Мирза Мәхмүтов мирасы – бүгенге мәгарифнең таянычы
Татарстан Фәннәр академиясендә академик, күренекле педагог һәм мәгариф эшлеклесе Мирза Мәхмүтовның тууына 100 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уза. «Педагогик укулар – 2026: фәнни мәктәпләрнең үзгәреше һәм мәгарифнең заманча чакырулары» дип исемләнгән чарада галимнең фәнни мирасы, педагогик карашлары һәм бүгенге мәгариф системасы алдында торган бурычлар хакында фикер алышалар.
Быелгы конференция күренекле татар мәгърифәтчесе, Татарстан АССРның элеккеге мәгариф министры Мирза Мәхмүтовның юбилеена багышланган. Чара тантаналы ачылыш, пленар утырыш һәм остазлык тәҗрибәләренә багышланган остаханәләрне берләштерә. Аны оештыручы – Казан дәүләт мәдәният институты.
Конференциядә катнашучыларга Россия Мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева һәм Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов видеосәламләү юллаган иде.
Ольга Васильева үз чыгышында Мирза Мәхмүтовның проблемалы укыту теориясе һәм өзлексез һөнәри белем бирү өлкәсендәге хезмәтләренең ил педагогикасы үсешенә зур йогынты ясавын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, галим мирасына мөрәҗәгать итү бүгенге мәгариф мәсьәләләрен хәл итүдә дә ярдәм итә. Фәнни мәктәпнең нигезендә буыннар дәвамчанлыгы ята, шуңа күрә остазлык мәсьәләсе дә аерым игътибарга лаек.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исә академия өчен әлеге конференцияне бергәләп оештыру һәм катнашучыларны үзендә кабул итү зур мәртәбә булуын ассызыклады.
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, Татарстан Фәннәр академиясенең социаль-икътисади фәннәр бүлеге академик-сәркатибе Роза Әхмәдиева Мирза Мәхмүтовның әлеге бүлекнең беренче сәркатибе булуын искәртте. «Мирза Мәхмүтов заманында мәгариф өлкәсендә торган мәсьәләләрнең бүген дә актуаль. Галим катнашында югары белем бирү системасы концепциясе гамәлгә ашырылган. Бүген дә аның фәнни юнәлешләре үстерелә, ул салган нигездә яңа эшләр башкарыла. Бүген мин, яшь галим буларак, аның мирасын дәвам итәм», – диде ул.
Пленар утырышта Казан педагогика мәктәбе традицияләренең үсеше турында Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты директоры, Россия Мәгариф академиясенең мөхбир-әгъзасы Айдар Калимуллин чыгыш ясады.
Мәскәү дәүләт педагогика университетының тормыш иминлеге кафедрасы профессоры Владимир Мошкин проблемалы укыту һәм өзлексез белем бирү теорияләренең үсеше турында сөйләде.
Конференциядә фәнни мәктәпләрнең тарихи һәм хәзерге тәҗрибәсе, остазлыкның Россиянең фәнни-технологик үсешендәге роле, яшь тикшеренүчеләр әзерләү, фәннәр арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре күтәрелә. Аерым юнәлешләрнең берсе – Мирза Мәхмүтовның педагогик мирасын бүгенге мәгариф алдында торган бурычларны хәл итүдә файдалану.
Форумда Мәскәү, Бишкәк, Казан һәм Яр Чаллыдан килгән белгечләр катнаша. Кытай һәм Беларусь вәкилләренең чыгышлары онлайн рәвештә оештырылды.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин бүгенге мәгариф системасы үзгәрешләр артыннан гына барырга түгел, ә аларны алдан күреп эш итәргә тиешлеген сөйләп узды. «Безнең алда җитди бурычлар тора. Алар һәрвакыт булган. Технологик бәйсезлекне тәэмин итү, икътисадның өстенлекле тармаклары өчен белгечләр әзерләү, ясалма фәһемне һәм санлы технологияләрне мәгариф процессына кертү, иҗади һәм фикер йөртә белүче шәхес тәрбияләү», – диде ул үз чыгышында. Министр урынбасары шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының җитештерү өлкәсенә кирәкле технологияләр һәм бурычлар исемлеген булдыру юнәлешендә системалы эш алып баруын билгеләп үтте. Республика сәнәгатенә заман таләпләренә җавап биргән, яхшы әзерлекле белгечләр кирәк.
Шунысы игътибарга лаек: Татарстан Фәннәр академиясендә мондый очрашулар югары мәктәп укытучылары көненә багышлап үткәрелә. Әлеге һөнәри бәйрәм 19 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул 2021 елда рәсми рәвештә гамәлгә куелган. Дата бөек рус галиме Михаил Ломоносовның туган көненә туры килә.
Мирза Мәхмүтовның күпьеллык фәнни хезмәтләре бүген дә педагоглар һәм методистлар өчен әһәмиятен югалтмый. Конференциядә яңгыраган фикерләрдән күренгәнчә, галимнең идеяләрен заман шартларына яраклаштырып өйрәнү, фәнни мәктәпләрнең дәвамчанлыгын тәэмин итү һәм остазлык традицияләрен саклау хәзерге мәгариф үсешенең мөһим юнәлешләре булып кала.
Автор фотолары





Комментарийлар