Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларның сөйләмнәрен һәм фикерләүләрен үстерүдә автор уеннары

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, нәтиҗәлесе һәм үтемлесе, әлбәттә, уен.

 

Лилия МӨХӘММӘДИЕВА,

Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының

югары квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Римма ГАБИДУЛЛИНА,

Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының

югары квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Рәдифә ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының

югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Быел Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бакчабызда инициатив төркем белән әлеге тема кысаларында проект эше алырга булдык. Проектның исеме дә бик матур, зәвыклы, тирән эчтәлекле булып чыкты – «Туган телем: бишектән бишеккә». Проектны тормышка ашыру барышында бакчабызда бик күп автор уеннары ясадык. Бу уеннар балаларны туган телгә өйрәтүдә зур ярдәмче булып тора, чөнки уйнаганда баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы, игътибарлылыгы арта, бала фикерләргә, күзалларга өйрәнә. Әлеге уеннар ярдәмендә бала күңелендә туган телгә мәхәббәт, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре, шулай ук эстетик зәвык тәрбияләнә, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерелә.

Бер мизгелгә генә булса да, балачакка кайтыйк әле, әти ясаган машина, хәрби техника, җәя, әни теккән курчаклар, җәнлекләр – болар барысы да иң якын, кадерле уенчыклар булгандыр, ахрысы. Безнең ясаган уеннарыбыз да – нәкъ шундый эчтәлекле, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган, аларны җәлеп итә торган, алар яудырган сораулардан чыккан уеннар. Һәр уенның максаты, атрибутлары бар, уен барышы алдан ук уйлап эш ителә. Бу уеннарны без төркемнән төркемгә биреп, күчереп, төрле яшьтәге балалар белән чиратлашып уйныйбыз. Сезнең игътибарыгызга шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

 

«Пирамида» уены. Бу уен аша без балаларны традицион милли татар һәм рус киемнәре белән таныштырабыз. Аларның игътибарын киемнәрдәге бизәкләргә юнәлтәбез; милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбиялибез; милли киемнәргә карап, милләтләрне аерырга өйрәтәбез.

«Сыйла» уены – ике яклы мольберт. Бер яктан – Алсу, икенче яктан – Булат. Уен барышында бала «ашарга ярый» һәм «ашарга ярамый» төшенчәләре белән таныша, ашамлыкларның исемнәрен истә калдыра; аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнә.

 

 

«Тылсымлы тәрәзә» уены. Бу тәрәзә ярдәмендә балалар, милли киемнәр ясап, аларны төрле бизәкләр, орнаментлар белән бизиләр, ике яклап парлы рәсемнәр ясыйлар. Шулай ук рәсем эшчәнлегендә дә кулланырга бик уңайлы. Бу уенны без әле тагын үткән материалны кабатлаганда еш кулланабыз.

«Адымнар» уены. Бу – бик мавыктыргыч, кызыклы уен. Балалар, башка уеннардан аермалы буларак, утырып кына түгел, хәтта ятып та уйныйлар. Уенда алар Казаннан авылга – әбигә юл тоталар. Юлда шәһәребезнең күренекле биналары, истәлекле урыннары, төрле әкият геройлары белән танышалар, төрле биремнәр үтиләр.

 

Диварга беркетелгән «Марат һәм Ләйсән» уены бакчабыз балаларын коридордан үткәндә сәламләп кала. Бу геройларның киемнәрендә кесәләр эшләнгән. Кесәләргә рәсемнәр урнаштырып, балалар биремнәр үтиләр яки җөмләләр төзиләр. Мәсәлән, алма рәсеме һәм аның янында ярату билгесе – йөрәк төшерелгән рәсем куела. Бала «Мин алма яратам» дигән җөмлә төзи ала. Парлашып уйнаганда, бер-берсенә команда биреп, сорау куеп уйный алар. (Мәсәлән, «Марат, йөгер!», «Марат, син нишлисең?», «Мин йөгерәм».)

 

Шулай ук диварга беркетелгән «Күңелле суалчан» уены балаларны үзенең матур төсле рәсемнәре, биремнәре белән җәлеп итә. Бу уенның эчтәлеген төзегәндә без уртанчылар төркеменә йөрүче рус телле балаларны күзалладык. Зифа Мирхатовнаның «Татарча сөйләшәм» укыту-методик комплектыннан «Минем өем» темасына кагылышлы сүзләрне алдык. Ахыргы түгәрәге магнит тактасы булганга күрә, без монда төрле бизәкләр төзибез. Сүзләрне кабатлап, санап, бизәкләрне атап, балалар сүз байлыкларын арттыралар һәм аларның, әлбәттә, кәефләре күтәрелә.

«Комод» уены. Инде алда әйтеп узганча, үзебез ясаган уеннар бик җиңел төркемнән төркемгә күчерелә. Менә «Комод» уены да нәкъ шундый. Бу уен – 3 тартмалы тәгәрмәчле комод. «Авыл хуҗалыгы», «Хайваннар» һәм «Ел фасыллары» темаларына туры китереп ясалган. Бу уенның уйнау вариантлары бихисап, чөнки эшчәнлек вакытында да, балалар мөстәкыйль уйнаганда да кулланып була. Һәр темага кагылышлы сүзләрне өйрәнеп, фигураларны тотып, хәрәкәтләндереп, фикерләшеп уйнаганда, балаларның тел үсешенә зур этәргеч бирә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«КУБ» уены. Бу – 4 яклы, әйләндереп, күчереп, йөртеп уйный торган уен. Үз эченә «Гаилә», «Безнең фатир», «Кибет», «Бакча» кебек темаларны алган. Бер уеннан икенче уенга да күчәргә мөмкин. Бакчадан җиләк-җимеш, яшелчәләр җыеп, аларны атап һәм гаилә уенына күчеп сыйланырга була, шулай ук кибеттә әле аларны сатарга яисә сатып алырга да мөмкин.

 

 

 

  

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ