Авыл укытучысы рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2026» нәтиҗәләре
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2026» нәтиҗәләре билгеле булды.
-
«Авыл укытучысы – 2026» конкурсы финалистлары исемлеге һәм фоторепортаж
28 сентябрь көнне «Авыл укытучысы \ Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесе финалы узды.
-
«Авыл укытучысы – 2026» конкурсына йомгак ясалды
Быел «Авыл укытучысы» конкурсына 265 гариза кабул ителде. Финалга чыккан 8 укытучы һәм 4 тәрбияче Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп мәктәбендә чыгыш ясадылар. Аларны бүләкләү тантанасы 2 сентябрьдә Казандагы яңа ачылган Укытучылар йортында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узачак.
-
«Авыл укытучысы – 2026» конкурсының II тур нәтиҗәләре
«Авыл укытучысы – 2026» конкурсы мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләрдә иҗади активлыкны, алдынгы инновацияләргә омтылышны тәрбияләү, укыту һәм тәрбия бирү нәтиҗәлелеген арттыру, авыл укытучыларының һөнәри мохиттә абруен күтәрү, иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларның эшчәнлеген җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан оештырыла.
-
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Бүген Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музеенда «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәбрикләде.
-
Алмаз Җиһаншин: «Авылда беренче компьютер минеке иде»
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе катнашучысы, Кайбыч районы Кошман төп мәктәбенең информатика һәм физика укытучысы Алмаз Җиһаншин бәйге турында фикерләрен җиткерде.
-
Энҗе Латыйпова: «Авылда да талантлы балалар күп»
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе катнашучысы, Әгерҗе районы Исәнбәй урта мәктәбенең химия укытучысы Энҗе Латыйпова бәйге турында фикерләрен җиткерде.
-
Имәнкискә мәктәбендә «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе –2025» конкурсының финалы узды
Бүген, 26 сентябрь көнне, «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе –2025» конкурсының йомгаклау этабы Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә узды.
-
«Авыл укытучысы» бәйгесе финалы Имәнкискә урта мәктәбендә узачак
Шушы көннәрдә «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе –2025» конкурсының II турына йомгак ясалды. Жюри нәтиҗәләре буенча 8 укытучы һәм 4 тәрбияче финалда чыгыш ясаячак.
-
«Авыл укытучысы» бәйгесе быел Имәнкискә авылында узачак
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» конкурсының II туры тәмамланды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2025» һөнәри бәйгесенең II турына нәтиҗә ясалды. Финалда катнашу хокукына 10 укытучы һәм 4 тәрбияче ия булды.
-
«Авыл укытучысы» – министрда кунакта
Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2024» конкурсы җиңүчеләре белән очрашты. Ул авыл мөгаллимнәренең, тәрбиячеләрнең балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тоткан роле зур булуын билгеләп үтте, аларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Түгәрәк өстәл артында узган очрашуда катнашучы укытучылар һәм бәйгене оештыручылар үз фикерләре белән уртаклашты. Алга таба бу конкурсның үсеш кыйбласы хакында эшлекле сөйләшү булды.
-
27 сентябрьдә Биектауда «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең финалы узды
27 сентябрьдә Биектау районында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Мәгариф», Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы– 2024» республика бәйгесенең финалы узды.Конкурсантлар бер гасырлык тарихы булган Ямаширмә урта мәктәбендә, «Йолдыз» балалар бакчасында ачык дәрес һәм шөгыль күрсәтте.
-
«Авыл укытучысы – 2024» конкурсының II туры тәмамланды
Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2024» һөнәри бәйгесенең II турына нәтиҗә ясалды.
-
«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең I туры нәтиҗәләре билгеле булды
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2024» һөнәри бәйгесенең I турына йомгак ясалды. Конкурста республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре үзләренең иҗади эшләре белән катнашты.
-
«Авыл укытучысы – 2020» конкурсы
«Авыл укытучысы – 2020» конкурсы быел җиденче тапкыр уздырылды. Бәйге үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәтк...




