Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар Байтуганындагы Сәләй Вагыйзев музеена – 10 ел!

Бу көннәрдә Самараның Камышлы районы Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Гатат улы Вагыйзев музей-йорты котлаулар кабул итә, музей ачылуга 10 ел тулды! Бу хакта директор Нурания Абзалова хәбәр итә.

Шул вакыт эчендә музей Россия һәм чит илләрдән 30 меңгә якын кеше кабул иткән. Алар арасында укучылар һәм мөгаллимнәр, дин әһлләре, депутатлар, журналистлар, язучылар, артистлар, волонтерлар һ.б. бар.

“Әлифба” авторлары язмышы турында “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары битләрендә бер генә язмадык. Шагыйрә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лилия Гобәйдуллинаның Сәләй Вагыйзев, Рәмзия Вәлитовалар турындагы “Әлиф ләм мим” китабы эзләреннән Татар Байтуганына журналист Сәрбиназ Фәттах сәфәре укучыларыбызда аеруча кызыксыну уятты.

Самара төбәгендәге Сәләй Вагыйзев музей-комплексын юбилейлары белән тәбрик итәбез! Шундый зур шәхесебез белән кызыксынучылар артып торсын, хезмәтегез саваплы булсын!

Фото авторы: Нурания Абзалова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ