Логотип Магариф уку
Цитата:

Заманча технологияләр кулланып

Зилә ГАБДИНОВА,Казандагы 116 нчы лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТатар теле һәм әдәбияты укытучыларына халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү бурычы йөклә...

Зилә ГАБДИНОВА,
Казандагы 116 нчы лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү бурычы йөкләнгән. Туган телебезнең киләчәге соңгы вакытта телдән төшмәгән белем бирү стандартларына, укыту-методик әсбапларның камиллегенә никадәр генә бәйле булмасын, беренче чиратта, нәтиҗә балаларны укыту-тәрбияләү дигән фидакарь хезмәткә алынган мөгаллимнәрнең шәхси җаваплылыгына, аларның үз эшенә мөнәсәбәтенә бәйле.


Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытуның нәтиҗәлелеген арттыру әһәмиятле мәсьәлә булып кала бирә. Кайбер укытучылар һәм галимнәр рус телендә сөйләшүче укучыларның татар телен начар белүләрен татар телен өйрәнү өчен мотивация булмау белән аңлатырга тырышалар. Бу фикер белән өлешчә килешсәк тә, шуны әйтәсе килә: русча сөйләшүче укучыларны татарчага өйрәтүнең мотивациясе – барыннан да бигрәк сыйфатлы итеп, тырышып укыту, методик яктан дөрес корылган, кызыклы дәресләр, эчтәлекле, мавыктыргыч дәреслекләр, укыту-методик әсбаплар, һәм, ниһаять, татар теле һәм әдәбияты укытучысының ялкынлы, җанлы сүзе, әдәби дөрес, матур, йөрәккә ятышлы теле.


Кызганычка каршы, рус мәктәпләрендә укыган күп кенә укучылар, унбер ел буена тел һәм әдәбият өйрәнеп тә, татарча иркен сөйләшә алмый.


Беренчедән, рус мәктәпләрендә татар теле укытучыларның күбесенең бу эшкә махсус әзерлеге һәм тәҗрибәсе җитеп бетми. Рус телле укучыларны татарчага өйрәтү өчен, укытучылар рус телен дә камил белергә, педагогика һәм психология фәннәрен дә үзләштергән белгечләр булырга тиеш.


Рус телле балаларны татарчага өйрәтүнең канәгатьләнерлек булмавының икенче бер җитди сәбәбе укытуның методикасы дөрес булмауда. Татар телен өйрәткәндә, коммуниктив принципны беренче урынга куярга кирәк, чөнки тел укытканда төп бурыч – укучыны иркен аралашырга, ул телдә дөрес итеп сөйләшергә, сөйләргә һәм язарга өйрәтү. Рус телле укучыларны татарчага өйрәтүдә уңышка нәкъ менә коммуникатив принципка нигезләнгән методика белән эшләүче укытучылар ирешәләр дә инде.


Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Бу метод биш төп принципка нигезләнә: сөйләм-фикер активлыгы, функциональлек, индивидуальләштерү, ситуативлык, яңалык. Үз тәҗрибәмә таянып, дәресләрдә шушы методны төп юнәлеш итеп алу телне өйрәнүдә бик нәтиҗәле дип саныйм.


Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа да дәресләрдә аудирование зур урын алып тора. Аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау. Сөйләүче һәм тыңлаучы сөйләм теленең мәҗбүри өлешләре булып тора, чөнки сөйләүче өчен – тыңлаучы, ә тыңлаучы өчен сөйләүче кирәк.


Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге ныклы белемгә ирешә алулары дәреслекләрнең нинди дидактик һәм методик алымнарга нигезләнгән булуына да бәйле. Русча сөйләшүчеләр өчен татар теле һәм әдәбиятыннан коммуникатив юнәлештәге дәреслекләр белән эш итү укучыларның актив сөйләм осталыгын һәм аралашу сәләтен формалаштыру бурычын уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.


Хәзерге укытучының җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрә бара: ул – мәгълүмат бирү чыганагы гына түгел, ә укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку, танып-белү эшчәнлеген актив оештыручы да. Бүген без рус мохитендә балаларга татар телен өйрәтергә, аларның татарча аралашуларына омтылабыз икән, татар телен инновацион технологияләр кулланып укыту көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.


Укучысының ихтирамын яулау өчен, бүгенге укытучының яңа педагогик технологияләрне, компьютер технологияләрен камил белүе, тирән белемле, тәҗрибәле, төрле яктан үрнәк шәхес булуы мөһим. Дәрестә мәгълүмати технологияләр белән эшләү күрсәтмәлелекне тәэмин итүе, контрольне көчәйтүе һәм зур күләмдәге мәгълүмат җиткерүе белән укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм, әлбәттә, белем белән кызыксындыру чарасы булып тора. Татар телен чит тел буларак укытуда компьютер телнең яки коммуникатив компетенцияләрнең формалашуын тәэмин итү чарасы да булып тора. Мәсәлән:


– графика, мультипликация һәм видео ярдәмендә тормышчан сөйләм ситуацияләрен модельләштерә; тел мохите белән элемтәдә булу тәэсирен тудыра;


– сөйләм ситуациясен күрсәтеп биргәндә, аны уку процессындагы диалог барышында стимул буларак файдалана;


– диалог режимында өйрәтә һәм тест уздыра.


Аралашуның, укыту алымнарының күптөрлелеге, мультимедиа, интерактив технологияләрне куллану – болар барысы да дәреснең эчтәлеген баета, аны уздыру темпын тизләтә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, активлыкны арттыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ