Логотип Магариф уку
Цитата:

“Зирәк”ләр арта

Укучыларыбызның төрле бәйгеләрдә катнашырга, гомумән, иҗат яратуларын истә тотып, узган ел без, “Гаилә һәм мәктәп” журналы, “Зирәк бала” Бөтенроссия конкурсы оештырган идек. Аңа 20 номинация буенча эш...

Укучыларыбызның төрле бәйгеләрдә катнашырга, гомумән, иҗат яратуларын истә тотып, узган ел без, “Гаилә һәм мәктәп” журналы, “Зирәк бала” Бөтенроссия конкурсы оештырган идек. Аңа 20 номинация буенча эшләр кабул ителде. Һәр ай саен нәтиҗә ясалды. Һәр номинациядә бер җиңүче һәм өч лауреат билгеләнде һәм дипломнар тапшырылды.


Укучыларыбыз балалар өчен генә түгел, укытучы-тәрбиячеләр өчен дә шушындый конкурс оештыруыбызны сорагач, “Зирәк остаз” бәйгесен дә булдырдык. Шартлары шул ук. Ике конкурста да катнашырга теләүчеләр күп булып чыкты: барлыгы меңнән артык кеше иҗади эш җибәрде. Географиясе дә киң: чит төбәкләрдәге, аерым алганда, Киров, Свердлау, Башкортостан һ.б.лардагы укучыларыбыз катнашты. “Зирәк бала” һәм “Зирәк остаз” дипломнарына ия булучылар да шактый. Конкурс шартларына азрак үзгәреш кертеп һәр катнашучыга сертификат бирә башладык.


Бүгенге көндә дә конкурслар дәвам итә, укучыларыбыз төрле номинацияләргә иҗади эшләрен юллый, сертификатлар һәм дипломнарга лаек була. Шулай ук төп җиңүчеләр билгеләнә һәм аларга махсус бүләк тә җибәрелә. Кыскасы, “зирәк”ләр саны арта!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ