Вагыйзев укулары үтте
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Вагыйзев укулары” дип исемләнгән 2 нче фәнни-гамәли конференция үтте. Ул “Әлифба” авторы Сәләй Гатат улы Вагыйзевның тууына 118 ел тулуга багышланды. Әлеге чарада мөхтәрәм кунак булып катнашкан Самара өлкәсенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Сәләй Гатат улының туган авылы – Татар Байтуганындагы Сәләй Вагыйзев музей-йорты директоры Нурания Абзалова хис-кичерешләре белән уртаклашты:
– Мондый күркәм чарага чакырулары өчен рәхмәт. Монда катнашу дәрәҗә генә түгел, безнең өчен рух таләбе дә. Чыгышларны тын алырга да куркып, сокладып тыңладым. Үзләрен мәгарифкә, фәнгә багышлаган галимнәр, укытучылар белән аралаштым. Дания Әхмәтова, Камәрия Хәмидуллина, Рәсимә Шәмсетдиновалар чыгышы аеруча күңелгә уелып калды. 1965 елда барлыкка килгән “Әлифба”ның заман шартларында хәреф танырга өйрәтү традицияләре яңару турында сөйли. Сәләй Гатат улы, Рәмзия Гыйләҗ кызы салган идеяләр яши, алар методикасы, балага шәхес буларак карау – бүгенге татар мәктәбенең нигезе ул. Чарада Илдар Ягъфәровның “Әлифба” фильмын карау да ямь өстенә ямь булды, – дип сөйләде Самара кунагы.
Фоточыганак: "Самара татарлары"





Комментарийлар