Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан педагогы Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын яулады

Казан педагогы «Балаларга йөрәгемне бирәм – 2026» бәйгесендә икенче урын яулады.

Казанның Киров районындагы «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Елена Кузнецова «Балаларга йөрәгемне бирәм – 2026» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау этабында призёр булды. Ул «Сәнгать юнәлеше» номинациясендә икенче урын алды.

Бәйгенең беренче этапларында катнашучылар онлайн-тест узган, таныш булмаган балалар белән ачык дәресләр үткәргән, педагогик мәсьәләләр чишкән һәм команда белән импровизацияле сынауда катнашкан. Һәр номинациядә 60тан артык дәгъвачы арасыннан бары тик 10 педагог кына финалга үткән.

Команда белән узган сынау педагогларның һөнәри белемнәрен генә түгел, ә аралашу, бергәләп эшләү, уртак карарга килү һәм көтелмәгән хәлләрдә дөрес юл табу сәләтен дә бәяли.

Финал сынауларында Елена Кузнецова таныш булмаган балалар төркеме белән «Үз-үзеңне тормышка ашыру һәм уңышка ирешү юлы» темасына ачык дәрес үткәргән, шулай ук импровизацияле команда бәйгесендә катнашкан.

Жюри педагогның һөнәри осталыгын югары бәяләгән. Аеруча Елена Анатольевнаның дәресне һәр бала үзен күрсәтә алырлык итеп оештыра белүенә игътибар ителгән. "Ул тудырган җылы һәм иҗади мохит балаларга үз сәләтләрен ачарга, үз көчләренә ышанырга ярдәм итә", - ди алар.

Фото: mon.tatarstan.ru

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ