Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы юл картасы әзерләячәк
Бүген Казанда беренче тапкыр «Оста 2030: уку остаханәсеннән реаль җитештерүгә» дип аталган һөнәри белем бирү осталарының республика форумы узды. Форум нәтиҗәләре буенча урта һөнәри белем бирү системасын үстерү максатыннан юл картасы әзерләнәчәк.
Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. «Беренче форум үз нәтиҗәләрен бирер дип ышанам, без юл картасын эшләп, раслаячакбыз. Аның нигезендә укытучы-осталарның һөнәри үсеше, мәгариф оешмаларын кадрлар белән тулыландыру юнәлешендә системалы эш алып барылачак. Иң мөһим бурычларның берсе – яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү һәм аларның әлеге системада калуын тәэмин итү. Тагын бер мөһим бурыч – белгечләргә ихтыяҗ булган предприятиеләр өчен кирәкле кадрлар әзерләү», – диде ул.
Форум кысаларында бүген төрле юнәлешләргә багышланган җиде секция эшләде. Форум эшендә барлыгы 250 кеше катнашты. Алар арасында Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, җитештерү буенча укыту осталары, укытучылар, хакимият органнары вәкилләре һәм эш бирүчеләр бар иде.
Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты.





Комментарийлар