Логотип Магариф уку
Цитата:

“Зарница” балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт Советының күчмә утырышы үткәрелде

Бүген “Казан-Арена” стадионындагы “Зарница” балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча Комитетының күчмә утырышы оештырылды.“Зарница” балал...

Бүген “Казан-Арена” стадионындагы “Зарница” балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча Комитетының күчмә утырышы оештырылды.


“Зарница” балалар фәнни-күңел ачу үзәге – ул 5 яшьтән алып 14 яшьлек балалар арасында акыл, аң үстерә торган хезмәтләр тәкъдим итү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган комплекс. Проект авторлары билгеләп үткәнчә, мондый форматтагы әлеге проект Россиядә бердән-бер.


3 мең кв. метр мәйдандагы үзәктә балалар технопаркы урнашкан. Ул үзе “Космодром”, “Фән шәһәре”, “Куркынычсыз шәһәр”, “Сәнгать”, “Талантлар академиясе”, “Осталар шәһәре”, “Ватанны саклаучы” дигән аерым җиде тематик мәйданчыкка бүленгән. Станцияләрдә балалар тәҗрибәле остазлар белән бергә уен формасында төрле төрдәге һөнәр нигезләре белән танышалар, кирәкле белемнәр туплыйлар. Биредә алар үзләрен төзүче, инженер, машина йөртүче, биотехнолог, галим, капитан, очучы итеп сыный алалар.


 Утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды. Көн кадагында зур мәсьәлә: “2015-2020 елларга ТРда сәләтлеләр белән стратегик идарә итү” дәүләт программасының тормышка ашырылуы куелган иде. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары А.И. Поминов, “Казанның сәләтлеләр ачык униыерситет 2.0” оешмасы башкарма директоры Ф.Ф.Камалов докладлары тыңланылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ