Логотип Магариф уку
Цитата:

«Чуар тавык-матуркай» рус халык әкиятен сәхнәләштерү

Бүгенге көндә, кызганыч, балалар әкиятләр белән түгел, бәлки заманча мультфильмнар һәм гаджетлар белән тәрбияләнә. Бик күп әти-әниләр балалар белән китап, әкиятләр укырга вакыт тапмый; мәкальләр, әйтемнәр дә көндәлек тормышта кулланылмый. Балалар туган татар телләрен өйдә, гаиләдә бөтенләй диярлек ишетми. Гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр юкка чыга бара, туган тел балалар өчен аңлашылмаган һәм кызыксыз әйбер булып кала.

Алсу ГЫЙЛМАНОВА,

Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының

югары квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Энҗе МОСТАФИНА,

Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының

югары квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Игътибарыгызга «Әкият сөйлим сезгә» проекты кысаларында эшләнелгән «Чуар тавык» әкиятен тәкъдим итәбез. Әкият автор җырлары, уеннары (бармак, дидактик, хәрәкәтле), мәкальләр, әйтемнәр белән баетылган. Проектның кыйммәтлеге шунда: балалар әкиятнең интерактив катнашучылары буларак, уен, музыка аша тулаем әкияткә кереп чума.

«Әкият сөйлим сезгә» проекты белем һәм тәрбия бирүне туган телдә алып баручы педагоглар арасында уздырылган Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар бәйгесендә грантка лаек булды.

Балалар бакчасында мөһим бурычларның берсе – балаларның сөйләм телен үстерү. Тел белү ул–  дөрес итеп җөмлә төзү генә түгел, шул телдә фикерләү, матур итеп сөйләү дә. Шуңа да тел үстерүдә әкиятләргә таяну бик актуаль, чөнки әкият уен белән үрелеп бара. Әкият уйнаганда, баланың күзаллавы, акыл үсеше формалаша, фантазиясе арта. Шул рәвешле сөйләм теле үсә.

 

Максат: балаларга әйләнә-тирәне танып белүдә уңай шартлар тудыру, йорт кошлары мисалында балаларны йорт хайваннары белән, аларның яшәеше белән таныштыру.

Бурычлар:

– «Чуар тавык-матуркай» әкиятенә карата балаларда кызыксыну уяту;

– йорт хайваннары турында күзаллауны системалаштыру, тышкы кыяфәтләре буенча аера белү һәм яшәү мохите турында төшенчә булдыру;

– төркемдә ярдәм күрсәтү теләге уяту, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

– музыкага кызыксыну уяту;

– ритмга туры китереп йөгерү, көй бетү белән туктау.

Декорация һәм атрибутлар:

Өй күренеше: мич, карават, өстәл, самавыр, чеби башлыклары, массаж өчен таяклар, алтын йомырка, тавык бибабо театры курчагы, әби, бабай театр курчаклары (ростовые), йомшак уенчык – тычкан.

 

Әкиятнең барышы

Алып баручы.

Әй, тормагыз бер читтә,

Безнең янга килегез!

Халык җыелган җирдә

Әкият башлана бездә.

Балалар алып баручы янына килә.

Алып баручы. Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, әтәч плотник булган вакытта яшәгәннәр әби белән бабай. Булган, ди, аларның тавыклары Чуаркай-матуркай.

«Чуаркай» җыры («Әй икегез-икегез» көенә.)

Сый-хөрмәттә яшим мин,

Тормыш түгел – әкият!

Тәмле ашыйм, татлы йоклыйм,

Миңа дуслар бик рәхәт!

Шундый караш өчен көн дә

Яңа йомырка салам.

Әби белән бабайны

Мин шулай куандырам!

Алып баручы. Көннәрдән бер көнне могҗиза булган! Менә шундый хәл булган! (Алып баручы «Әпипә» көенә җырлый.)

Чуар тавык-матуркай

Ярма ашап, су эчкән.

Әби белән, бабай белән

Бик дус-тату яшәгән.

Балалар. Нәрсә булган?

Алып баручы.

Чуар тавык-матуркай

Алтын йомырка салган.

Әби ваткан, бабай ваткан,

Ә ул һич ватылмаган.

Алып баручы. Бабай агач кашык алып ватып караган, һич тә булмаган. Әйдәгез, кашыкларны алып без дә тизәйткеч әйтәбез.

Бергә.

Кояш, чык, чык, чык,

Тәмле ботка бирермен.

Тәмле ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Тәти кашык саф алтын,

Безгә кирәкми салкын!

Бабай елый, әби килә. Әби уклау белән ватып карый, һич вата алмый.

Уклау белән массаж.

Алып баручы. Әби тәрәзәдән нәни чебиләрне күрә һәм аларны ярма белән сыйларга уйлый.

Балалар, сары башлыклар киеп, «Нәни чебиләр зарядкасы» көенә зарядка ясыйлар – ярма сайлыйлар.

Алып баручы.

Чуар тавык-матуркай,

Алар бик аптыраган.

Әби елый, бабай елый,

Көчләре дә калмаган.

Чиста алтын бу йомырка

Аны ашап булмаган!

Алып баручы. Ярыктан тычкан чыккан, үзенең яулыгы белән уйнарга чакырган.

«Серле яулык» уены. Музыкаль күмәк уен.

Алып баручы.

Койрыгы белән эләгеп,

Йомырканы ул ваткан!

Чуар тавык матуркай,

Күкәйне тычкан ваткан.

Алтын күкәй төшеп ватыла.

Чуар тавык-матуркай

Ах, кызганыч, бигрәк жәл.

Әби елый, бабай елый,

Берни эшләп булмаган,

Чуар тавык-матуркай,

Берни эшләп булмаган!

Әби белән бабайның песиләре тычканны куып китә.

Түгәрәк эчендә уен «Тычканны песидән яшер».

Балалар тычкан уенчыгын кулдан кулга тапшыралар, песи тычканны тота.

Алып баручы.

Чуар тавык-матуркай

Гади йомырка салган.

Менә бәхет бу күкәйне

Бик тәмләп ашап булган.

Алып баручы. Әби, бу йомырканы алып, камыр баскан, калач пешергән.

Бармак уены.

Бергә.

Басабыз, басабыз, камырны басабыз.

Җәябез, җәябез, камырны җәябез.

Менә шундый, менә шундый,

Шундый калач зур була.

Алып баручы.

Чуар тавык-матуркай,

Әби-бабай шатланган.

Нинди уңган тавык диеп,

Чуаркайны мактаганнар.

Һай, нинди булган тавык дип,

Чуаркайны сөйгәннәр!

Калач белән сыйлану.

Алып баручы.

Төрле-төрле әкиятләр, бик ярата балалар!

Әкият белән тәрбияләнеп үсәләр шулай алар!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ