Химик өстәл уеннары
«Химик өстәл уеннары» проекты мәктәп укучыларына химия фәнен кызыклы һәм мавыктыргыч формада үзләштерергә ярдәм итә.
«Химик өстәл уеннары» проекты мәктәп укучыларына химия фәнен кызыклы һәм мавыктыргыч формада үзләштерергә ярдәм итә. Катлаулы темаларны уен рәвешендә өйрәнү балаларга алган белемнәрен ныгытырга, логик фикерләү сәләтен үстерергә һәм төрле мәсьәләләрнең чишелешен мөстәкыйль табарга мөмкинлек бирә.
Уен барышында катнашучылар молекулалар һәм атомнар җыя, химик элементлар һәм кушылмалар белән таныша, формулалар төзергә, химик реакцияләрнең үзенчәлекләрен һәм закончалыкларын аңларга өйрәнә. Төрле биремнәрне үтәп, укучылар үз белемнәрен сынап карый, теорияне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә.
Уеннарны химия фәннәре кандидаты, КНИТУ-КАИның Гомуми химия һәм экология кафедрасы доценты, химияне өйрәнүгә багышланган өстәл уеннары авторы һәм эшләүчесе Светлана Минневагизовна Шавалеева үткәрә.





Комментарийлар