Туган телләрне берләштергән мәйдан
Туган тел – халыкның хәтере, рухы һәм киләчәккә илтүче җеп. Аны бала күңеленә җиткерүче укытучы исә телне генә түгел, милләтнең рухи мирасын да саклый. Липецк шәһәрендә узган V Бөтенроссия «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсы да моны тагын бер кат дәлилләде. Россиянең 87 төбәгеннән килгән 131 педагог арасында Татарстан вәкилләре Резидә Курамшина һәм Алсу Галиева да, уңышлы чыгыш ясап, республикабызның туган телләрне укытудагы алдынгы тәҗрибәсен күрсәттеләр.
131 педагог – бер максат
«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елда гамәлгә куелган. Бәйге Россия халыкларының тел һәм мәдәни төрлелеген саклау, туган телләрне укытуның иң нәтиҗәле практикаларын ачыклау һәм педагоглар арасында һөнәри хезмәттәшлекне үстерү максатын күздә тота. Беренче финал этабы 2022 елда Ставрополь краенда, йөздән артык милләт вәкилләре яши торган төбәктә, 2023 елда Карачай-Чиркәс Республикасында, ә 2024 елда бездә – Татарстан Республикасында узган иде.
Биш ел дәвамында үткәрелгән бәйгенең географиясе дә елдан-ел киңәя. Беренче елны анда 68 төбәктән 69 педагог катнашса, быел катнашучылар саны 131 гә, ә төбәкләр саны 87 гә җиткән. Конкурсның бишьеллык тарихында барлыгы 47 халык теле тәкъдим ителгән.
7–11 сентябрьдә Липецк шәһәрендә узган финал этабы Россиянең төрле төбәкләреннән килгән педагоглар өчен үзара тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри осталыкларын күрсәтү мәйданына әверелде.
Быелгы бәйге Россиядә Милләтләр бердәмлеге елы һәм Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында узды. Аның тантаналы ачылышы 8 сентябрьдә – Россия Федерациясе халыклары телләре көнендә булды.
Бәйгедә 85 укытучы һәм 46 тәрбияче катнашты. Алар дәресләр һәм белем бирү чаралары күрсәтте, методик алымнары белән уртаклашты, төрле һөнәри ситуацияләргә карата үз фикерләрен тәкъдим итте.
Укытучылар өчен «Методик остаханә», «Дәрес», «Мастер-класс» кебек сынаулар оештырылды. Педагоглар үзләренең методик осталыгын, балалар белән эшләү алымнарын, педагогик карарлар кабул итә белүләрен күрсәтте.
Быел беренче тапкыр үткәрелгән «Мәгърифәтчелек практикумы» да конкурсның яңа юнәлешләренең берсе булды. Биредә катнашучыларга ата-аналар, укучылар яки педагоглар белән эшләүгә кагылышлы мәсьәләләр тәкъдим ителде. Алар исә шул проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар һәм практик чаралар тәкъдим итте.
Финалның «Үсеш векторы» дип аталган этабында биш укытучы һәм биш тәрбияче һөнәри диалогта катнашты. Анда туган телләрне укытуның киләчәге, балаларда тел һәм мәдәни үзенчәлекләрне саклау, төрле төбәкләрнең уңышлы тәҗрибәләрен куллану турында фикер алышынды.
Татарстан педагоглары – призлы урыннарда
Татарстан данын бәйгенең финалында Казанның 11 нче күппрофильле лицей татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Курамшина һәм Казанның 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева яклады.
Республика вәкилләренең чыгышы югары бәяләнде. Резидә Курамшина укытучылар арасында икенче урынны яулады. Алсу Галиева «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүдә иң яхшы тәҗрибәләр» номинациясендә өченче урынга лаек булды.
Укытучылар арасында бәйгенең иң югары баскычына Карелия Республикасыннан вепс телен укытучы Глеб Фомин күтәрелде. Өченче урын Саха Республикасыннан эвенк телен укытучы Надежда Очировага бирелде.
Тәрбиячеләр арасында Башкортстан Республикасыннан Альбина Шәрипова җиңүче булды, Санкт-Петербургтан Екатерина Смирнова икенче урынны яулады.
Шулай итеп, республика педагоглары быел да Россия күләмендәге һөнәри бәйгедә үзләренең осталыгын һәм тәҗрибәсен күрсәтте. Бәйгенең аерым номинациясендә дә Татарстан вәкилләре уңышка иреште. «Җәмәгатьчелек танылуы» номинациясендә медиавизитка өчен тавыш бирү нәтиҗәсендә Татарстан беренче урынны яулады.
Татарстан укытучыларының әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясавы инде берничә ел дәвамында күзәтелә. 2022 елда бәйгенең беренче финалында Казанның 116 нчы лицей татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдинова лауреат исеменә лаек булды. 2023 елда Казанның 13 нче татар гимназиясе укытучысы Алинә Шәгәрәева конкурс финалисты булды. 2024 елда Казанның 19 нчы гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гарифҗанова икенче урынны яулады. 2023 елда Казан шәһәре 41 нче мәктәбе каршындагы балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина абсолют җиңүгә дә лаек булды. Әлеге нәтиҗәләр Татарстанда туган телләрне укыту юнәлешендә тупланган тәҗрибәнең дәвамлы һәм нәтиҗәле булуын күрсәтә.
Туган телгә мәхәббәт уятучы һөнәр
Бәйгенең әһәмияте призлы урыннар белән генә чикләнми. Ул Россиянең төрле төбәкләрендә туган телләрне укытуның нинди юллар белән алып барылуын күрергә, педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашырга, яңа методик алымнар белән танышырга мөмкинлек бирә.
Конкурс барышында педагогларның һөнәри осталыгы белән бергә туган телнең бала тормышындагы әһәмияте дә ачык күренде. Укытучының бурычы – баланы сүзләр һәм кагыйдәләр дөньясына гына алып керү түгел. Ул аңа туган тел аша үз халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен таныта, үз тамырларын тоярга ярдәм итә.
Конкурста катнашучылар балаларда таныш булмаган телгә кызыксыну уяту, беренче сөйләм ачышларын хуплау, туган сүзнең халык тарихы һәм мәдәнияте белән бәйләнешен күрсәтү алымнары белән уртаклашты.
Конкурсның тагын бер әһәмиятле ягы – туган тел укытучысы хезмәтенең җәмгыятьтәге роленә игътибарны арттыру. Педагогның методик осталыгы, иҗади эзләнүе һәм телгә мөнәсәбәте баланың туган телгә карашын формалаштыруда зур әһәмияткә ия.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, бәйгенең биш ел эчендә киңәюен билгеләп үтеп, туган телләрне саклау һәм үстерүгә дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмгә игътибар юнәлтте. Соңгы өч елда туган телләр һәм әдәбиятлар буенча 38 федераль эш программасы әзерләнүе, тагын сигез программаның яңартылуы, 10 халык телендә 54 дәреслек эшләнүе дә бу юнәлештәге эшнең күләмле булуын күрсәтә.
Быел бәйге мәйданчыкларында беренче тапкыр нагайбәк теле дә тәкъдим ителгән. Бу исә Россия халыклары телләренең күптөрлелеген тагын бер кат күрсәтте.
– Бәйгенең сынаулары шактый катлаулы иде. Читтән торып катнашу этабында медиавизитка тәкъдим ителде. Төп этапта методик остаханә, дәрес, балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар өчен белем бирү чарасы, мастер-класс, мәгърифәтчелек практикумы, «Үсеш векторы» әңгәмәсе үткәрелде, – диде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова. – Барлык сынауларны да безнең мөгаллимнәребез югары дәрәҗәдә узды. Гомумән, бәйгенең бишьеллык тарихында Татарстан укытучылары һәм тәрбиячеләренең нәтиҗәләре югары. Шуны да әйтәсе килә: бәйгедә татар телен Татарстан гына түгел, Түбән Новгород, Пенза, Төмән, Томск өлкәсе укытучылары һәм тәрбиячесе дә тәкъдим итте. Без алар белән дә горурланабыз. Гомумән алганда, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе туган телләрне укыту мәсьәләсенә игътибарны арттыра, уңай тәҗрибәне уртаклашырга мөмкинлек бирә, профессиональ аралашу өчен мәйдан булып тора.
Без җиңдек!
Резидә Курамшина, Казандагы 11 нче күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Бу конкурсны зур тәҗрибә туплау мәйданчыгы дип кабул итәм. Бик күп нәрсәгә өйрәндем. Үземнең көчле якларымны да, үсеш таләп иткән якларымны да күрдем. Кайсы юнәлештә миңа тагын эшләргә, нинди күнекмәләремне ныгытырга кирәклеген аңладым. Башка төбәкләрнең тәҗрибәсен күреп, безгә дә нинди яңалыклар кертергә мөмкинлеге турында уйландым.
Татарстанның башка төбәкләр өчен үрнәк республика буларак кабул ителүен күрү, катнашучылардан да, жюри әгъзаларыннан да: «Без Татарстан өчен җан атабыз», – дигән сүзләр ишетү минем өчен зур горурлык булды. Шуңа күрә мин халыкның шушы ихтирамын һәм җылы мөнәсәбәтен икенче урыннан да югарырак бәялим. Үзем өчен бу – чын мәгънәсендә беренче урын. Бу нәтиҗә – озак вакыт дәвамында барган әзерлекнең генә түгел, ә зур команданың уртак хезмәте, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Совет районы мәгариф идарәсе, шулай ук безнең 11 нче лицей коллективының бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа күрә «без җиңдек» дип кенә әйтә алам. Аерым рәхмәтемне лицей директорыбыз Айнур Шиһаповка белдерәсем килә. Ул миңа һәр этапта зур ярдәм күрсәтте, һәрвакыт җан атып торды, район этабыннан башлап, бәйгенең барлык баскычларында да минем белән булды, команда туплауда ярдәм итте.
Әлеге бәйге миңа һөнәри баскычта тагын берничә адым югары күтәрелергә, үз тәҗрибәмә яңача карарга һәм алга таба үсү юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итте.
Фото Р.Курамшинаның шәхси архивыннан алынды.





Комментарийлар