенлык кичерә.


cWmWmBG5d7g


– Укытучыларыбызның яңа укыту-методик әсбапларга карата теләк-тәкъдимнәрен беләсе килә.


Фәридә Шәкүрова. Эшлекле тәкъдим әйтү өчен, дәреслекләрне, уку әсбапларын  башта сынап карарга кирәк, әлбәттә. Беренче карашка, һәр дәрескә язылган технологик карталарның булуы, төрле әзерлектәге укучылар белән эш оештыру өчен махсус биремнәрнең, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен эш төрләренең тәкъдим ителүе, әдәбият терминнарына аңлатмаларны  галимнәрдән “әйттерү”, җирле музейлардан фоторепортажлар бирелү әдәбияттан планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр, дип уйлыйм.


Дәреслек белән эшләү өчен, методик кулланманың булуы бик яхшы, сүз дә юк. Әмма махсус әзерлек курслары узу, яңа программалар, дәреслекләр белән эшләү мәсьәләләре буенча семинарларда катнашу да укытучыларга файдалы булыр иде. Тәҗрибә уртаклашу, фикер алышулар да эшне нәтиҗәлерәк итәр.


Миләүшә Хафизова. Әйе, башлангыч чорда укытучылар өчен махсус әзерлек һич артык булмас. Шул уңайдан, “Мәгариф” журналы дәреслек авторларының үз концепцияләрен яктырткан мәкаләләрен бастырып чыгаруны дәвам иттерсә, укытучыларның гамәли эш тәҗрибәсен күбрәк чагылдырса, бик зур файда булыр иде. Классик әдәби мирасыбыз саналган “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык” (Ә. Еники) кебек әсәрләр турында шактый сөйләштек инде, бәлки, укытучыларның күбесе өчен дә, укучы өчен дә яңа авторлар, әсәрләр турында фикер алышырга вакыттыр.


Фәридә Шәкүрова. Атнага бер генә сәгать әдәбият укытканда, укытучы материалны бик уйлап планлаштырырга тиеш, минемчә. Бер авторның берничә әсәре тәкъдим ителгәндә, кайберләрен сыйныфтан тыш уку өчен бирергә була. Укытучы тарафыннан җентекләп уйлап кыскартылган өзекләрне укып, анализлап, балаларда әсәр турында күзаллау булдырырга мөмкин. Билгеле, моның өчен ныклы әзерлек сорала. Кайбер темаларны берләштерү мөмкинлеге дә бар. Иҗади проект, сочинение яздыру, музейлар белән бәйле эш төрләрен татар теле дәресендәге бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре хисабына үткәрергә мөмкин.


Кадрия Фәйзрахманова. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчкән очракта. шуны истә тотарга кирәк: мәктәпнең нинди төрдә, кайда урнашкан булуына карамастан, яңа үрнәк программаларга кертелгән материал һәм әсәрләр өйрәнү өчен мәҗбүри, а программаларның белем бирүдә катнашучылар тулыландырган өлешен укытучы, укыту шартларыннан, сыйныфтагы укучыларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләреннән чыгып, иҗади файдалана. Уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешенә, материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүгә һәм эчтәлекне киңәйтүгә укытучылар тарафыннан үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.


Фәнзилә Җәүһәрова. Фикерләрне беркадәр гомумиләштереп, укытучы эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклап китәр идем. Программалар, дәреслекләр ни дәрәҗәдә генә сыйфатлы төзелгән булмасын, укытуның нәтиҗәлелеге, ахыргы чиктә, барыбер, дәрес саен укучыга белем алуда юнәлеш бирүче укытучыдан тора. Кайбер укытучыга программа беркадәр сукмак вазифасын гына үти, укучысының күңеленә туры зур юлны ул бары тик үзе генә һәм бары тик үзенчә сала. Минемчә, һәр укучысының әсәргә бәйле үз фикерен кызыксынып һәм ахыргача тыңлый белүче, әсәр эчтәлегенә салынган тормыш вакыйгаларын укучылары белән бергә-бер кичерә алу бәхетен татырга сәләтле укытучы гына чын мәгънәсендәге “Әдәбият укытучысы” исемен йөртә ала. Әлбәттә, тиешле һөнәри әзерлекле, әдәбиятның рухи йогынтысын, бөек миссиясен аңлый белүче укытучы гына әдәби образлар аркылы баланың рухын, беренче чиратта, үзен, якыннарын хөрмәтли белүче, әйләнә-тирәгә үз мөнәсәбәте булган шәхес тәрбияли ала..


Редакциядән. Яңа стандартларга күчү укытучыларыбызга зур җаваплылык йөкли. Аларга балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә эш алып барырга туры киләчәк. “Мәгариф” журналы, традицияләргә тугры калып, яңа федераль стандартларга, дәреслекләргә күчү барышында туган сораулар буенча фикер алышу үзәгенә әйләнер, дигән теләктә калабыз.


Әңгәмәне бүлек мөхәррире Сания Әхмәтҗанова алып барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик игътибар белән укыдым. Мәгънәле, төпле язма. Бик вакытлы сөйләшү. Яңа дәреслекләр кулланышка керсен иде инде тизрәк. Ике ут арасында калдык. Автор: Альмира Садыйкова

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ф.Хәсәнова җитәкчелегендә язылган "Татар әдәбияты" дәреслеге белән эшлибез. Бөтенләй яңа дәреслек. Укытучыга кирәкле бөтен материалы бар. Әдәбияттан методика китабы, эш программасы, дәрес планнары турында хыялланырга да кыймый идек. Ә хәзер электрон дәреслек көтәбез. Уңышлар гына бу авторлар коллективына. "Түгәрәк өстәл"егез бик шәп чыккан. Рәхмәт сезгә. Автор: Ришат Камаев

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дөрестән дә, бүгенге көн өчен актуаль, гаять кирәкле сөйләшү булган бу. Укытучыларга гына түгел, ата-аналар өчен дә күп файдалы мәгълүмат табарга мөмкин. Ф.Хәсәнова җитәкчелегендә төзелгән "Татар әдәбияты" дәреслеге бары уңай тәэсир калдырды. Әсәрләрдән өзекләр шулкадәр уңышлы сайлап алынган ки, үзең дә сизмәстән, әлеге вакыйгалар эчендә кайныйсың, шул тормышта яшисең кебек (мәктәптә укучы кызымның фикерен җиткерәм, күп вакыт без әдәбиятны бергә укыйбыз). Дәреслектәге биремнәр, белешмә материаллар да (конкрет 5 нче сыныф дәреслеге турында сүз бара) укучыларны кызыксындырырлык, уйландырырлык итеп эшләнгән. Р.Ханнанов фикерләре шулай ук зур кызыксыну уятты. "Түгәрәк өстәл"не оештыручыларга, шундый әңгәмә өчен бүлек мөхәррире Сания ханым Әхмәтҗановага зур рәхмәт .Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде. Автор: Гүзәл Батыршина, Казан

        • аватар Без имени

          0

          0

          Яңа “Татар әдәбияты” ( авторлары Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина) дәреслеге белән эшлим. Дәреслеккә кертелгән әсәрләр укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып сайланган, мавыктыргыч. Укучылар аларны теләп укыйлар, төрле характердагы биремнәрне кызыксынып үтиләр. Әсәрләр белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия. Автор: Фәридә Шәкүрова, Казан

          • аватар Без имени

            0

            0

            Язманы игътибар белән укып чыктым. Бик эчтәлекле, мөһим әңгәмә. Төзүчеләргә, «Түгәрәк өстәл»не оештыручыларга бик зур рәхмәт. Эшегездә зурдан- зур уңышлар телим. Автор: Гөлнара Вафина

            БАШКА ЯЗМАЛАР

            Ишетми калмагыз

            Аудиоязмалар

            • Гильм Камай

            • Җәлилнең якын дусты

            • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

            • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


            ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ