Логотип Магариф уку
Цитата:

“Зирәк бала” онлайн-бәйгесендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган махсус номинация кертелде

Балалар, ата-аналар һәм укытучылар арасында зур популярлык казанган конкурска мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы балалардан Бөек Ватан сугышында Җиңү темасына кагылышлы иҗади һәм...

Балалар, ата-аналар һәм укытучылар арасында зур популярлык казанган конкурска мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы балалардан Бөек Ватан сугышында Җиңү темасына кагылышлы иҗади һәм фәнни эшләр кабул ителә башлады. Яңа номинациягә юлланган эшләр төрле шәкелдә җитәкчеләре (тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар) белән берлектә дә башкарылырга мөмкин: рәсемнәр, эшләнмәләр, сочинениеләр, презентацияләр, рефератлар һ.б.ш.. Алар текст, аудио- һәм видеофайлларда кабул ителә. 


image_6“Зирәк бала” Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен:


А) http://magarif-uku.ru/user сайтында теркәлергә,


Б) инде теркәлгән булсагыз, авторизация узып, http://magarif-uku.ru/konkurs/zirek-bala битенә күчәргә, шунда 130,00 сум күләмендә оргвзнос түләргә (бер оргвзнос катнашучыга да, аның җитәкчесенә дә электрон документ алу хокукы бирә);


В) http://magarif-uku.ru/konkurs/zirek-bala битенә кайтып, анкетаны тутырырга һәм конкурс эше белән файлны беркетеп җибәрергә кирәк. Эшләр рус һәм татар телендә электрон форматта кабул ителә (текст rtf, фоторәсемнәр jpeg, tiff, gif,  презентация, видеофайллар, pdf).


“Зирәк бала” конкурслары ай саен үткәрелә. Үз эшләрен җибәргән катнашучылар 2 эш көне эчендә анкетада күрсәткән e-mail адресларына катнашу турында электрон сертификат ала. Ай ахырында нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң исә, үз номинацияләрендә җиңүчеләр электрон дипломнар да алачак. Катнашучы һәм җитәкче аның басма вариантына да заказ бирә ала.


зирәк бала“Зирәк бала” Бөтенроссия конкурсы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның иҗади сәләтен, сәнгати осталыгын үстерүгә, тикшеренү һәм фәнни эшчәнлеккә омтылышын уятуга юнәлдерелгән. Бу бәйге төрле яшьтәге балалар, аларның укытучылары һәм әти-әниләре өчен уздырыла. Оештыручысы – “Гаилә һәм мәктәп” журналы (Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәттә (Роскомнадзор) теркәлү турындагы шәһадәтнамәсе: ПИ № ФИ 77-56492).


Конкурска нәтиҗәләр ай саен чыгарыла.


“Зирәк бала”ның апрель бәйгесенә  Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган махсус номинациягә эшегезне юлларга ашыгыгыз.


Конкурс турында тулырак: http://magarif-uku.ru/konkurs/zirek-bala/


Исегезгә төшерәбез, "Зирәк бала" һәм "Зирәк остаз" конкурсларында Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган махсус номинация дә кертелгән иде.



Номинацияләр:


1.​ Әдәби иҗат һәм журналистика (Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрендә).


2.​ Рәсемнәр (рәсем сәнгате).


3.​ Декоратив-кулланма хезмәтләр.


4.​ Вокал һәм музыка иҗаты (видеога яздырылган эшләр генә кабул ителә).


5.​ Хореография (видеога яздырылган эшләр генә кабул ителә).


6.​ Актерлык осталыгы (видеога яздырылган эшләр генә кабул ителә).


7.​ Костюм.


8.​ Компьютер графикасы.


9.​ Сайт (блог, бит).


10.​ Робототехника һәм модельләштерү


11.​ Проектлар, тикшеренү эшчәнлеге.


12.​ Профориентация.


13.​ Фото сәнгате


14.​ Видео ( фильмнар, клиплар, мультфильмнар)


15.​ Дини мәдәният


16.​ Кроссворд.


17.​ Бакчачылык һәм терлекчелек


18.​ Торак, биләмә, кишәрлекләргә тиешле форма бирү (бизәү)


19.​ “Минем укытучым” темасына иҗади эш.


20.​ “Минем гаиләм” темасына иҗади эш.


21. Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган махсус номинация.


22. Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган махсус номинация


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ