Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мич котлау» йоласы

Татар милли мәдәнияте тарихи үткәнне чагылдыра һәм халыкның хәзерге асылын билгели, ә үткәндә һәм бүгенгедә аның киләчәк рәвешләре һәм мәгънәләре шытып чыга. Мәдәният халкыбызның тиңсез мирасын – гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, телен, акыл һәм сәнгать иҗаты үрнәкләрен берләштерә. Бу хәзинә һәрдаим яңартылып, киләсе буыннарга тапшырылып килә. Татар мәдәниятенең үзенчәлеге – аның дөньяга ачык булуы, башка халыклар мәдәниятләре белән үзара ярашып, «гадәт вә әхлак алмашып» үсүе.

Әдилә ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының

югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

 

Резедә ЯКУПОВА,

Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының

I квалификация категорияле тәрбиячесе

261 нче «Сәйлән» балалар бакчасы инде күп еллар татар балалар бакчасы буларак, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, бу юнәлештә системалы эш алып бара. Шуңа күрә дә эшебездә балаларны туган телгә өйрәтү, аның матурлыгына төшендерү, ата-бабадан калган милли мирасны түкми-чәчми яшь буынга җиткерүне төп бурычларыбыз итеп куябыз.

Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, бабайларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», – ди халкыбыз. Йола һәм гореф-гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын һәрберебез белә. Халык бәйрәмнәре, йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала, өлкәннәрне дә хөрмәт итәргә өйрәнә.

Татар халкы гасырдан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзенең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән; һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Йолалар бик күптөрле: туй үткәрү, балага исем кушу, бала юындыру, аулак өйләр, кичке уен, кунак кыз килү, кыз димләү, өй туе, солдатка озату, ат саклаулар… Шуларның берсе – «Мич котлау йоласы» белән таныштырып үтәсебез килә. Бу йола безнең тарафтан «Татар кызчыгы – 2023» бәйгесендә тәкъдим ителде. Әдилә исемле кызыбыз район күләмендә беренче урынны яулады.

 

Чара барышы

Максат: балаларны халкыбызның борынгы гореф-гадәтләренең берсе – мич котлау йоласы белән таныштыру.

Белем бирү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, халкыбызның милли уеннары, халык авыз иҗаты, халыкка хас әдәп кагыйдәләре белән таныштыру.

Үстерү бурычы: балаларның тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, диалогик сөйләмне, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен, игътибарлылыгын, кызыксынучанлыгын үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

 

Өй күренеше. Әби өй җыештырып йөри.

Әби (җырлый).

Сагындыра, сагындыра

Мичтә пешкән әнкәй икмәге.

Балачакны, яшьлек чакны

Искә алып кына бетмәле.

Тиздән Әдилә кызым да иптәшләре белән кайтып җитәр. Әй, мичебез дә бик матур килеп чыкты бит!

Матур көйгә кызлар килеп керә.

Кызлар. Исәнме, әби!

Әби. Исән-сау килеп җиттегезме?

Әдилә. Әйе, әбекәй, без мич котларга килдек, мич күрергә. Бу сезгә мич бүләге. (Бүләк бирә.)

Әби. Рәхмәт, кызым. Әйдәгез, балалар, түрдән узыгыз! Мич котлау – изге эш. Сабир бабагыз иске мич урынына яңасын чыгарды. Мин самавырымны куеп җибәрәм, чәй әзерли торыйм. Мичне котлап, күмәчемне дә өлгертермен. Сез күңел ача торыгыз.

Әби чыгып китә. Кызлар эскәмиягә утырып сөйләшәләр.

Әдилә. Кызлар, беләсезме, элек татар өйләрендә иң мөһиме мич булган.

1 нче кыз. Алар таштан, кирпечтән, балчыктан төзелгән.

2 нче кыз. Минем әбием: «Мич – гаилә туендыручы ана», – дип әйтә.

Әдилә. Әйе шул, анда пешергәннәр, ризык әзерләгәннәр, балалар юганнар.

Матур көйгә егетләр килеп керә.

Егетләр. Исәнмесез, кызлар!

Кызлар. Сәлам, егетләр! Нәрсә булды?

1 нче егет. Авылдагы бер йортта да мич калмаган. Әдилә, синең бабаң иске мич урынына яңасын салдырып куйган дип ишеттек. Шуны котлап килдек! Бәрәкәтле мич булсын!

2 нче егет. Таңнар атып, кич булсын!

3 нче егет. Туганнарыгыз нык булсын!

4 нче егет. Ә дошманнарыгыз юк булсын!

Әдилә. Рәхмәт, егетләр! Менә мич тә чыгардык, шуны котлап әби күмәч салды. (Әдилә мич артына кача.)

3 нче кыз. Мичтә пешкән күмәч, коймакларның тәмлелеге!

4 нче кыз. Әйдәгез, күмәч пешкәнче, күңелле итеп уйнап алабыз!

Бергә. Әйдәгез!

«Башмакчы» уены

Төрле һөнәр беләбез, матур итеп тегәбез.

Асыл төсле җепләр белән, башмак башын чигәбез.

Әй башмакчы, башмакчы, үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагың, бир кияргә башмагың (Ике тапкыр.)

Шакыган тавыш ишетелә.

Мич иясе (Әдилә).

Тук, тук, тукран, тукылдатып утырам,

Мичтә күмәч пешәме? Шуны көтеп утырам.

1 нче кыз. Нәрсә кирәк сиңа?

Мич иясе. Күмәч кирәк. Кертегез!

Бергә. Кертмибез!

Мич иясе. Кертмәсәгез, мич авызыннан керәм.

Егет. Корымга буяласың.

Мич иясе. Алайса, ишектән генә сикерәм дә керәм. (Ишекне ачып җибәрә. Ике кызны да тотып ала.)

Кызлар. Җибәр, зинһар, мичтә хәзер күмәч пешеп чыга. Сиңа бирербез.

Мич иясе. Котыласыгыз килә икән, берәр һөнәрегезне күрсәтегез, алайса!

Кызлар. Тизәйткечләр әйтәбез!

2 нче кыз.

Мич башында биш мәче.

Биш мәченең биш башы,

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

Мич иясе.

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Мичтә күмәч пешәме?

Шуны көтеп утырам.

4 нче кыз. Ә сиңа нинди күмәч: табада пешкәнеме, күмәч калаендагысымы, әллә мич төбендә көлдә өлгергәне кирәкме?

Мич иясе. Мич төбендә көлдә өлгергәне, әлбәттә.

1 нче кыз. Анысын алып булмый шул… Мич төбенә ябышкан! (Көлешәләр.)

Мич иясе. Алайса, табадагысы.

1 нче егет. Анысы бик җәелеп пешкән. Капчыгыңа сыймас. (Көлешәләр.)

Мич иясе. Алай булгач, күмәч калаенда пешкәне дә ярый.

2 нче егет. Анысы бик күпереп, кабарып пешкән шул. Кочагыңа сыймас.

Мич иясе. Аһ, сез шулаймы! (Сикереп тора да  балаларны бастыра башлый. Балалар кача. Мич иясе берсен дә тота алмый.) Әллә мичкә кереп тулдылар инде?

Балалар. Тота алмадың, җәза бирәбез, табада биетәбез!

(Балалар табаны идәнгә каплап куялар да такмак әйтәләр. Мич иясе таба өстендә сикергәли башлый.)

Балалар.

Мич авызында капкач,

Җылысы чыкмый япкач.

Таба өсләрендә бии,

Дуслары җыелышкач.

Әдилә таба өстендә бии. Егет Әдиләнең битлеген салдыра.

3 нче егет. И Әдилә, син икәнсең, без сине чын мич иясе дип торабыз.

Әдилә. Әйе, мин бу. Әйдәгез, бергәләп җырлап, биеп алыйк.

4 нче егет.

Сырлы-сырлы-сырлы ул,

Безнең белән җырлый ул.

Бергә. Гармун!

Күмәк бию.

Әдилә. Мичтә күмәч тә өлгергәндер инде. Әйдәгез, хәзер яңа мичне котлап, күмәч белән чәй эчәбез!

Әдәбият:

  1. 261 нче балалар бакчасы тәрбиячеләренең әби-бабалары сөйләве буенча җыелган татар халык авыз иҗаты.
  2. Татар халык уеннары / Төз. Р. Ягъфәров. – Казан: Раннур, 200 – 480 б. – («Юлдаш» газетасы китапханәсе).
  3. Р.Ф. Ягъфәров. Йомгак таптым: Балалар фольклоры. – Казан: Мәгариф, 2000.
  4. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен/Төз. Н. Исәнбәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 198
  5. С. Сәүбанова. Бәйрәмнәр өчен. – Казан: Раннур, 1999.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ