Логотип Магариф уку
Цитата:

Безнең заман геройлары

Казандагы Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Безнең заман геройлары» республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне көндәлек тормышта каһарманлык кылган 80 татарстанлыга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Россиягә яңа кушылган регионнарда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә торган предприятие һәм оешмаларга тапшырылды.

Премияләр  17 яшькә кадәрге героик гамәлләр кылган балаларга  «Яшь Герой»,  батырлык һәм фидакярьлек күрсәткән өлкәннәргә  «Безнең заман герое»,  сәнәгать үсешенә аерым өлеш керткән республика халкы өчен «Хезмәт батырлыгы»  һәм «Фронтка ярдәм» номинацияләрендә бирелә.  

       «Яшь Герой»  номинацияләрендә  бүләкләнгән шахмат буенча дөнья чемпионы Казаннан  8 яшьлек Михаил Шишов Сербиядә узган дөнья беренчелегендә  блицта алтын, рапидта көмеш медальгә, Кытайда узган Азия ачык беренчелегендә көмеш призер булды. Икенче номинант – Чаллыдан 12 яшьлек Назар Уткин  Алабуга районының Олы Шурняк авылындагы буада бата башлаган кызны коткарган булган. Арслан Әхмәтшин, Азат Хисамов, Зөлфәт Усманов Яңа Чәчкәп авылында янгын вакытында беренче ярдәмне күрсәткәннәр һәм янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Питрәч районы Көек авылыннан Булат Хәйруллин кар астында калган дустын казып чыгарган.

     «Хезмәт батырлыгы» номинациясендә  Казандагы 28 нче гимназиядә педагогик эшчәнлегенә 43 ел багышлаган укытучылар династиясе вәкиле Әминә Иликова да бар.  

         «Фронтка ярдәм» номинациясендә фронт яны шәһәрләре  халкы, махсус хәрби операция катнашучылар  өчен гуманитар йөкләр ташучы  Игорь Сиделев,  хәрби хәрәкәтләрдә  күрсәткән батырлыгы өчен  Жуков медале белән бүләкләнгән, авыр  ярадан соң ике ел госпитальләрдә дәваланган  Радик Әсәдуллин да бар.

       Шунысын да әйтик:   чара ТР Дәүләт Советы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге  белән берлектә оештырыла. 2016 елдан бирле «Безнең заман герое» билгесенә 277 татарстанлы, «Яшь герой»га 81 яшүсмер лаек булды.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ