Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда ел татарларын ачыклыйлар

«Миллиард.Татар» редакциясе оештырган «Ел татары – 2026» рейтингында 25 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Журналист һәм блогер Ихтыяр Кыямов «Иң актив яшь татар егете/кызы» номинациясендә җиңүче булды. Ул шулай ук «Ел татары. Халык сайлавы» төп исеменә дәгъва итүчеләр арасында.

«Ел татары» бәйгесенең финалистларын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуындаигълан иттеләр. Әлеге проект 2023 елдан бирле миллимәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларны барлау максатыннан үткәрелә. Җиңүчеләр халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә ачыклана.

Ихтыяр Кыямов – татар тарихын кыскавидеоларда танытучы мәгърифәтче журналист

«Иң актив яшь татар егете/кызы» номинациясендә журналист, блогер Ихтыяр Кыямов җиңүче дип танылды. «Ел татары. Халык сайлавы» исеменә дәгъва итүчеләр арасында да аның исеме бар.

Әлеге исем өчен Ихтыяр Кыямов белән беррәттән йөзүче Ралинә Гыйләҗева, татар теле укытучысы Гөлсирин Абейдуллова, «Әкият» курчак театры актеры Дилүс Хуҗәхмәтов, дизайнер «ИЛҮЗӘ ЛалеАй», Америкадаяшәүче блогер Илдар Шагалиев, эшмәкәр Фәрит Хәйретдинов, чигү остасы һәм реставратор Аглая Липина, Булат хәзрәт Сәфәров һәм Себер татарлары телен өйрәнүче Хәнисә Алишина көч сынаша.

25 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде

Быел «Ел татары» рейтингында 25 номинация буенчаҗиңүчеләр ачыкланды. Алар арасында:

«Ел җыры» – Ильмира Нәгыймова һәм Гүзәл Уразованың «Татар кызы» җыры;

«Елның яхшы музыкаль проекты» – «Уйнагыз, гармуннар!»;

«Ел спортчысы» – йөзүче Ралинә Гыйләҗева;

«Иң яхшы татар мәктәбе» – Самараның «Яктылык» мәктәбе;

«Иң яхшы татар теле укытучысы» – Чувашиянең Шыгырдан 1нче урта мәктәбе укытучысы Гөлсирин Абейдуллова;

«Иң яхшы спектакль» – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Хыялартыннан» спектакле;

«Иң яхшы актер» – «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры актеры Дилүс Хуҗәхмәтов;

«Иң яхшы фильм» – «Ай булмаса, йолдыз бар»;

«Иң яхшы медиа-проект» – TATARLAR_BEST;

«Иң яхшы татар блогеры» – Илдар Шагалиев;

«Ел музее» – «Иске Казан»;

«Иң яхшы IT-проект» – татар телен өйрәнү өчен «ИкеТел» кушымтасы;

«Ел проекты» – «Татар кызы» халыкара матурлыкбәйгесе;

«Ел вакыйгасы» – Алинә Заһитованың фигуралы шууүзәге ачылу.

Шулай ук «Иң яхшы татар дизайнеры», «Иң яхшыгастрономик проект», «Татар өммәте каһарманы», «Татарстан корпорациясе», «Татарстаннан читтәге иң яхшытатар активисты» һәм башка номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде.

«Елдан-ел проект популярлаша бара»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов бәйгенең елдан-ел киңәюен һәм популярлашуын билгеләп үтте.

«Миллиард.Татар» проектының укучылар арасында зуркызыксыну уятуы безне шатландыра. Әлеге форматтабәйгене дүртенче тапкыр уздырабыз. Чыннан да, елдан-елпроект популярлаша бара. Тавыш бирүдә берничә мең кешекатнаша. Димәк, бу халыкка кызык», – диде ул.

Ринат Билалов басманың алты ел элек кечкенә редакция буларак эшли башлавын, бүген исә татар мәдәнияте һәм тарихы белән меңләгән кешенең кызыксынуын билгеләпүтте. Аның фикеренчә, «Миллиард.Татар»ның эшчәнлеге мәкаләләр белән генә чикләнми: редакция төрле чаралар, фәнни лекцияләр һәм очрашулар да оештыра.

«Ел татары» бәйгесенең географиясе дә киңәя бара. Катнашучылар арасында башка төбәкләрдә яшәүче татарлар, хәтта чит ил вәкилләре дә бар. Ринат Билаловпроектны ел нәтиҗәләрен барлау, уңышларга бәя бирү һәм алдагы эш юнәлешләрен билгеләү мөмкинлеге дип атады.

«Татар телле ел журналисты» номинациясебулырга мөмкин

«Миллиард.Татар» редакциясе баш мөхәррире АрсланМинвәлиев киләсе елда «Татар телле ел журналисты» номинациясен булдырырга теләүләре турында хәбәр итте.

Быел әлеге тәкъдим бәйгенең оештыру эшләре тәмамланып килгән вакытта яңгыраганлыктан, аны гамәлгә ашырыпбулмаган. «Бу бик кызыклы юнәлеш булачак», – дидеАрслан Минвәлиев.

Төп җиңүче 2 декабрьдә билгеле булачак

Номинацияләр җиңүчеләре арасыннан «Ел татары – 2026» исеменең төп иясе, шулай ук «Ел татары. Халык сайлавы» җиңүчесе тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк.Финалистлар өчен тавыш бирү 23 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Тавышны «Миллиард.Татар» басмасының «ВКонтакте» һәм «Телеграм» социаль челтәрләрендә бирергә мөмкин.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ