Алтын медаль кемнәргә тәтер?
Бар иде орден-медальләрнең дәрәҗәле чаклары! Куйган тырыш хезмәтеңнең ниндидер әҗерен күреп, куаныч кичереп йөргән чаклар… Әллә инде самими беркатлылыгыбыз аркасында гына шулай тоелдымы икән?Арабызда...
Бар иде орден-медальләрнең дәрәҗәле чаклары! Куйган тырыш хезмәтеңнең ниндидер әҗерен күреп, куаныч кичереп йөргән чаклар… Әллә инде самими беркатлылыгыбыз аркасында гына шулай тоелдымы икән?
Арабызда урта мәктәпне тәмамлаганда ук инде сирәк-мирәк кенә булса да алтын я көмеш медальле булып, югары уку йортына ансат кына укырга кереп куючылар очраштыргалый иде. Ул чакта тоташ классы белән вузга да кермиләр иде шул. Хәзер генә ул унбер ел буена мәктәптә тарта-суза «3» легә укып йөргәне дә студент булып йөргән була. Без яшь чакта мәктәптә алган медальләрнең дәрәҗәсе үк (әллә белем алуга булган омтылышыбыз да микән?) югары иде шикелле. Алтыныныкы гына түгел, хәтта көмеш медаленең дә. Ни дисәң дә, без совет мәктәбендә укыган чакта алтын медальлеләр бернинди керү имтиханнары тапшырмыйча ук илнең теләсә-кайсы югары уку йортына укырга керә алу хокукына ия була иде. З инде көмеш медальлеләргә исә керү имтиханнарының беренчесен «5» легә тапшырса, калган өч имтиханны бөтенләй тапшырмыйча ук үзен вуз студенты итеп саный ала иде. Хәзер иде заманнар башка: тырыш хезмәтнең кыйммәте, дәрәҗәсе тоныкланып, акча, байлык, бизнес, ЕГЭ – тормыш тоткасы. Бер уйласаң, унбер ел буена барлык фәннәрне «5»ле билгесенә генә үзләштерү – үзе бер батырлык: үҗәтлек һәм тырышлык нәтиҗәсе. Һәм ул, ничектер, бәяләнергә дә тиештер. Без, гади халык, шулайрак уйлавын уйлыйбыз да, тик менә ил һәм мәгариф түрәләре генә башкача фикердә шул...
Бер уйласаң, укучыларга бирелә торган алтын медальләрнең тарихы ерак чорларга барып тоташа. Беренче алтын медаль Россия империясендә моннан төп-төгәл 190 ел элек – 1828 елда бирелгән икән. Шул чордан бирле укучыларга медаль бирүне юкка да чыгарып караганнар, аннан кабат өләшә башлаганнар. Соңгы тапкыр Россиядә чыгарылыш сыйныф укучыларына алтын медаль тапшыруны 2013 ел ахырыннан гамәлдән чыгарган булганнар. Сәбәбен медальләрне лаеклысына да, лаексызына да уңлы-суллы күпләп өләшенә башлауда дип аңлатканнар. Моннан тыш, ул чакта ук инде алтын медальләр вузга кергәндә бернинди льгота бирми башлаган. Шулай булуга да карамастан, Россия мәгариф һәм фән министрлыгының бу боерыгы киң җәмәгатьчелектәтискәре резонанс тудырган. Шунлыктан Дәүләт Думасы укучыларга алтын медаль бирү мәсьәләсен ашыгыч төстә карарга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә 2014 елның маенда Россия Президенты чыгарылыш сыйныф укучыларына «Укуда аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен» дигән алтын медальләр тапшыруны кабат бирә башлау турындагы Указга кул куя. Шуннан бирле инде быел дүртенче елын мәктәпләрдә медаль өләшәләр. Алтын медаль турында сүз чыккач, шуны ачыклап китү кирәк: мәктәпне тәмамлаучы укучыларның Россия медале, Татарстан медале алырга мөмкинлекләре бар.
Әлбәттә, Россия медален 2018 елга кадәр алу күпкә җинелрәк иде.
XI сыйныфны тәмамлаганда барлык фәннәрдән дә билгеләре «5»ле булып, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырса, укучы алтын медаль иясе булырга мөмкин иде. Укуларын бу уку елында тәмамлаучылар өчен әлеге шартлар беркадәр катгыйланды.Аерым алганда, алтын медальгә ия булу тәртибендә быел ике үзгәреш бар. Беренчедән, медальгә дәгъва итүче уку планында булган барлык фәннәрдән дә X һәм XI сыйныфларда бары «5»ле билгесенә генә үзләштергән булырга тиеш. Икенчедән, ул дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшырырга һәм мәҗбүри фәннәрдән, ягъни рус теленнән һәм математикадан БДИда 70тән дә ким булмаган балл җыярга тиеш. Сайлап алынулы фәннәрдән БДИда алган баллың да кеше алдында оятка калырлык булмасын! Аларында да бердәм дәүләт имтиханын «5»ле билгесенә бирергә кирәк, әйтик химия фәненнән «5»ле билгесе 73 баллдан башлана.
Ә менә Татарстан медаленә ия булу өчен X, XI сыйныфларда бары тик «5»ле билгеләренә генә уку өстенә, бердәм дәүләт имтиханын барлык фәннәрдән дә 75 баллдан кимрәккә тапшырмаска кирәк.
Узган елгы нәтижәләренә килсәк, Татарстаннын 1924 чыгырылыш сыйныф укучысы Россиянең алтын медальләре белән бүләкләнгән иде. Татарстан медален исә дәгъвалаган 462 укучының бары тик 299 гына медальле була алды, чөнки тапшырган бердәм дәүләт имтиханнарының баллары тиешле 75 баллдан түбән булып чыкты.
Бу җәһәттән, КФУның IT-лицейның химия укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты, журналыбызның актив авторы һәм редколлегия әгъзасы, күпләрне үзе үк БДИга әзерләгән Фидалия Дамир кызы Халикованың фикере кызыклы: «Шуңа да карамастан, ике очракта да укучыларга медальле булу өчен шактый тырышырга, тир түгәргә кирәк. Шулай да медаль укучыга тырышлыгы өчен генә түгел, бәлки төпле белемнәре өчен дә бирелә, бирелергә тиеш тә.
Узган уку елында IT-лицейда чыгарган XI сыйныфымда 6 медалист булган иде. Аларның барысы да үзләре теләгән югары уку йортларына керде, конкурстан узганда медаль өчен бирелгән баллар ярдәм итте.
Барыбыз да белгәнебезчә, баланың уңышында ата-аналарнын да өлеше бик зур. Күп гаиләләрдә балага яхшы уку өчен тиешле шартлар тудырыла. Чыннан да, медаль гаилә өчен уртак тырышлыкнын нәтиҗәсе булып санала. Аның өстәвенә, күмәк көч куеп алынган медаль югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар да бирә».
Нинди өстәмә баллар ул диярсез? Андыйлары да бар икән шул. Әлеге өстәмә баллар абитуриентның БДИ күрсәткечләренә кушыла. Әйтик, быел вузга кергәндә алтын медалең өчен шундый өстәмә 10 балл кушарга мөмкиннәр. Күпме балл өстисен һәр вуз үзе хәл итә. Әйтик, Н.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт политехника университеты – 10, ә Мәскәү дәге физика-техника институты үзенә укырга керергә җыенганнарга алтын медальләре өчен 2 балл өстәргә әзер.
Алтын медальле булуның тагын бер өстенлеге булу ихтималы бар: әгәр дә медальсез абитуриент белән бер үк санда баллар җыйган очракта медальле булсагыз өстенлек сезгә биреләчәк. Әле моннан тыш, шактый гына шәхси вузлар да бар. Аларның җитәкчелеге дә алтын медальлеләргә керү имтиханнары бирмичә генә студент булу мөмкинлеге бирергә мөмкин.
Бу атнада мәктәп укучылары, ниһаять, бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруны төгәлләде. Киләсе атна тулысы белән чыгарылыш кичәләре белән үтәчәк. Аларда быелгы алтын һәм көмеш медальләр дә үз ияләрен табачак. Тик хикмәт медальле булуда гына түгел, үзең сайлаган югары уку йортына укырга кереп, тормышта үз урыныңны табу – иң мөһиме.
Комментарийлар