Республика парламенты Татарстанда вейпларны тыю турындагы закон проектын караячак
Татарстанда электрон никотин кертү системаларын һәм алар өчен сыеклыкларны ваклап сатуга биш елга тыю тәкъдим ителә.
Әлеге закон проектының авторларының берсе, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов республикада вейпларны ваклап сатуны чикләүгә юнәлдерелгән закон проектының асылын аңлатты.
Закон проекты инициативасының төп сәбәбе – никотинлы продукция куллануны, аерым алганда, яшьләр арасында аны киметү. «Без бүген табибларның вейплар чыннан да яшьләребезнең, үсеп килүче буынның сәламәтлегенә зур зыян сала, дип әйткән сүзләренә таянабыз. Нәкъ менә шуңа күрә без республикада аларны ваклап сатуны тыю турында карар кабул итәбез», – дип ассызыклады комитет рәисе.
Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүләре күрсәткәнчә, 18 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк 62 процент россияленең тартып караганы бар, ә вейп кулланучылар 9 процентны тәшкил итә. Электрон тәмәке тартучыларның күпчелеге зур шәһәрләрдә яши.
Фото – Шедеврум.





Комментарийлар