Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан һәм Питер икенче урында

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә «Абилимпикс» Бөтенроссия чемпионаты узды. Анда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Татарстан җыелма командасы мәскәүлеләрдән калышып икенче урынга лаек булды.

Ярыштан җиңү белән кайткан укучыларны  Казан тимер юл вокзалында ТР мәгариф һәм фән министры  Илсур Һадиуллин каршы алды. «Республика делегациясе 254 кешедән торды, шуларның 103 е-конкурсантлар иде. Алар барлык компетенцияләрдә дә актив катнашты. Татарстан җыелма командасы барлыгы 76 медаль яулады. Бу чемпионатта җиңүчеләрне предприятиеләрдә көтәләр,  аларның берсе дә югалып калмаячак», – дип  сөйләде ул.
 Милли чемпионат нәтиҗәләре буенча якташларыбыз аерып әйткәндә: 30 алтын, 26 көмеш һәм 20 бронза медальгә ия булдылар. «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты 70 компетенция буенча узды. Ярышта беренче урынны  Мәскәү, икенче урынны Татарстан белән Санкт-Петербург командалары бүлеште,  өченче урынны Мәскәү өлкәсе алды. 

 Фотолар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ