«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый»
Сценарий
Әнисә САЛАХОВА,
Казан шәһәре 131 нче лицейның
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эльвира ЗАҺИДУЛЛИНА,
Казан шәһәре 131 нче лицейның
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дидактик максат: Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларыбыз, рәссамнарыбыз, композиторларыбыз, якын кешеләребез, тарихи вакыйгалар турында белемнәрен баету.
Үстерелешле максат: бәйләнешле сөйләм телен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен арттыру.
Тәрбияви максат: Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: Ватан һәм ватандашлар, әйләнә-тирә, мәдәният, дуслык, бердәмлек, намус турында күзаллау булдыру; төрле текстларның эчтәлеген аңлап кабул итә белү, фикер алышуда катнашу; өстәмә чыганаклардан файдалану.
Метапредмет нәтиҗәләр:
– регулятив гамәлләр: дәрестә өйрәнелгән материалның тарих, ана телен, әдәбиятын өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашу;
– танып белү гамәлләре: танып белү мәсьәләләрен чишү өчен, сөйләм чараларын актив куллану;
– коммуникатив гамәлләр: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә белү, башкаларның фикерен тулыландыру, өйрәнелгән материал нигезендә сөйләм телен камилләштерү.
Шәхес буларак үсешне күрсәтә торган нәтиҗәләр: патриотик кыйммәтләрне кабул итү, халкыбызның мәдәнияте турында белем туплау, гаилә кыйммәтләренә ихтирамлы караш тәрбияләү.
Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: өлешчә эзләнүле.
Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы: индивидуаль, төркемдә.
Предметара бәйләнешләр: рәсем сәнгате, ана теле, тарих, музыка.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Техник чаралар: компьютер, проектор.
Терәк-схемалар: карточкалар, альбомнар, аудиоязма.
Дәрес барышы
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы
Класста уңай психологик халәт тудыру.
– Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Һәр яңа көн безгә бары куанычлар гына алып килсен. Бер-беребезгә матур теләкләр телик.
II. Белемнәрне актуальләштерү
1 нче проблемалы бирем. (Диалог тыңлау.)
Айрат. Хәерле көн, дустым!
Алсу. Хәерле көн!
Айрат. Кая барасың?
Алсу. Тиздән Җиңү бәйрәме якынлаша. Дәү әтиебезнең, якыннарыбызның портретларын ясатырга барам. Гаиләбез белән «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясендә катнашырга телибез.
Айрат. Сез бик матур чарада катнашасыз. Бу Җиңүнең безгә ничек бирелүен без аңларга һәм онытмаска тиеш.
Алсу. Синең дә якын кешеләрең сугышта катнашкандыр?
Айрат. Әйе, сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп узмады.
Алсу. Сез «Үлемсез полк» акциясендә катнашачаксызмы?
Айрат. Әлбәттә. Ярар, Алсу, сау бул. Бәйрәмдә очрашырбыз дип ышанам.
Алсу. Сау бул, Айрат.
– Укучылар, диалогтан күренгәнчә, без бүген нинди темага сөйләшербез? (Бөек Ватан сугышы, Җиңү, батырлык турында.)
– Без быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу канкойгыч, куркыныч сугыш халык хәтерендә озак сакланачак. Сугыш иң куркыныч вакыйга икәнлеген барыбыз да беләбез. Бөтен ил Ватанны саклау өчен, «Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе Җиңү өчен!» дигән лозунг астында көрәшкә күтәрелә.
– Укучылар, бу сугышта җиңеп чыгарга халкыбызга хас нинди сыйфатлар ярдәм иткән? (Патриотлык, бердәмлек, активлык, дуслык, җаваплылык.)
– Без моның шулай икәнлеген дәрес барышында ачыкларга тырышырбыз.
III. Уку мәсьәләсен кую һәм адымлап чишү
– Сугыш вакытында сәнгать, иҗат кешеләренең эшчәнлеге икенче планга кала кебек. Без бүген сәнгатьнең бөтен юнәлешләре дә халыкка ярдәм итүгә, пропангандалауга юнәлдерелгән булуын күрербез. Бүген без дәресебезне тарих, әдәбият, сәнгать белән бәйләп алып барырбыз. Укучыларыбыз үзләре башкарган тикшеренү эшләре белән таныштырырлар. (Чыгышларын тыңлау, нәтиҗәләр ясау.)
1 нче бирем. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзек карау.
– Укучылар, бу өзек турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Бу – балет, аның исеме – «Шүрәле», композитор Ф. Яруллин көй язган, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела һ.б.)
– Дөрес, хәзер Алия безгә композиторыбыз турында чыгыш ясаячак, игътибар белән тыңлыйк.
1 нче кушымта
Татар халкының яраткан композиторы Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә танылган музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә туа. Әтисе улының музыкага мәхәббәтен, искиткеч сәләтен күреп, аны нота грамотасына өйрәтә башлый. Ул тирә-юньдәге һәр авазны ишетә, музыка тәэсирен тотып ала белә, импровизация ясарга сәләтле була. 1930 елда Фәрит Казан музыка техникумына укырга керә, ул анда виолончель һәм фортепиано классларында белем ала. 1934 елда композитор Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясенә укырга керә. Уку елларында Ф. Яруллин аеруча күп яза, фортепиано, скрипка һәм виолончель өчен сонаталар иҗат итә.
Фәрит Яруллин – музыка сәнгате тарихында беренче татар балеты авторы. 1939 елда ул Габдулла Тукай әкияте мотивы буенча «Шүрәле» балетын иҗат итә. Аңа либреттоны Әхмәт Фәйзи яза. Спектакльне сәхнәгә чыгарырга әзерләнгән чорда Бөек Ватан сугышы башланып китә. 1941 елның 24 июлендә Фәрит Яруллин Совет армиясе сафларына алына һәм хәрби пехота мәктәбенә керә. Кызганыч, композитор Бөек Җиңү көнен күрә алмый. 1943 елның 17 октябрендә Австрия башкаласы Вена шәһәрен фашистлардан азат иткәндә, ул геройларча һәлак була.
Фәрит Яруллинның «Шүрәле»се беренче тапкыр Казанда 1945 елның мартында Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куела. Бу балет әлеге көнгәчә театр сәхнәсендә уйнала һәм тамашачыларның күңелләрен яулый.
– Хәзер йомгак ясап, берничә репликаны татарчага тәрҗемә итәрбез.
- Спроси у друга, знает ли он героев Великой Отечественной войны.
- Спроси у друга, смотрел ли он балет «Шурале».
- Как скажете о том, что никто не забыт, ничто не забыто.
- Как вы спросите, если хотите узнать, Ф. Яруллин вернулся ли на Родину?
- Спроси у друга, знает ли он о композиторах, погибших на войне.
2 нче бирем. Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстаннан йөзләрчә рәссам фронтка китә. Аларның күбесе әйләнеп кайтмый, ә кайберләре исән калып, сугыш кырларында иҗат иткән рәсемнәрен дә алып кайталар. Алар арасында Харис Якуповны аерып әйтәсе килә.
Борт журналын тутыру.
– Укучылар, журналның беренче баганасын тутырыйк әле, сез Харис Якупов турында нәрсә беләсез?
| Нәрсә беләм? | Нәрсә белдек? |
– Хәзер Мурат безгә рәссамыбыз турында чыгыш ясаячак.
2 нче кушымта
Күренекле татар рәссамы Харис Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда туа. Әтисе Габдрахман агай беренче сабын кайнату заводында, әнисе Майкамал апа 17 нче мәктәптә җыештыручы булып эшли. Булачак сәнгать даһие, 5–7 нче сыйныфларда укыганда, үзе ясаган пейзажларны Колхоз базарында сата. Ул гаиләсенә шулай ярдәм итәргә тели.
1937 елда сәнгать училищесын тәмамлагач, үзенең рәсемнәре белән күргәзмәләрдә катнаша башлый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә. Курск дугасында, Украинада, Польшада, Чехословакиядә һәм Германиядә сугышларда катнаша. Бөек Җиңүне 148 нче укчы дивизиясенең разведчик-топографы старшина Якупов Прагада каршылый.
Рәссам сугыш вакытында да карандаш белән кәгазьдән аерылмый, ул гади сугышчыларның портретларын, сугыш күренешләрен, фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып бара. Харис ага сугыштан 250 гә якын рәсем алып кайта. «Сугыш чорында ясаган рәсемнәр – минем өчен бик кадерле тарихи документлар, чөнки алар миңа зур картиналар ясаганда ярдәм итәләр», – дип искә ала ул дәһшәтле дә, иҗатлы да сугыш көннәрен.
Сугыштан соң рәссам иҗат эшен дәвам итә. Харис Якупов – портрет остасы да, пейзажчы да. Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары аеруча уңышлы. Ул А. Пушкин, В. Короленко, Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Камал, М. Җәлил, Г. Кутуй, Ә. Фәйзи китапларына һәм «Татар халык әкиятләре» җыентыгына рәсемнәр ясый. Аның иң танылган рәсемнәре: «Иделдә эссе көн», «Иреккә очу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» «Хөкем алдыннан» һәм «Җиңү көне» триптихы.
Рәссамның күп картиналары төрле күргәзмәләрдә куелган. Ул 2010 елда вафат була.
– Укучылар, хәзер Мурат сөйләгәннәрдән чыгып, журналның икенче баганасын тутырыйк, сез Харис Якупов турында нәрсә белдегез? (Карточкалар җыеп алына.)
3 нче бирем. Харис Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы күрсәтелә.
– Хәзер «Хөкем алдыннан» картинасына игътибар итик. Әлеге картинаның үзәгендәге шәхесне таныйсызмы? (Бу – герой-шагыйрь Муса Җәлил.)
– Хәзер Лилиянең герой-шагыйрь турындагы чыгышын тыңлыйк. Укучылар, саннарга игътибарлырак булыгыз.
3 нче кушымта
Быел 15 февральдә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулды. Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елда Оренбург губернасы Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, аннан соң Оренбург шәһәрендәге «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Муса үзенең беренче шигырьләрен 10 яшендә яза, ләкин алар сакланмаган. 13 яшендә Муса комсомол оешмасына керә һәм аның «Бәхет» исемле беренче шигыре газетада басылып чыга.1922 елда булачак шагыйрь Казанга килә, «Татарстан» газетасында эшли, рабфакта укый. 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.1927 елда Муса Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы студиядә укуын тәмамлап, Казанга кайткач, М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам итә. Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясына мәхәббәте шагыйрьне җырлар, романслар иҗат итүгә этәрә. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» шигырьләренә композиторлар җырлар яза, сугышка кадәр Нәҗип Җиһанов белән берлектә 2 опера иҗат итә: «Алтынчәч», «Илдар».
1941 елның июль аенда М. Җәлил, үзе теләп, Бөек Ватан сугышына китә. Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә.Ул «Отвага» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты итеп билгеләнә.
1942 елның июнендә Волхов юнәлешендәге сугышларда каты яраланган Җәлил әсирлеккә эләгә. Монда М. Җәлил һәм җәлилчеләр, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы көрәш алып баралар. Шагыйрь иҗатны да онытмый, ул шигырьләр язуын дәвам итә. Сугыштан әдипнең 2 дәфтәре туган илебезгә кайта. Беренче дәфтәрдә 62, икенчесендә 50 шигырь язылган. Ә 20 шигыре беренче һәм икенче дәфтәрләрендә кабатлана. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
– Сүзебезне йомгаклап, «Вакыйгалар һәм фактлар» дигән биремне үтик. Таблицадагы саннар һәм вакыйгаларны туры китерергә кирәк.
4 нче кушымта
| Вакыйгалар | Дата |
| Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. | 50 |
| Муса үзенең беренче шигырьләрен яза. | 1938 ел |
| «Бәхет» исемле беренче шигыре газетада басылып чыга. | 1942 ел |
| «Барабыз» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. | 2 |
| Казанга кайта, опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. | 15 февраль 1906 ел |
| Нәҗип Җиһанов белән ... опера иҗат итә. | 11 |
| Волхов юнәлешендәге сугышларда Җәлил әсирлеккә эләгә. | 62 |
| Моабит дәфтәрләренең саны. | 13 |
| Беренче дәфтәрдә ... шигырь язылган. | 1925 ел |
| Икенчесендә … шигырь язылган. | 10 |
| Плетцензее төрмәсендә … җәлилченең гомере өзелә. | 2 |
4 нче бирем. Бөек Ватан сугышына һәр гаилә якын кешеләрен озаткан. Кызганыч, барлык гаиләләрдә дә алар турында мәгълүмат сакланмаган. Күпләр сугыш кырыннан кайтмаган. Ә сугыштан кайткан якыннарыбыз турында истәлекләрне без кадерләп саклыйбыз. Хәзер Таһирның бабалары турындагы сугыш хатирәләрен тыңлыйк. Ул үзенең проектын тәкъдим итә.
5 нче кушымта
Минем ике бабам да Бөек Ватан сугышында илебезне дошманнардан азат итүдә катнашкан. Һадиев Шәриф Һади улын сугышка хәрби хезмәттән алып китәләр. Бабам Тын океан флотында 5 ел хезмәт иткән. Ул чагында Көнбатыш фронтта көчле сугышлар барган. Ике ел артиллерист булган. Бервакыт алар чолганышта калган. Командирлары кулга эләгергә теләмичә, үз-үзен атып үтергән. Солдатлар куркуга кала. Шулвакытта бабам үзенә зур җаваплылык ала, солдатлар белән чокырлар, зиратлар аша урманга юл тотып, алар исән кала. Ул мондый батырлыкларны берничә тапкыр башкара, чөнки сугышта үлем адым саен сагалап тора. Аны орден, медальләр белән дә бүләклиләр. Бабам өчен сугыш Германиядә тәмамлана. Совет гаскәрләре белән Берлинны алуда да бабамның өлеше зур. Сугыштан бабам 1947 елда гына кайта. Ул әле ике ел дәвамында Германиядә безнең хәрби частьлар составында хезмәт итә.
Бабамның өйләнү тарихы турында да язып үтәсем килә. Әбием Галия Хәсән кызы укытучы булып эшләгән. Аның сыйныфында укучы кыз бабамның сеңлесе булган. Ул укытучысыннан абыйсына фронтка хатлар язарга сораган. Менә шушы хатлар таныштырган да аларны. Әбием, сугыш беткәч, бабам янына Германиягә китә, һәм алар гаилә коралар. Бабама Германиядә калырга тәкъдим итсәләр дә, аларның туган якка кайту теләге зур була. Казанга кайткач, бабам озак еллар буе «Татнефтегазразведка»да бүлек мөдире булып эшли, әбием гомер буе 18 нче мәктәптә химия фәнен укыткан. Алар безнең өчен һәрвакыт үрнәк һәм терәк булды.
– Кайбер гаиләләр әлеге көнгә кадәр якыннары турында бернәрсә белми яшиләр. Бүгенге көндә дә алар турында мәгълүмат җыю дәвам итә. Сез дә, http://podvignaroda.mil.ru сылтамасы аша кереп, үзегезнең якыннарыгыз турында мәгълүмат таба аласыз.
IV. Рефлексия, бәя этабы
– Дәресебез ахырына якынлаша, йомгаклап, алдагы белемнәребезне дә гомумиләштереп, тест эшләп алыйк.
1. Сугышта Татарстаннан күпме кеше үлә?
а) 700 000 б) 350 000 в) 42 500
2. «Хәтер» китабының ничә томы бар?
а) 15 б) 32 в) 27
3. Бөек Ватан сугышы белән бәйле Казан урамнары исемнәрен генә сайлап алыгыз.
(Панфиловчылар урамы, Җиңүнең 40 еллыгы урамы, Сталинград урамы, Соловецк Юнг урамы, Жиңү проспекты урамы, Курск урамы, Ленинград урамы, Волгоград урамы, Севастополь урамы.)
4. Сугышта кешеләр генә түгел, «тигр»лар, леопард»лар да катнаша. Болар нәрсә?
а) танк, самолёт б) хайваннар в) миналар, пулемётлар
5. Сугышның 3 нче көнендә үк язылган җырның исеме ничек?
а) Священная война б) Катюша в) Тёмная ночь
6. Берлинда Плетцензее төрмәсендә М. Җәлил белән хөкем ителгән (казнён) язучының исеме
а) А. Алиш б) Г.Тукай в) Х.Туфан
7. Сугыштан соң ничә шәһәр «Герой-шәһәр» исемен ала?
а) 8 б)12 в)33
Нәтиҗә ясау.
1. Нәрсә эшләргә тиеш идек?
Көтелгән нәтиҗә: уку мәсьәләсен кую искә төшерелә.
2. Ничек эшләдек?
Көтелгән нәтиҗә: УМсен чишү юллары искә төшерелә.
3. Нинди нәтиҗә ясадык?
Көтелгән нәтиҗә: сәнгатьнең бөтен юнәлешләре дә халыкка ярдәм итүгә, пропангандалауга юнәлдерелгән булуын күрдек.
V. Өй эше
1. Репродуктив эшчәнлеккә: «Бердәм булганда, без көчле» темасына схема буенча диалог төзергә. (Тәкъдим итү – риза булмау – аңлату – сорау бирү – исбатлау – риза булу.)
2. Конструктив эшчәнлеккә: «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» темасына кечкенә күләмле инша язарга.
3. Иҗади эшчәнлеккә: сугышта катнашкан татар язучысы әсәренә буктрейлер ясарга.





Комментарийлар