Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналистлар Спас районында

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары хезмәткәрләре Республика мәктәпләренә чыгып, укытучыларның эш тәжрибәсе белән танышуын дәвам итә. Шул көннәрдә генә Таһир Сабирҗанов, Мидхәт Садыйков, Надия Шә...

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары хезмәткәрләре Республика мәктәпләренә чыгып, укытучыларның эш тәжрибәсе белән танышуын дәвам итә. Шул көннәрдә генә Таһир Сабирҗанов, Мидхәт Садыйков, Надия Шәйхетдиновалар Татарстанның Спас районында булып кайтты.


спас 1


Алар башта Болгардагы Спас тармакара технологияләр техникумы эшчәнлеге белән танышты. Уку йорты директоры Надежда Алексеевна Гришина белән әңгәмә корды. Аннары Иске Рәжәп, Рәшит Хәсәнов исемендәге Урта Йорткүл урта мәктәпләрендә булып, шул төбәк укытучылары белән очраштылар, көн үзәгендәге мөһим мәсьәләләргә тукталып, аларны матбугат битләрендә яктырту кирәклеге, башка укытучыларга да файдасы тиярдәй материаллар язу үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Журналистлар үзләренең чыгышларында алдагы елга билгеләнгән эш планнары, максат-бурычлары белән дә таныштырып үттеләр, журналның эчтәлеген баетуда авыл укытучыларын  активрак булырга чакырдылар.


спас4


Мәктәп директорлары Әнисә Булатова, Мансур Хәсәновлар укытучыларның «Мәгариф» журналында басылган методик материаллардан   даими файдалануларын, бу басмаларны һәрвакыт алдырып баруларын ассызыклап үтте һәм үзләренең  дә киләчәктә эш тәжрибәләре чагылдырылган язмалары белән катнашачакларына ышандырды.


спас 2


Редакция хезмәткәрләре Иске Рәжәп урта мәктәп музеен да зур кызыксыну белән карады. Музей житәкчесе житмеш еллык педагогик стажы булган сугыш ветераны  Зинннәтула Гыйззәтуллинның әле дә сафта булуы, авыл тарихы турында рухланып сөйләве кунакларда соклану хисләре уятты.


Фотолар белән биредә танышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ