Илсур Һадиуллин Югары мәктәп укытучылары көне белән котлады
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Югары мәктәп укытучылары көне белән котлады. Бәйрәм Россиядә күренекле галим Михаил Ломоносовның туган көнендә билгеләп үтелә.
Котлауда югары мәктәп укытучыларының илдә мәгариф һәм фән үсешенә керткән өлеше, яшь буынны тәрбияләүдәге хезмәте билгеләп үтелә.
Укытучылар студентларга фәнни белемнәр генә түгел, тормыш тәҗрибәсе һәм һөнәри осталык та тапшыра. Алар яшьләрне мөстәкыйль фикерләргә, сораулар бирергә, яңа чишелешләр эзләргә һәм дөреслекне ялгыштан аерырга өйрәтә. Нәкъ менә педагоглар ярдәме белән студентларның беренче фәнни идеяләре барлыкка килә, булачак белгечләрнең һөнәри карашлары һәм шәхси сыйфатлары формалаша.
Котлауда шулай ук югары уку йортлары укытучыларының фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә. Педагоглар укыту белән беррәттән фәнни эзләнүләр алып бара, хезмәтләр бастыра, аспирантлар һәм магистрантлар әзерли, фәнни мәктәпләр үсешенә өлеш кертә.
«Кадерле укытучыларыбыз! Сезгә фидакарь хезмәтегез, энтузиазмыгыз, рухи көчегез һәм югары профессиональ осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезгә алга таба да уңышлар, рәхмәтле студентлар, яңа һөнәри казанышлар телибез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!» – диелә котлауда.
Фото: Юлия Калинина





Комментарийлар