27 ноябрь 2026 яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин «Безнең геройлар» фестивале лауреатларына бүләкләр тапшырды
Казандагы А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Безнең геройлар» Бөтенроссия патриотик музыкаль-әдәби марафонының йомгаклау концерты булды. Фестивальдә катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
-
Безнең заман геройлары
Казандагы Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Безнең заман геройлары» республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне көндәлек тормышта каһарманлык кылган 80 татарстанлыга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Россиягә яңа кушылган регионнарда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә торган предприятие һәм оешмаларга тапшырылды.
-
Татар Байтуганындагы Сәләй Вагыйзев музеена – 10 ел!
Бу көннәрдә Самараның Камышлы районы Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Гатат улы Вагыйзев музей-йорты котлаулар кабул итә, музей ачылуга 10 ел тулды! Бу хакта директор Нурания Абзалова хәбәр итә.
-
Вагыйзев укулары үтте
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Вагыйзев укулары” дип исемләнгән 2 нче фәнни-гамәли конференция үтте. Ул “Әлифба” авторы Сәләй Гатат улы Вагыйзевның тууына 118 ел тулуга багышланды. Әлеге чарада мөхтәрәм кунак булып катнашкан Самара өлкәсенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Сәләй Гатат улының туган авылы – Татар Байтуганындагы Сәләй Вагыйзев музей-йорты директоры Нурания Абзалова хис-кичерешләре белән уртаклашты:
-
«Сәйлән» – милли тәрбия бишеге
261 нче балалар бакчасыннан фоторепортаж
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый»
Сценарий
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Балаларның сөйләмнәрен һәм фикерләүләрен үстерүдә автор уеннары
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, нәтиҗәлесе һәм үтемлесе, әлбәттә, уен.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Чуар тавык-матуркай» рус халык әкиятен сәхнәләштерү
Бүгенге көндә, кызганыч, балалар әкиятләр белән түгел, бәлки заманча мультфильмнар һәм гаджетлар белән тәрбияләнә. Бик күп әти-әниләр балалар белән китап, әкиятләр укырга вакыт тапмый; мәкальләр, әйтемнәр дә көндәлек тормышта кулланылмый. Балалар туган татар телләрен өйдә, гаиләдә бөтенләй диярлек ишетми. Гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр юкка чыга бара, туган тел балалар өчен аңлашылмаган һәм кызыксыз әйбер булып кала.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Мич котлау» йоласы
Татар милли мәдәнияте тарихи үткәнне чагылдыра һәм халыкның хәзерге асылын билгели, ә үткәндә һәм бүгенгедә аның киләчәк рәвешләре һәм мәгънәләре шытып чыга. Мәдәният халкыбызның тиңсез мирасын – гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, телен, акыл һәм сәнгать иҗаты үрнәкләрен берләштерә. Бу хәзинә һәрдаим яңартылып, киләсе буыннарга тапшырылып килә. Татар мәдәниятенең үзенчәлеге – аның дөньяга ачык булуы, башка халыклар мәдәниятләре белән үзара ярашып, «гадәт вә әхлак алмашып» үсүе.




